Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мөселман лагерьлары яшь буынны тәрбияли

Инде берничә ел Алексеевск бистәсе мәчете каршында мөселман балалары өчен лагерь оештырыла. Ул быел да узган җомгада үзенең эшен башлап җибәрде. Лагерьның оештыручылары район хакимияте җитәкчелеге һәм мөхтәсибәт мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт. Лагерьда балаларга тәмле ризыкларны Оркыя һәм Мәрьям апалары пешерә, аларга бик зур рәхмәт. Алексеевск район хакимияте җитәкчелеге, мөхтәсибәт мөхтәсибе...

Инде берничә ел Алексеевск бистәсе мәчете каршында мөселман балалары өчен лагерь оештырыла. Ул быел да узган җомгада үзенең эшен башлап җибәрде.

Лагерьның оештыручылары район хакимияте җитәкчелеге һәм мөхтәсибәт мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт.

Лагерьда балаларга тәмле ризыкларны Оркыя һәм Мәрьям апалары пешерә, аларга бик зур рәхмәт.

Алексеевск район хакимияте җитәкчелеге, мөхтәсибәт мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт-лагерьның оештыручылары. Рөстәм хәзрәт: "Балаларны шулай бергә туплап ял итү һәм гыйлем алу чаралары үткәрү бик күркәм эш. Алар безнең йөрәк җимешләребез, без аларга тәрбия бирү өстендә армый эшләргә тиеш, соң булуы мөмкин. Өегез дә, машинагыз да булыр, тәрбиясез бала үстерсәгез, бер малыгыз да күзегезгә күренмәс. Ә тәрбияле бала картлык көнгә олы ышаныч. Кечкенәме, зур ярдәме белән ме үз диненә хезмәт иткән мөселман туганнарыбызга рәхмәт, кылган изгелекләрегездән Аллаһы Тәгалә риза булсын."-ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев