Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Юл кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек исеңдә тот!»

20 августтан 20 сентябрьгә кадәр илнең гражданнар оборонасын булдыруга 80 ел тулуны бәйрәм итү һәм аңа әзерләнү кысаларында 1нче Алексеевск урта мәктәбендә балалар иминлеге айлыгы булып узды. Айлык кысаларында түбәндәге чаралар оештырылды: тематик стендлар яңартылды, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында әңгәмә-инструктажлар, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау хезмәткәрләре белән әңгәмәләр үткәрелде....

20 августтан 20 сентябрьгә кадәр илнең гражданнар оборонасын булдыруга 80 ел тулуны бәйрәм итү һәм аңа әзерләнү кысаларында 1нче Алексеевск урта мәктәбендә балалар иминлеге айлыгы булып узды.

Айлык кысаларында түбәндәге чаралар оештырылды: тематик стендлар яңартылды, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында әңгәмә-инструктажлар, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау хезмәткәрләре белән әңгәмәләр үткәрелде.
1 сентябрьдә барлык сыйныф сәгатьләрендә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде. Ай буена юл-транспорт җәрәхәтләрен кисәтү буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашулар оештырылды.
Мәктәптә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторлары катнашында ата-аналар җыелышлары планлаштырылды. Анда инспекторлар юлларда балаларның куркынычсыз тәртибе хакында, автомобиль салонына балалар утыртканда иминлек каешларын һәм балаларны тотып калу җайланмаларын мәҗбүри куллану турында әти-әниләрнең исләренә төшерәчәкләр.
Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәре Рөстәм Хөсәенов берлегендә "Светофорик" яшь юл инспекторлары отрядлары активистлары катнашында махсус чаралар оештырылды, алар барышында юл хәрәкәте өлкәсендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмауга аерым игътибар бирелде.
Айлыкның азаккы көнендә, 20 сентябрьдә мәктәпнең "яшь инспекторлары" "Машина йөртүче, игътибар!" рейдында катнаштылар. "Яшь юл инспекторлары" машина йөртүчеләргә памяткалар өләштеләр, хәрәкәт кагыйдәләре буенча машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, ә моңа җавап итеп машина йөртүчеләр юлларда җәяүлеләргә игътибарлы булырга вәгъдә иттеләр.

Анна Дубицкая, 1 нче Алексеевск урта мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев