Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татарча да яхшы бел

Туган телне саклау һәм үстерү - көнүзәк мәсьәлә, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле. Туган тел - бала тугач та үзләштерелә торган олы хәзинә. Соңгы вакытта халкыбызның ана теленә, милли мәдәниятенә булган мөнәсәбәте шактый уңай якка үзгәрде. Мәктәпләрдә балаларны татар теленә өйрәтү өчен шартлар...

- Мәктәптә үткәрелә торган дәрестән тыш эшләр укыту-тәрбия эшен оештыруда бик мөһим роль уйный. Ул белем һәм тәрбия бирүдә бердәм процесс буларак, дәресләрнең дәвамы итеп бәяләнә. Сыйныфтан тыш эшләрне оештыру укучыларда фәнгә карата кызыксыну, белемгә омтылыш тәрбияли; фән буенча алган белемнәрне тирәнәйтә һәм дөньяга караш формалаштыра; алган белемнәргә нигезләнеп, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерә.

10 апрельдән 25 апрельгә кадәр 2нче Алексеевск аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче гомуми урта белем бирү мәктәбендә дә татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге үткәрелде. Аның планы методик берләшмәдә республикага, әдәбият һәм сәнгать әһелләренә бәйле истәлекле даталар исәпкә алынып төзелде. Айлыгыбызның беренче атнасы да шулай башланып китте. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтеп, аңа ихтирам хисе тәрбияләп, һәр сыйныфта "Хикмәтле дә, бизәкле дә син, Туган тел", "Ике телем - ике канатым", "Теле барның - иле бар" дигән темаларга дәресләр күрсәттеләр. Шулай ук "Зирәк тиен" бәйгесе дә атналыкка туры килде.

Г. Тукай әкиятләренә ясалган рәсемнәр конкурсы, "Кемнең бишле аласы килә? викторинасы, интеллектуаль уеннар аеруча күңелле үтте. Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, шигырьләр конкурсы үткәрелде. Татар төркемендәге укучылардан калышмыйча, рус телле балалар да әйбәт итеп шигырьләр сөйләделәр. "Әкиятләр дөньясында кунакта» дигән конкурста да балалар бик теләп катнаштылар. "Төремкәй", "Куян кызы", "Чукмар белән Тукмар", "Шүрәле", "Су анасы", "Кәҗә белән сарык" әкиятләрен башлангыч сыйныф укучылары сәхнәләштерделәр. Рус балалары өчен бу бик авыр хезмәт булса да, алар бик тырыштылар.

2нче сыйныфлар арасында татар халкының милли киемнәре буенча интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. 4а, 7а, 8а, 9б сыйныф укучылары стена газеталары чыгардылар.

Барлык укытучылар да яңа технологияләр кулланып, ачык дәресләр күрсәттеләр. Шулардан 1-5нче сыйныфлардагы дәресләр ФДБСка нигезләнеп төзелгән иде.

Ункөнлек бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 129 еллыгына багышланган кичә белән тәмамланды. Бу чарада 1б, 2а, 2б, 4а, 4б, 5а, 8а сыйныф укучылары аеруча үзләренең тырышлыкларын күрсәттеләр. Шүрәле ролен - Шакиров Тимур, Шәкерт - Сафин Тимур, Акбай - Баязитов Риназ, Күбәләк - Җамалиева Миләүшә, Бала - Хәмитшина Азалия, Кәҗә - Рәхимҗанова Әминә, Су анасы - Козонкова Оксана, Пантелеева Анастасия - 4нче сыйныф укучылары артистларча башкардылар. Атналыкны йомгаклап, укучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Рус телле балаларның бәйрәмнәрдә, кичәләрдә катнашуы безне бик сөендерә, чөнки мондый төр кичәләр әхлакый һәм тәрбияви яктан үзләренең уңай нәтиҗәләрен бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев