Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Соңгы кыңгырауның беренче чыңлавы

Соңгы кыңгырау бәйрәме районның барлык мәктәпләрендә дә тантаналы төстә билгеләп үтелде. Бистәнең 300 еллыгына багышлап, 2008 елда Алексеевск бистәсенең төньяк-көнчыгышындагы микрорайонда 4нче мәктәп-балалар бакчасына өр-яңа мәктәпкә укырга кергән сабыйлар быел 4нче сыйныфны тәмамладылар. Бәйрәм тантанасына кунаклар булып Алексеевск муниципаль районы башлыгы В.Козонков, мәгариф бүлегенең баш белгече Р. Мортазина,"Алексеевскдорстрой" ААҖ начальнигы...

Соңгы кыңгырау бәйрәме районның барлык мәктәпләрендә дә тантаналы төстә билгеләп үтелде.

Бистәнең 300 еллыгына багышлап, 2008 елда Алексеевск бистәсенең төньяк-көнчыгышындагы микрорайонда 4нче мәктәп-балалар бакчасына өр-яңа мәктәпкә укырга кергән сабыйлар быел 4нче сыйныфны тәмамладылар. Бәйрәм тантанасына кунаклар булып Алексеевск муниципаль районы башлыгы В.Козонков, мәгариф бүлегенең баш белгече Р. Мортазина,"Алексеевскдорстрой" ААҖ начальнигы урынбасары М.Саттаров һәм башкалар килгән иде.
Мәктәп-бакча директоры Г. Сөнгатуллина сүзләренчә: "Билгеле инде дүрт ел эчендә үсүләр дә, егылулар да, уңышлар да, җитешсезлекләр дә күп булгандыр. Тик әлеге мәктәп балалары биредә үзләрен өйдәгечә рәхәт, җылы хис иттеләр". Ә район җитәкчелеге үсеп килүче буын турында кайгыртулары, аларга уку өчен дә, спорт белән шөгыльләнү өчен дә шартлар тудырулары турында сөйләде. Район башлыгы үзенең котлавында беренче чыгарылыш укучыларына аеруча рәхмәт әйтеп: "Сез беренче юл салучылар, бистәнең әлеге мәктәбенә укырга килүчеләр, бер дә үкенмәсләр, чөнки биредә яхшы, көчле кадрлар эшли, моңа укучыларның төрле район, республика, хәтта Бөтенроссия конкурсларында җиңүләре дә мисал булып тора",-диде. "Алексеевскдорстрой" ААҖ начальнигы урынбасары М. Саттаров, балаларга имин каникуллар теләп, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп йөрергә чакырды.
Тантана тәмамланганда укытучылар һәм укучыларга ирешелгән уңышлары өчен Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев