Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Салих Батталның тууына – 110 ел

Туган җир... Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авыл үзенә генә хас, кабатланмас матурлыгы белән аерылып тора. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы һәм аның кешеләре...

Алексеевск районы Зур Тигәнәле авылы да үзенең кешеләре белән данлы. Биләргә баручы олы юл өстенә урнашкан бу авылдан шактый күренекле шәхесләр чыккан. Шуларның берсе - Салих Баттал. Олы юл авылыбызның "Туган якны өйрәнү" музее яныннан ук үтә. Музеебыз күренекле прозаик, талантлы шагыйрь һәм драматург Салих Баттал исемен йөртә. Районыбызга килгән күп кенә кунаклар бирегә кермичә китмиләр. Музейның бер бүлмәсе тулысынча Батталлар гаиләсенә багышлана. Аның тормышы, иҗаты белән кызыксынучылар артканнан-арта бара. Ә материалларның төп өлешен авылыбызда гына түгел, районыбызда да зур хөрмәткә ия кеше Хафизова Даһия Нәби кызы туплады. Күп еллар буе тупланган әлеге экспонатлар башта мәктәптә, соңыннан музей бинасында урын алды. Музей өчен аерым иркен бина салдыру инициативасы белән дә Даһия апа йөрде. Кызганычка каршы, Даһия апа хәзер безнең арабызда юк инде.

Табигатьтә август ае хакимлек итә. Бу авылдашыбыз, күп кырлы талант иясе Салих Баттал туган ай. Бүген аның тууына 110 ел тула. Талантлы әдип, шагыйрь, драматург, Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Вазыйх улы Баттал (Батталов) 1905 елның 5 августында Татарстан Республикасының Алексеевск районы (элекке Биләр районы) Зур Тигәнәле авылында Нурдидә һәм Вагыйз Батталовлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Бу гаиләдә бер кыз, биш малай үсә алар. Салих балачактан ук укырга омтыла һәм, теләген тормышка ашырып, Чистай шәһәрендәге Шиһаб хәзрәт мәдрәсәсенә укырга керә.

1921 елгы ачлык вакытында уналты яшьлек Салих үз көнен үзе күрергә Мәскәү якларына чыгып китә. Төрле көнлекче хезмәтен башкарган егет әдәби иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. Шул чорда Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Эшче» газетасында аның беренче шигыре дөнья күрә. С.Баттал эшче яшьләрнең Мәскәүдәге ике еллык гомуми белем бирү курсларында укый. Көндәлек матбугатта шигырьләре даими басылып тора. Үзәк татар эшче театрында аның беренче сәхнә әсәре куела. Салих очучы булырга хыяллана. Бу уй аңа гел тыңгылык бирми. Кызыл Армия Хәрби һава көчләренең Ленинградтагы мәктәбенә укырга керү (1927) С.Батталның гомеренә һәм киләчәк иҗатына аерым бер юнәлеш бирә. Аннары ул Оренбург очучылар хәзерләү мәктәбендә укый. Брянск һәм Казан шәһәрендә очучы була, соңрак махсус конструкторлык бюросында, һава көчләрен сынау отрядында хезмәт итә. Шул ук елларда аның әдәби иҗат эшчәнлеге дә югарыга күтәрелә. Очучылар тормышына бәйле пьеса иҗат итә. Бөек Ватан сугышы чорында С.Баттал Хәрби һава көчләренең Тын Океан флотында хәрби очучы булып хезмәт итә, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң С.Баттал үзенең гомерен тулаем әдәбиятка багышлый. Ул «Олы юл буйлап» (1950), «Газзә» (1953), «Чирмешән якларында» дигән зур күләмле шигъри әсәрләре, «Сигезенчесе кем?» (1965), «Баштан үткәннәр» (1972) исемле повестьлары белән билгеле. Ул шулай ук әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнеп, А. Пушкин, В. Маяковский, Н. Никитин h.б. әсәрләрен күп санлы татар укучысына җиткерә.

Озын тормыш юлы үтеп, 1995 елда Салих Баттал вафат була.

С. Баттал турында кайбер замандашларының

истәлекләре

Галим, язучы Нил Юзеев үзенең "Җирдән аерылмаган әдип" исемле мәкаләсендә болай дип яза.

- Әдип күккә менсә дә, җирне онытмый. Аның төп игътибары - җирдә.

Күктә очсам, hәр болытта

Инеш тамчысын эзлим;

Җирдә йөрсәм, hәр адымда

Туган ягымны күзлим.

Авыл тормышы, игенче язмышы аның игътибарын hәрдаим үзенә тартып тора. Үзенең байтак әсәрләрендә ул авыл хезмәтчәннәре образларын яратып тасвирлый, авылда барган тирән социаль үзгәрешләрне аңларга hәм аңлатырга тырыша.

Татар әдәбиятында, беренчеләрдән булып, С. Баттал очучылар тормышын сурәтләде, күк hәм очу романтикасын ачты. Җир өчен ул күктән матур җырлар алып кайтты, дөресрәге, ул күктә яңа матурлык тапты. Бу матурлыкның hәм романтиканың нигезе - җирнең үзендә: социализм иленең техник-индустриаль яктан үсүендә, Совет авиациясенең ныклы аякка басуында иде. Кайчандыр кабык бишекләрдә тирбәлеп үскән, әкиятләрдә генә hавага күтәрелгән гади авыл малае хәзер җилләр белән ярыша, оча, яңа самолетлар, парашютлар сынап, hаваны үзенә буйсындыра. Аның күңеле дәртле уйлар белән тулы. "Әйдә, югары, батыр очучы, иң биек постта сакта торучы!"- дип горурланып, ул hаман биеккә, югарыга ашкына.

Гөлнара Җәлилова, "Әйе, сүнә-китә гомер, ул - бер Ходай яккан ут" исемле мәкаләсе.

- Мәхәббәт темасы Баттал шигъриятендә иң чиста hәм иң пакь урынны алып тора. Ул аны җиргә төшерергә hич батырчылык итми, Илаhи бер садә хис итеп күкләргә - хыяллар дөньясына юнәлдерә:

Җирнең төн әйләнәсендә

Төштә Зөhрәсен күреп,

Ничә миллион Таhир ята

Уятучысын сүгеп.

Бу юллар белән Баттал дөньядагы ничә миллионлаган Таhир hәм Зөhрәләр язмышын сурәтли. Ә кем күргән соң ул мәхәббәтне, бармы соң ул Таhир-Зөhрәләр дигән сорау шагыйрь күңеленә кереп тә карамый. Нишләп булмасын ди? Җир әйләнә, кеше сулый, яши белә икән, планетабыз ничек сөюсез генә әйләнә алсын?

С. Батталның авылдашы Галимҗан Гариповның "Безнең өчен бөек ул" исемле мәкаләсе.

- Без малай вакытта (1937-38 еллар), 11-12 яшьләр чамасында булганбыздыр, җәен ике иптәшем белән урманга җиләккә бардык. Шунда ял итәргә килгән авылдашларыбызны очраттык. Алар Вазыйх абзыйның каладан кайткан уллары Салихҗан, Мөбәрәкҗан hәм Фуат абыйлар иде. Шәhәр кешеләре булгач, алар бик чиста киемдә, матур-төз гәүдәле чибәр кешеләр. Без, авыл малайлары, аларны күргәч, кызыксынуыбыз артты, яннарына барып исәнләштек, ә алар кем балалары булуыбызны сорадылар.

Шунда Салих абый: "Әйдәгез, егетләр, тиен тотабыз", - диде. Без көләбез: "Шаярадыр бу абый, ничек итеп тотмак кирәк ул тиенне, агачтан-агачка сикерә бит ул", - ул дибез.

Без көлешкән арада агач башына менеп тә китте, тиен сикерә, ул сикерә, безнең күзләр иярми, агачка асылына да таган атынып икенчесенә сикерә, шулай итеп, тотты бит бер тиенне. "Мә, энем", - диеп миңа тоттырды да, тагын куа китте. Шулай итеп, ул көнне безгә ике тиен тотып карарга насыйп булды. Бүген дә шаккатам: нинди җитезлек кирәк бит тиен кадәр тиенне тотарга.

Салих абыйны бүген дә озын-төз буйлы, чибәр йөзле, очучы киемендә итеп күз алдыма китерәм. Без, малайлар, аның кебек атлап йөрергә, аның кебек сөйләргә тырыша идек. Очучы киемен киеп карар өчен әллә ниләр эшләргә хыяллана идек, безнең өчен бөек кеше иде ул. Үзе - очучы, үзе - шагыйрь. Чыннан да, якташыбыз безнең өчен генә түгел, милләтебез өчен дә бөек ул - Салих Баттал.

Республикабызның күп кенә күренекле әдипләре Батталның туган авылы Зур Тигәнәле кунаклары булды. Батталовларның исеме авылыбыз урамнарында да яңгырый. Ике олы урамның берсе Габдулла, икенчесе Салих Батталовлар исемен йөртә. Шулай ук Алексеевск бистәсенең көнбатыш өлешендәге бер яңа урамга Салих Баттал исеме бирелде. Димәк, Батталлар яши. Үсеп килүче яшь буын шундый бөек шәхесләрне онытмасыннар иде.

Мәкаләне авылдашыбыз Лилия Зарипова язган шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә.

Су буенда, туган нигезегез

каршында

Сезне көтеп үсте яшь таллар.

Еракларда татар данын яклап,

Туган якка "кайтты"

Батталлар.

Каян килгән гади ил картына

Көчле сәләт, бетмәс сабырлык

Балаларың кылды Ватан өчен,

Зур җиңүләр, олы батырлык.

"Кайттыгыз" сез, юллар

тузанында

Күмелсә дә киткән эзегез.

Тузаннарда калып каралмады,

Батталныкы дигән йөзегез.

Дәрья ташкынында кайнаса да,

Асыл ташлар җуймый

төсләрен,

Язмыш камчылары кыйнаса да,

Асыл затлар чүкми тезләрен.

2010 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев