Заря
  • Рус Тат
  • Баллы кеше – маллы кеше

    Умарталыкта җәен дә, кышын да эш муеннан. Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән бу изге җан ияләре кышкы салкыннарда ничек кышладылар икән? Шул турыда үземне кызыксындырган сораулар белән мин Кр. Баран авылында яшәүче умартачы-фермерлар Тамара һәм Василий Кирилловларга мөрәҗәгать иттем.

    - Тамара ханым, сезне бик оста умартачылар, диләр. Бу һөнәрне ничек өйрәндегез, бал кортлары белән ничә еллап шөгыльләнәсез?

    - Без 1992 елда Яр. Чаллы шәһәреннән авылга күчеп кайттык. Анда КамАЗ заводында эшләдек, заводта янгын чыккач, эшләр бетеп китте. Шуннан киңәштек тә, гаиләбез белән авылга күчеп кайтырга булдык. Совхоз директоры иремне умартачы итеп билгеләде. Шулай әкрен генә урмандагы умарталыкта эшебезне башлап җибәрдек. Безнең бал кортлары белән шөгыльләнүебез нәселдән килә, иремнең әтисе бик оста умартачы, шул хезмәте өчен күп кенә бүләкләргә ия шәхес булган. Ә без аның эшен дәвам иттерүчеләр булдык.

    - Василий әфәнде, кортларыгызның кәефләре ничегрәк соң, имин генә кышлаганнармы?

    - Аллага шөкер, кортларыбызның кәефләре яхшы. Без алар янына кышын да чаңгы белән барып йөрдек. Кәефләре әйбәт, барысы да исән-сау кышлаганнар. Гыйнвар, февраль кышның иң салкын айлары булуын исәпкә алып, умартачылар 7-8 көн саен үзләренең умарталыкларына барырга тиешләр, без дә шулай алар янына чаңгы белән менеп йөрдек. Кышлау өйләрендә һаваның дымлылыгын һәм температурасын көйләргә, кортларның тавышларын тыңларга кирәк. Тигез генә, тын гына гөжләү ишетелгәндә тынычлап кайтырга була. Шомлы тавыш килсә, умарта кортларын борчучы сәбәпләрне эзләргә һәм аларны бетерү юлларын табарга. Әгәр бал кортларын тыңлаганда гомуми тавыш эчендә ялгыз корт тавышлары аерым ишетелсә, бу - ана кортның һәлак булу билгесе.

    - Ә сезнең шундый очрак булдымы?

    - Ана кортлар бераз йомшарган очраклар булды, андый очракларда язын аналарны көчлеләргә алыштырдык, төрлене сатып алып карадык.

    - Кышлыкка кортларыгызга куйган азык бетмәгәнме?

    - Кыш салкын килсә, умарта кортлары әзерләп калдырган балны тиз ашап бетерәләр, шуңа күрә аларны өстәмә тукландырырга кирәк. Ул сирәк була инде. Аларны җитәрлек күләмдә әйбәт азык белән көздән, умарта ояларын кышлатуга куйганда тәэмин итү дөресрәк булыр. Ач умарта кортлары гадәттә оя рамнарының өске өлешенә җыела. Яхшылап тыңлап караганда ояда тавыш ишетелә. Менә бу азыклары юк дигән билге, димәк, аларны өстәмә тукландырырга кирәк. Каты салкыннарда алар тәүлеккә 25-30 г бал ашый. Кайбер кышларны бик авыр кышлыйлар. Быел Аллага шөкер.

    - Менә җәйгә дә күп калмады. Умартачыларның яңа сезоны башлана. Тәүге мәшәкатьләрегез турында берничә сүз.

    - Гадәттә бал кортларын урам һавасына җилсез, кояшлы көндә, кар эреп беткәч, һава температурасы +10 градуска җиткән көннәрдә генә чыгаралар. Бу көннәр елгаларда боз китү, үги ана яфрагы, умырзаялар чәчәк аткан чак була. Беренче көнне алар яңа һава шартларын өйрәнеп кенә йөриләр, икенче көнне җылы булса, беренче тазартыну очышы ясыйлар. Язын алар яхшырак үсәләр, көч җыялар. Көчле кортлар чыгарган көндә үк тә очарга мөмкин. Умарталарны кышлау урыныннан чыгарган көнне үк кортлар өчен умарталыкта берәр савытка су салып куярга кирәк. Чиста, җылы су. Су бирмәсәң, бал кортлары аны эзләп, туң җиргә, елгалардагы карлы суык суларга төшеп һәлак булырга мөмкин.

    - Ярдәмчеләрегез бармы?

    - Бал аертканда күршеләребез ярдәм итә, нигездә күп эшне үзебез башкарабыз.

    - Сез, кортларыгыз кебек, тырыш кешеләр, ахры.

    - Әйе, кортлар алар бик бердәм, эшчән, кояш чыкканнан алып баеганчыга кадәр бер дә тик тормыйлар. Әгәр аларның кереп ояларын актара башласаң, алар дәррәү сиңа ябыша, берсе дә читтә калмый, качып китми, үлемнән курыкмый.

    - Кортлар яхшы һәм чиста күңелле кешеләрдә генә үрчи, диләр.

    - Чынлап та, алар гади генә кортлар түгел. Үзем ишеткән бер хәлне сөйлим. Бер авылда төнлә умарталыкка килеп, 15ләп умарта оясына тишектән «Дихлофос» сиптереп чыкканнар. Бөтен кортлар үлеп беткән. Милиция явызлык кылган ике кешене таба. Озак та үтми, шуларның берсе аягын сындыра, икенчесенең умарталары булган, аларны асрый алмый азаплана, кортлары үрчеми. Чөнки ул үзе кортларга зыян салган. Менә шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз.

    - Бал - бар авыруга дәва, дип тә әйтәләр.

    - Аллаһ балга шифаны үзе салган. Димәк, бал - авырулар өчен, тән өчен, организм өчен табигый шифалы дару, экологик яктан иң чиста азык. Кайсыбер кешеләр үзләрен кортлардан чактыралар, бу тромбаларны чистарта, инфаркт, инсульт кебек авыруларга профилактика чарасы булып тора. Балның составында тынычландыргыч, йокысызлыктан дәвалаучы үзлеккә ия үтә дә файдалы үләннәрнең шифасы бар. Аннары кышын кортлар өшемәсен өчен ояны капчык кебек нәрсә белән томалыйбыз, ул шундагы бал кортларының сулаган һавасы белән парланып балавызлана, менә шуны билләре, аяклары авырткан кешеләр бәйләп йөрсәләр, тиз арада шифасы тияр.

    - Кайберәүләр: «Хәзер басу-кырларга ашлама сибәләр, чәчәкләргә эләккән нитратлар балга да үтеп керә»,- диләр.

    - Алай димәс идем. Бер елны басуда кандала үләне (донник) үстерделәр. Ике елдан тагын шуны чәчтеләр. Җирне аммиак белән эшкәртеп, ашламалар сибеп үстергәннәр иде, анысыннан бал кортлары бал җыймады. Нектар ашламалы була икән, корт анда бармаячак, алар бары чиста продукция генә җыя.

    Грециядә, Римда табылган иң борынгы кулъязмаларда ук бал кортлары, бал турында телгә алына. Тау куышларында яшәгән кешеләр ясаган хайван рәсемнәре арасында бал кортыныкы да бар. Җир астыннан табылган керамик савытларда да бал корты рәсеме булуы билгеле. Борынгы Мисырда фиргавеннөр заманында бал кортлары бердәмлек, тугрылык, батырлык символы булып торган. Кешеләргә Аллаһның рәхмәте, нигъмәте булып, Ул бал кортларын бар кылган, аларны бал җыя торган итеп ясаган.

    - Халык медицинасы чараларының күбесе бал катнашында ясала.

    - Балның 15 төрле продукциясен алып була. Аның составында 70тән артык элемент бар. Хәтта борынгы Грециядә яшәгән табиб Гиппократ та көн саен бал кулланган. «Әгәр көн саен бал куллансагыз, гомерегез озын булыр», - дип әйтеп калдырган. Көн саен кичен 1 - 2 аш кашыгы бал ашасаң яки йокларга ятар алдыннан 1 аш кашыгы балны 1 стакан суга туглап эчсәң, бер дигән йокы даруы булачак. Бал тынычландыру үзлегенә ия. Ә балавызны сыер маенда яки суда эретеп куллансаң яхшы. Йокларга ятканда 1 бал кашыгы кабып куйсаң, организмдагы бактерияләрне үтерә, ашказанына файдалы. Аны чәйнәп йөрү дә файдалы. Балавыз пенициллин үтерә алмаган микробларны да үтерергә сәләтле. Шуңа күрә умартачылар башкаларга караганда озаграк яши, сирәк авырый.

    Балавыздан, кортның икмәгеннән дару ясыйлар, корт анасы сөте ашказанына, эчәкләргә, үпкә, йөрәккә бик файдалы; балавызның көясе була, аның личинкалары, үлгән кортлар белән дәваланалар. Хәтта умарта эчендәге һаваны сулап үпкә авыруларын, бронхитны дәвалыйлар. Салкын тигәндә бал белән чәй эчү дә файдалы, хәзер тирләтеп чыгара.

    Василий әфәнде һәм Тамара ханым, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, быел да уңышларыгыз мул булсын.

    Әңгәмәдәш - Фалия ХӘСӘНШИНА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: