Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Йөрәкләрне җылытучы йорт (+фото)

Узган шимбәдә 3нче Алексеевск урта мәктәбендә Герман Боровиков исемендәге мәктәпнең 15 еллыгын билгеләп үттеләр.

Фойеда мәктәпне тәмамлаучыларның яраткан укытучылары белән очрашу шатлыгы хөкем сөрде. Әйтерсең, 15 ел эчендә әлеге малайлар һәм кызлар мәктәптән китмәгән дә.

"Исәнмесез, балалар! Әйе-әйе, безнең өчен сез һаман да балалар әле..." - шундый сүзләр белән, символик дәрескә чакырып яңгыраган кыңгыраудан соң, бәйрәм чарасын тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Боровикова ачып җибәрде, ул шуның белән һәркемне мәктәп елларына алып кайтты. Ә "балалар", каникуллардан соң сыйныфта еш булганча, алгы рәтләрдә хәзерге укучылар әзерләгән концертны карадылар һәм тыңладылар, ә арттагы рәтләрдә һәркем, берсеннән-берсе уздырып, партадашына алар күрешкәнче ниләр булуы турында сөйләргә ашыкты. Шуның өчен дә актлар залы гөрләп торды, әгәр микрофоннар булмаса, артистларны ишетеп тә булмас иде.

Ә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Кәбиров һәм мәктәп директоры Олег Фомин мәктәп ачылганнан алып биредә эшләгән укытучыларны Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкли башлагач, тавышлар тынып калды. Монда инде һәр сыйныф үзенең яраткан укытучысын ашкынып сәламләде. Физкультура укытучысы Андрей Крашенинниковның исемен ишетүгә аеруча сөенделәр. Бу гаҗәп тә түгел, "физ-ра" һәрчак күпчелек укучыларның иң яраткан фәне булды. Ә бу мәктәптә районда беренче иркен спортзал булуны исәпкә алсак, дәресләр биредә һәрвакыт җанлы үтә иде. Моннан күп кенә баскетбол буенча республика ярышлары җиңүчеләре чыкты, Универсиада-2013нең көмеш призеры Җәлил Сөләйманов та биредә шөгыльләнде. Хәзер исә бу бадминтонны үстерү үзәге һәм анда яңа чемпионнар үсә.

Спортчыларны гына түгел, ә җәмәгать эшлеклеләрен һәм уку отличникларын да зурладылар. Сәхнәгә "Веселые утята" КВН командасы әгъзаларын чакырдылар, анда заман КВН чылары кара әрҗәдән легендар кызыл штаннар тартып чыгарып, кызыклы үткәннәре турында искә төшерделәр. Заманында егетләр шул штаннарны киеп чыгыш ясый торган булганнар, шуның белән башка коллективлардан аерылып та торганнар. Мәктәп фоторәсемнәреннән берсен-берсе танып, рәхәтләнеп көлешә-көлешә, видеоальбом караганда күңелләре тагын да күтәрелде аларның.

Мәктәп коллективына рәхмәт сүзләре белән төрле елларда аны тәмамлаган Александр Харитонов, Людмила Лисина, Раил Минаков, Тимур Кутуев, Евгения Белова, Алиса Кулева, Екатерина Коротиналар чыгыш ясады. Алар барысы да педагогларга олы тормыш юлына чыгарганнары өчен рәхмәт әйттеләр.

Бу кичтә арабыздан бик иртә киткән кешеләр - Герман Боровиковны, аның аркасында төзелгән мәктәп һәм шул мәктәпнең беренче директоры, коллективны унике елдан артыграк җитәкләгән Илдар Мостафинны үтә бер җылылык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев