Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Университетка юл ачык

Күптән түгел аграр колледжда иң яхшы тракторчы-машинистны сайлап алдылар.

"Һөнәре буенча иң яхшы авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты-2014" республика һөнәри осталык олимпиадасы кысаларында Татарстанның төрле авыл хуҗалыгы колледжлары һәм техникумнарыннан 24 студент юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә, тракторны фигуралы йөртү һәм сөрү җирләрен эшкәртүдә үзара ярышты.


Юл хәрәкәте кагыйдәләрен егетләр аграр колледжда тапшырдылар, анда моның өчен кирәкле бөтен тренажерлар да бар. Корыч атны иярләүдә осталыкларын конкурсантлар автодромда күрсәттеләр, анда аларга күп кенә сынауларны узарга кирәк иде. Ә булачак җир сөрүчеләр турыдан-туры басуда туфракны эчкә һәм тышка каплатып сөрә алуларын күрсәттеләр. Жюри әгъзасы, Алексеевск аграр колледжы укытучысы Александр Истомин, зур булмаган хаталарга да карамастан, катнашучыларны әзерләү дәрәҗәсе даими төстә үсә, дип билгеләп үтте:


- Олимпиада безнең районда өченче ел рәттән үткәрелә һәм узган ел белән чагыштырганда сөрү җирләрен эшкәртү шактый яхшырды - катнашучыларның барысының да тырышып әзерләнүләре күренеп тора.


Ә иң яхшы студентларның көрәшер өчен сәбәпләре бар - җиңүчеләр һәм призерлар әйбәт кенә призлардан кала үзләренең уку йортларын тәмамлаганнан соң Казан дәүләт аграр университетында уку хокукы алалар. Ә калган олимпиадада катнашучылар анда кергәндә льготалардан файдаланалар.


Авыл хуҗалыгы ярышында Алексеевск аграр колледжы студенты икенче ел рәттән җиңде. Быел ул Владимир Гордюнин булды. Иң яхшы механизатор (аның өчен сынау вакытында мастеры Леонид Царев бик нык борчылып торды) җиңүче булырмын, дип өметләнмәгән идем, дип тыйнак кына әйтеп куйды:


- Мастерым белән айга якын әзерләнсәк тә, беренче урынны алырмын, дип уйлап та карамаган идем. - Бик көчле егетләр, профессионаллар килгән иде бит. Җиңүемә шатмын. Колледжны тәмамлагач, аграр университетта укырга ниятлим.


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыннан сәгать тапшырды. Олимпиадада катнашучыларга шулай ук дипломнар һәм истәлекле призларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Любовь Митрофанова, Казан аграр университеты вәкиле Ленар Шаһивәлиев һәм колледж директоры Сергей Денисов тапшырды.


Хәзер Владимир Гордюнин Татарстанны шушы көннәрдә Тамбовта узачак Бөтенроссия ярышларында тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев