Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Укытучыларны оныта күрмәгез!...”

Күптән түгел район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган бәйрәм булды.

Оештыручылар бик тырышып җыелучылар өчен концерт әзерләгән иделәр, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең чыгышы аның үзәге булды. Балалар өлкәннәрчә һәм үзләренә генә хас эчкерсезлек белән шигъри формада укытучының һәм балалар бакчасы тәрбиячесенең җиңел булмаган хезмәте турында фикер йөрттеләр. Моннан тыш, бәйрәм кунакларын күңелле такмаклар, "Сад" хореография студиясе, "Радуга" ансамбле, балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр һәм башка артистлар башкаруында искиткеч матур иҗат номерлары көтә иде.

Бу бәйрәмдә ял көне каралмаганлыктан, барлык мәктәпләрдә дә укулар барды, залга рәхмәт хатлары, дипломнар белән билгеләп үтелгән һәм гомерләренең шактый өлешен педагогикага багышлаган кешеләр генә җыелган иде.

Сәхнәгә мәктәптә егерме елдан артык эшләгән йөзләрчә ир-ат һәм хатын-кыз күтәрелде. Болар - кырык ел белем биргән үз эшенең фанатлары: Урта Тигәнәле мәктәбе укытучысы Бәдертдин Шәйхетдинов, Левашево-дан физика укытучысы Эмма Лобанова, Юеш Көрнәле мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дания Бирюкова, Кыр Шунталысы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Ситдыйкова, шулай ук мәктәпкәчә балалар учреждениеләре хезмәткәрләре: 4нче "Каенкай" балалар бакчасының музыка хезмәткәре Галина Харитонова, 5нче "Кояшкай" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Татьяна Косова, 2нче "Куянкай" балалар бакчасының профсоюз комитеты рәисе Людмила Бочкарева. Яраткан эшенә дүрт дистә елын багышлаган профсоюз оешмаларының район Советы рәисе Валентина Осянина да үзенә тиешле алкышларны алды.

Яшь буынны тәрбияләү буенча үз вазыйфаларын үтәүче укытучыларга һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләре хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тамашачылар көмеш дәрәҗәдәге сәламәтлеккә булышучы мәктәпләр статусы алган гомуми белем бирү учреждениеләре директорларын да сәламләделәр. Болар - Шәмә, Биләр, Юеш Көрнәле, шулай ук район үзәгенең икенче һәм өченче мәктәпләре.

Котлауларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары алган Шәмә мәктәбе һәм балалар иҗаты үзәге вәкилләре дә кабул итте. Шулай ук Министрлык дипломы 2нче Алексеевск урта мәктәбенең физкультура укытучысы Сергей Вангаевка да тапшырылды.

Мәгариф бүлеге начальнигы Рөстәм Кәбиров, хезмәттәшләрен котлап, педагог буыннан буынга белем биреп кенә калмый, ә лаеклы гражданнарны да тәрбияли, дип билгеләп үтте:

- Район педагоглары армиясе тагын да күбрәк укучылар армиясен тәрбияли һәм белем бирә. Сезгә, хөрмәтле укытучылар, уңышлар һәм иминлек телим. Укучыларыгыз җәмгыятебезнең лаеклы кешеләре булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев