Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Мин сайлауга ни өчен барам

Якшәмбе көнне безнең барыбызга да Татарстан Республикасы Президентын, шулай ук җирле үзидарә органнары депутатларын сайлауда катнашырга туры киләчәк. Мин фәкыйрегез район кешеләреннән аларның алда торган вакыйгаларга ничек караулары һәм тавыш бирүдә катнашырга җыеналармы икәнлеге белән кызыксындым.

Валентина Горелова, район пенсионерлары берлеге рәисе:

- Мин сайлау эшләре турында ишетеп кенә белмим, чөнки үзем күп еллар шул эш белән мәшгуль булдым. Һәр юлы шушы процедура дәвамында иҗтимагый структураларда ниндидер әһәмиятле позицияләргә кандидатуралар билгеләгәндә тавыш бирү нәтиҗәләре өчен генә түгел, ә бәлки якташларымның килүләре өчен дә дулкынлана идем. Илебез өчен шушы мөһим вакыйгада катнашырга теләмәгән кешеләр өчен чын күңелдән кайгырам. Чөнки лаеклы кандидатларны сайлау һәм алар өчен үз тавышыңны бирү - һәр гражданинның бурычы, дип саныйм. Шуңа күрә бу - югары җаваплылык.

Быелгы сайлаулар гади генә түгел, безгә бит төбәгебез Президентын да, районыбыз депутатларын да сайларга туры киләчәк. Сайлау комиссияләренә һәм бу эштә катнашачак бөтен кешегә уңышлар, ә алексеевскилыларга кече ватаныбыз язмышын хәл итүдә актив катнашуларын телим.

Александр Бочкарев:

- Мин сайлауга, һичшиксез, барачакмын. Хакимият органнарына лаеклы кешеләр сайлыйсы килә. Ни кызганыч, җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлауның ничек узачагын әлегә белмим.

Мин башкаларга караганда кешеләр өчен күбрәк эшләячәк кандидатны яклап тавыш бирәчәкмен.

Нәсимә Назыйрова, 2нче спорт комплексы кизү торучысы:

- Алда торган сайлауларның мөһимлеген бик әйбәт аңлыйм. Безгә бит Президентны - якындагы берничә ел дәвамында республикага идарә итәчәк кешене сайларга кирәк. Шуңа күрә якшәмбе көнне мин берсүзсез үземнең сайлау хокукымнан файдалану өчен сайлау участогына барачакмын, өстәвенә бу безнең өчен дә кирәк. Минемчә, иң яхшы кандидатны сайлыйбыз икән инде, бердәм тавыш бирүдә бөтен кеше катнашырга тиеш. Язмышыбыз һәм балаларыбызның якындагы киләчәге безнең тавышка бәйле булачак.

Бари Сөләйманов, Алексеевск балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры:

- Законга күндәм гражданин буларак, мин һәм гаиләм сайлауга барып, хөрмәт казанган һәм халык яхшы яшәсен, ә республика чәчәк атсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәк кеше өчен тавыш бирергә һәм илебезгә бары тик алга баруын гына теләргә тиешбез. Аннан ничек яшәргә кирәклеген өйрәнсеннәр һәм безнең төбәккә тигезләнсеннәр. Безнең һәркайсыбыз шуңа омтылырга һәм республика өчен уртак эшкә үз өлешен кертергә бурычлы. Шуңа күрә 13 сентябрьдә мин сайлау участогына барып, үзем теләгән кеше өчен тавыш бирәчәкмен.

Елена Галиева, Дәүләт алкоголь инспекциясенең белгеч-эксперты:

- Сайлауга бару, үз республикамның һәм илемнең гражданины буларак, - минем бурычым. Өстәвенә миңа киләчәгебез, тулаем республикабыз һәм, атап әйткәндә, районыбызның киләчәге нинди булачагына мин битараф түгел. Үз тавышымны иң яхшы сыйфатларга ия кандидатлар өчен бирәчәкмен. Сайлау кампанияләре вакытында бирелгән барлык вәгъдәләрнең тормышка ашуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев