Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тормыш юлы – позитив!

18 октябрьнең уку көне беренче мәктәп укучылары өчен гадәти булмаганча тәмамланды: махсус алар өчен аграр колледж студентлары "Наркотикларсыз тормыш" программасын әзерләгән.

Әлеге балалар төрле яшьләр берләшмәләренә: "Без булдырабыз" волонтерлар отряды, "ФОРПОСТ" хокук саклау хәрәкәте, "Пилигрим" КВН командасына йөриләр. Алар тәмәке, алкоголь һәм наркотиклар куллануның зарарлы булуы турында аңлаешлы һәм күңелле формада зур булмаган күренешләр күрсәттеләр. КВН командалары һәм "ФОРПОСТ"тан спорт белән шөгыльләнүгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә кагылышлы берничә видеоролик күрсәттеләр.

Андрей Фадеев, 6нчы сыйныф укучысы:

- КВНда катнашу миңа бик ошады. Балалар безгә тәмәке тарту һәм аракы эчүнең зарарлы булуы турында күрсәттеләр. Ә наркотиклар безне картайта һәм сәламәтлегебезне какшата. Берәр спорт төре белән шөгыльләнергә кирәк. Мин, мәсәлән, элек баскетбол белән шөгыльләнә идем, тәмәке тартмыйм һәм беркайчан да тартмаячакмын. Дөрес юлны сайларга кирәк.

Настя Никонова һәм Динара Абделгалиева, 9нчы сыйныф укучылары:

- Начар гадәтләргә сарыф итәр өчен тормыш бик кыска ул. Моннан яшьләр бозыла. Без бит булачак әниләр. Яшь буынның сәламәт булуын телибез. Без наркотикларга каршы! Без үзебез тәмәке тартмыйбыз, аракы эчмибез һәм бөтен кешенең дә сәламәт яшәү рәвеше алып баруын телибез!

"ФОРПОСТ" яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Лилия Кашапова һәм аграр колледжның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Шерстнёва сүзләренчә, мондый концерт беренче тапкыр үткәрелә: берләшеп мәктәпләрдә наркотикларга каршы айлыкка багышланган чаралар үткәрергә булдык. Алга таба яшүсмерләр игътибарын наркотиклар проблемасына җәлеп итү өчен районның авыл мәктәпләрен йөреп чыгарга планлаштырабыз. Малайлар һәм кызлар нык, акыллы һәм сәламәт булып үссеннәр, күп вакытларын спорт секцияләрендә, төрле бию, чит телләр өйрәнү дәресләрендә үткәрсеннәр, тәмәке тарту һәм аракы эчү өчен буш вакытлары калмасын иде. Яшьләр якыннарына һәм җәмгыятькә файда гына китерергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев