Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татар телен белүемә сөенәм

"Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел". Халкыбызның зирәк акылы, туры сүзе мәкальләрдә дә ачык чагыла. Һәр халыкның туган теле - үз милләтенең байлыгы. Бу байлыкны саклау, барлау һәм аны үстерү - һәр кешенең бурычы. Мәктәп укучылары да туган телләрендә иншалар язалар, аларны безнең редакциягә дә юллыйлар....

- Мин - Рыжикова Олеся. Милләтем буенча рус кызы, татар телен дә яхшы беләм. Мин Казан шәһәреннән кайттым. Кайтканда татарча берничә сүз генә белә идем. Кайтуыма ике елдан артык вакыт үтте. Хәзер татар телендә иркен сөйләшәм.

Югары Майна төп мәктәбенең өченче сыйныфында укыйм. Мәктәптә без өч тел өйрәнәбез: татар, рус һәм инглиз телләре. Туган телемне әйбәт беләм, дип уйлыйм. Инглиз телен, кирәк булачак, дип үзләштерәм. Татар телен өйрәнү миңа күбрәк ошый. Укытучым Әхмәтова Нурзидә Әмир кызы татар телен өйрәнүдә зур ярдәм итте. Миңа шулай да телне үзләштерүдә күбрәк әнием, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Рима Фоат кызы булышты. Мәктәбебездә дә телне өйрәнү буенча төрле чаралар үткәрелә. Татар халкының милли йолаларына, халык авыз иҗатына багышланган дәресләрдә без бер-беребезгә ярдәмчел, игелекле, игътибарлы булырга өйрәнәбез, татар халкының тарихы, әдәбияты, сәнгате, гореф-гадәтләре белән танышабыз. Дәресләрдән тыш чараларда, кичәләрдә, атналыкларда, олимпиадаларда да яратып катнашам. Мин татарча җырларга, татар җырларын тыңларга яратам. Алар гаҗәеп моңлы һәм үзенчәлекле. Бу матур телне белүемдә мәктәп укытучыларының һәм укучыларының роле зур. Аларның игътибары, сабырлыгы миндә татар теленә кызыксыну уятты һәм телне яраттыра алды.

Мәктәбебез зур түгел, укучылар да аз. Укучыларның төп өлеше татарлар булса да, араларында төрле милләт вәкилләре - руслар, хәтта таҗик милләтеннән булган укучы да бар. Без үзара дус һәм тату яшибез, гаилә кебек, бер-беребезнең телен һәм милләтен хөрмәт итәбез. Ләкин татар мәктәбендә укып, рус һәм таҗик милләтендәге укучылар да татар телендә аралашалар. Бер дә юкка гына шагыйрь:

Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел, дип язмаган.
Мин дә үземнең татар телен белүем белән горурланам.

Әлфия ХӨСӘЕНОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев