Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Полезная информация на татарском

Өч җиңүче, өч бүләк – акция нәтиҗәләре

«Заря» һәм «Таң» район газеталары редакциясендә 2026 елның икенче яртыеллыгына язылган укучылар арасында бүләкләр уйнатылды.

Исегезгә төшерәбез, акциядә 2026 елның икенче яртыеллыгына алты айга «Заря» яки «Таң» газетасына язылып, редакциягә язылуы турында хәбәр иткән һәркем катнаша алды. Нәкъ менә шул язылучылар арасында өч кыйммәтле бүләк уйнатылды.

Уен нәтиҗәләре буенча төп бүләк – бакча өчен кул культиваторы – Алексеевск бистәсендә яшәүче Гатинага насыйп булды.

Җиләк-җимеш һәм яшелчә киптергеч Урта Тигәнәле авылында яшәүче Хәлиловка насыйп булды.

2000 сумлык маркетплейс сертификаты иясе булып Алексеевск бистәсендә яшәүче Кирьянова танылды.

Якын арада редакция хезмәткәрләре җиңүчеләргә лаеклы бүләкләрен тапшырачак.

Бүләк ияләрен чын күңелдән котлыйбыз һәм акциядә катнашкан барлык укучыларыбызга район матбугатына күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерәбез. «Заря» һәм «Таң» газеталарына язылып, район басмаларын хуплавыгыз өчен зур рәхмәт. Алга таба да сезне кызыклы язмалар, файдалы мәгълүматлар һәм күңелле бүләк уйнатулар белән сөендереп торырга тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев