Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” грантлары тапшырылды

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәрбия, балаларга өстәмә белем бирү системасында педагогия һәм җитәкче хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын һәм абруен күтәрү һәм нәтиҗәле тәҗрибәне ачыклау һәм киң тарату максатыннан “Тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” грантлары тапшырылды.

 Җиңүчеләр билгеле булды!

1.«Балаларга өстәмә белем бирү буенча иң яхшы белем бирү оешмасы директоры» номинациясендә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының балалар иҗат үзәге директоры Фәссахова Гөлсинә Гомәр кызы җиңүче булды.

2.«Балаларга өстәмә белем бирү буенча иң яхшы педагог» номинациясе.

–Н.В. Матвеев - балалар иҗат үзәгенең техник юнәлеш программасын тормышка ашыручы өстәмә белем бирү педагогы.

– С.В. Гатина - балалар иҗат үзәгенең сәнгать юнәлеше программасын тормышка ашыручы өстәмә белем бирү педагогы.

– И.Ф. Мостафаев - балалар иҗат үзәгенең сәнгать юнәлеше программасын тормышка ашыручы өстәмә белем бирү педагогы.

- Р.М. Кутуева - балалар иҗат үзәгенең социаль –педагогик юнәлештәге программаларын тормышка ашыручы өстәмә белем бирү педагогы;

шулай ук 1нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары коллективы.

3. «Иң яхшы педагог-оештыручы» номинациясендә җиңүче дип 4 нче Алексеевск башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Сәйфетдинова Айгөл Хәмит кызы танылды.

Без аларга өстәмә белем бирүгә тугры булулары өчен рәхмәт әйтәбез. Алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X