Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сыйфатлы ял итү...

Узган пәнҗешәмбедә балалар ялын оештыру буенча республиканың Премьер-министры урынбасары З. Вәлиева катнашында ведомствоара утырыш булды. Зилә Рәхимҗановна чыгышыннан күренгәнчә, Татарстанда, Россиядән аермалы буларак, шәһәр читендәге эшләүче лагерьларның саны арту күзәтелә. Ә менә мәктәп яны лагерьлары, кимиячәк. Шуңа да шәһәр читендә ял итүчеләр саны арта. Шул уңайдан күчмә төркемнәрне аерым контроль...

Узган пәнҗешәмбедә балалар ялын оештыру буенча республиканың Премьер-министры урынбасары З. Вәлиева катнашында ведомствоара утырыш булды.

Зилә Рәхимҗановна чыгышыннан күренгәнчә, Татарстанда, Россиядән аермалы буларак, шәһәр читендәге эшләүче лагерьларның саны арту күзәтелә. Ә менә мәктәп яны лагерьлары, кимиячәк. Шуңа да шәһәр читендә ял итүчеләр саны арта. Шул уңайдан күчмә төркемнәрне аерым контроль белән озатырга, аеруча хезмәткәрләр туплаганда игътибарлы булырга кирәк. Беребезгә дә сер түгел, илебез практикасында балаларга җаваплы кешеләрнең хөкем ителгән булуы очраклары да булды. Мондый хаталарны һич тә кабатларга ярамый. Балалар белән грамоталы, җаваплы, махсус әзерләнгән кешеләр эшләргә тиеш, шуңа да республикада әйдаманнар һәм педагоглар укыту буенча ел әйләнәсе программа эшләп килә.
Уңай үзгәрешләрдән тыш, утырыш барышында шулай ук проблемалы моментлар да каралды. Лагерьларда ремонт эшләренең тәмамланмавы, Роспотребнадзор карарын алмыйча комиссиянең кабул итүе, эчәргә яраклы суның, яшәү шартларының санитар таләпләргә туры килмәве һ.б.лар. Балаларны талпаннар тешләү, тычкан бизгәге авырулары очраклары теркәлгән.
Янгын хезмәте хезмәткәрләре дә, ел саен очрый торган бозулар турында әйтеп үттеләр. Күп кенә балалар лагерьлары электр үткәргечләрнең ышанычсыз булуына, янгынга каршы сигнализация булмавына да карамастан, ахырын беркем дә уйлап тормыйча, балаларны ялга кабул итәләр. Бу елдан мондый бозучыларга мөнәсәбәт үзгәрәчәк. Шуның өчен бераз уйларга кирәк, акчаны-проблемаларны бетерүгәме, әллә күбрәк административ штрафларга тотаргамы?
Балалар тормышына кагылган эштә вак-төякләр булмый, сәламәтләндерү кампаниясе сыйфат тамгасы астында узсын өчен, барлык эшләрне дә башкарырга кирәк.
Безнең районда әлеге эшнең ничек оештырылуы турында, газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев