Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәясәт

Яши белсәң...

13 сентябрьдә, барыбыз да белүебезчә зур сайлаулар булып узды. Бу җаваплы вакыйгага Урманасты Шонталысы авыл җирлеге дә җитди төстә әзерләнде. Шул турыда безгә җирлек Советы секретаре Гөлия Исламова менә ниләр язып җибәргән.

- Урманасты Шунталысы авылы Татарстан Президентын һәм җирле органнарга депутатлар сайлауга бердәм килде. Ул көн чын мәгънәсендә зур бәйрәмне, шул ук вакытта кызу урак өстен хәтерләтте. Ул көнне һава торышы да бик матур, кояшлы булды бит. Авылыбыз уртасында музыка яңгырап торды, ә мәдәният йорты бинасында фойеда сайлаучыларны сатучы Әлфия апа тәмле коймаклар белән сыйлады. Халыкның да күңеле күтәренке, чөнки әле күптән түгел генә сыерларга һәм кәҗәләргә субсидия дә алдылар, бәрәңге уңышы да мул булды, кыскасы, авыл халкының кәефләре әйбәт. Авылда сайлауга бармыйча калу бик сирәк күренеш ул, яше дә, карты да, парлап, затлы киемнәрен киеп, балалары, оныклары белән әкрен генә атлап, матур, сары яфраклы көз белән хозурланып, авылдашлар белән очрашып, сөйләшеп, хәл-әхвәл белешергә дип тә сайлау участогына килделәр. Безнең авылда дүрт яшь егет һәм кыз беренче тапкыр сайлады, аларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Ә иң олы сайлаучыбыз Нурия апа, аңа 94 яшь, аны алты баласы кунактан-кунакка йөртү сәбәпле, ул бу көнне Түбән Кама шәһәрендә балаларында кунакта иде, сайлауларда катнаша алмады.

Сайлау алдыннан күп эшләр башкарылганга, бу көн оешкан төстә үтте. Халык тыныч кына гражданлык бурычын үтәде, участок комиссиясе әгъзалары 13 сәгать тоташ эшләгәннән соң 1,5 сәгать эчендә бюллетеньнәр саналып, беркетмәләр әзерләнде. Нәтиҗәләр сөендерә, депутатлыкка кандидатлар 70 проценттан артык тавыш җыйды.

Сайлауларда 98% кеше катнашты, чөнки бу көнне авылга студентлар да кайткан иде, алар да бик активлык күрсәттеләр. Әбиләрнең өйләренә барып сайлаттык, таякка таянып килүчеләр дә аз булмады, әйткәнемчә, табигать үзе үк урамга чакырып торды бит. Сайлауларның уңышлы үтүендә агитаторыбыз Гобәйдуллина Гөлиянең дә өлеше зур булгандыр, аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Халык Президент сайлау белән бергә авылның киләчәген кайгыртып депутатларга да тавыш бирде. Шулай ук авылыбыз депутаты Хәйбуллин Илнур хәзер район Советына да вәкил итеп сайланды, уңышлар телибез аңа.

Элеккеге депутатларга рәхмәтебезне белдерәбез, яңа депутат корпусына исәнлек-саулык теләп, башкарма комитет җитәкчесе белән бер йодрык булып, халык өчен тырышып эшләвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев