Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучылар көне белән!

Халыкара Укытучылар көне алдыннан район педагогларын район башлыгы Владимир Козонков котлады: - Хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре! Сезне шушы искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Без гадәтләнелгәнчә, аны һөнәри дип атыйбыз, ләкин аны, авыз тутырып, бөтенхалык бәйрәме дип атарга мөмкин. Һәркайсыбызның язмышында тормышта якты эз калдырган укытучыларыбыз булды бит. Педагог -...

Халыкара Укытучылар көне алдыннан район педагогларын район башлыгы Владимир Козонков котлады:

- Хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре! Сезне шушы искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм!

Без гадәтләнелгәнчә, аны һөнәри дип атыйбыз, ләкин аны, авыз тутырып, бөтенхалык бәйрәме дип атарга мөмкин. Һәркайсыбызның язмышында тормышта якты эз калдырган укытучыларыбыз булды бит. Педагог - саклаучы, иҗат итүче, булдыручы, ул безне балалык, үсмерлек һәм яшьлек еллары аша алып бара, тәрбияләнүчеләре һәм укучылары белән белемен уртаклашып, аларның һәркайсына үзенең йөрәк җылысын һәм күңеленең бер өлешен биреп, һәр көнне батырлык эшли. Укытучы өчен укучыларының уңышларыннан да зуррак бәхет юктыр ул. Алар сезне һәрвакыт сөендереп һәм илһамландырып торсыннар! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, планнарыгыз һәм идеяләрегезнең тормышка ашуын телим. Сыйныфларыгызда һәрчак хезмәттәшлек һәм ышаныч халәте хөкем сөрсен!

* * *

Шулай ук укытучыларны һәм тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Симашева һәм мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең профсоюз оешмалары Советы рәисе Елена Горелова котлады:

- Шушы бәйрәм датасы уңаеннан ихлас котлауларыбызны, фидакарь хезмәтегез, күңел юмартлыгыгыз һәм саф йөрәкләрегез өчен рәхмәт сүзләребезне кабул итегез.

Язучы - үзенең әсәрләрендә, рәссам - картиналарында, скульптор үзе тудырган скульптураларында, ә яхшы укытучы кешеләрнең уйларында һәм эш-гамәлләрендә яши. Укытучылар көне - мәктәптәге укытучыларыбыз булмаса, без кем булыр идек тә, кемгә әйләнер идек - шул хакта уйланырга мәҗбүр итә торган бәйрәм ул. Менә ни өчен һәр кеше туган мәктәбен һәм үзенең рухи остазлары - укытучыларын аерым бер җылылык белән искә ала.

Ләкин тынгысыз тормыш укытучыларга сынау арты сынау җибәреп кенә тора. Эшнең артык күп булуы, хаксызга рәнҗетүдән аккан күз яшьләре, очсыз-кырыйсыз ыгы-зыгыдан арыганлык, начар өлгереш аркасында кайгырулар... Ләкин укучыларның уңышлары өчен сөенүләр, аларның яхшы сүзләреннән һәм рәхмәтле күз карашларыннан ачыла торган "икенче сулыш" бөтен проблемаларны күмеп китәләр. Педагогларыбызның, бернигә дә карамастан, мәктәп - Россиянең нигезе, алдагы җиңүләр өчен трамплин икәнлеген белүләре һәм шуңа ышанулары нинди әйбәт, һәм алар һәр балага шәхес булырга булышу, аңа тиешле белем бирү өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр.

Һөнәри бәйрәмегез белән сезне, хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, укучыларыгызның һәм тәрбияләнүчеләрегезнең сезне яратуларын һәм хөрмәт итүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев