Заря
  • Рус Тат
  • Гомереңә саксыз карама

    Ел саен көзге-кышкы чорда сулыкларда кешеләр һәлак була, шул исәптән балалар да. Су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү еш кына кешеләр үлеменә һәм җәрәхәт-имгәнүләргә китерә. Чатнама суыклар җиткәнче боз катламының чыдам түгеллеге хакында күпләр белсә дә, гомерләрен куркыныч астына куеп, боз өстенә кереп китүчеләр байтак. Төнлә боз катламы чыдамлырак булса, көндезләрен...

    Ел саен көзге-кышкы чорда сулыкларда кешеләр һәлак була, шул исәптән балалар да. Су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү еш кына кешеләр үлеменә һәм җәрәхәт-имгәнүләргә китерә.

    Чатнама суыклар җиткәнче боз катламының чыдам түгеллеге хакында күпләр белсә дә, гомерләрен куркыныч астына куеп, боз өстенә кереп китүчеләр байтак. Төнлә боз катламы чыдамлырак булса, көндезләрен температура бераз күтә-релүгә һәм астан җылы сулар юганга күрә, ул шактый калын булып тоелса да, көпшәкләнә. Бу җәһәттән балык тотарга яраткан, бу эшкә һәвәс кешеләр аеруча да сак булырга тиешләр. Чөнки әле кыш башланып кына килә, инде кайбер боз астына китү очраклары теркәлгән. Еш кына һәвәскәр балыкчылар елга, күл буйларына мотоцикл, автомашиналарда килә. Әле ныгып та җитмәгән боз өстенә транспортта керү очраклары аз түгел. Бу, әлбәттә, үзең теләп, үзеңне һәм иптәшләреңне һәлакәткә дучар итү түгелмени?

    Тигез булып катмаган сулыкларга кергәндә нинди кагыйдәләрне үтәргә, гади генә күнекмәләрне истә тотарга кирәк соң? Бу уңайдан тәҗрибәле балыкчы Александр Онучин үз киңәшләрен бирә:

    Суга боз

    кайчан төшә?

    - Күлләр һәм буалар инешләргә, елгаларга караганда боз белән тизрәк каплана. Чөнки агып торган су боз барлыкка килүне тоткарлый. Иң беренче булып яр буйлары, сай урыннар, җилдән ышыкланган култыклар катса, соңрак елганың уртасында боз катламы барлыкка килә. Шуңа күрә дә боз өстенә кергәндә аның куркыныч түгеллегенә чынлап торып ышанырга кирәк. Аның ныклыгын бервакытта да аягыгыз белән тибеп, тикшереп карамагыз. Әгәр чаңгы таягы, яисә утын пүләне белән көчле итеп сукканда аз гына булса да су күренә икән, бу боз юка, аның өстеннән йөрергә ярамый дигәнне аңлата. Бу очракта үз эзеңнән аякны шудырып кына бик тиз кире чигенергә, ярга таба барырга кирәк. Боз өстендә чатнаган урыннар күренсә дә, нәкъ шулай ук эшлиләр.

    Боз өстендә дөрес хәрәкәт ит!

    Елга яки күл аша чыгарга туры килгәндә, әйтик, бу мәҗбүри, башка юлы булмаганда, тапталган сукмактан яисә чаңгы юлыннан бару хәерлерәк булыр. Әмма андый сукмаклар булмаса, бик зур саклык белән үз маршру-тыңны сайлау зарур. Су өстен җыйнаулап, төркем-ләп кичкәндә бер-берең белән ара калдырып атларга кирәк. Бозланып каткан күл яки елганы иң кулае - чаңгыда кичү, әмма биредә дә үз кагыйдәләрен үтәргә кирәк: куркыныч янаганда салып ыргытырга җайлы булсын өчен чаңгы креплениеләре ныгытмаларын чишегез, таякларындагы каптырмаларын да кулга чорнап кимәгез. Әгәр рюкзагыгыз бар икән, аны бер генә җилкәгә асыгыз. Үзең белән су өстенә кергәндә 20-25 метрлы, бер очына авыррак предмет бәйләнгән нык шнур алу мәслихәт. Бәлки аның кинәт кенә боз астына киткән иптәшегезгә кирәге чыгар.

    Соңгы елларда республикада балаларның бозлы суда батып үлү очраклары булгалады. Шуңа күрә дә әти-әниләр үз балаларын караучысыз балык тотарга, чаңгы, тимераякта шуарга дип елга-күлләргә җибәрмәсеннәр иде.

    Боз өстендә килеп чыккан фаҗигаләрнең күбесенә алкогольле эчемлекләр эчү сәбәпче. Мондый очракларда кешеләр хәвеф-хәтәргә тиешенчә бәя бирә алмыйлар һәм гадәттән тыш хәлләрдә югалып калалар, гомерләрен куркыныч астына куеп, бәлагә юлыгалар.

    Балык каптырганда дөньяңны

    онытма!

    Балыкчыларга да берничә киңәшем бар. Иң беренче балык аулау өчен урын сайлаганда ул сулыкны яхшы белергә кирәк. Чөнки суга баткан очракта кеше күмелерлек тирән яисә, киресенчә, ярга алып бара торган, сай урыннарны хәтерләү исән калу мөмкинлеге бирәчәк. Икенчедән, хәрәкәт маршрутын ярдан ук билгеләргә кирәк. Ярдан аска таба саклык белән генә төшегез. Чөнки бозның коры җир белән нык итеп тоташмаган булуы ихтимал, боз астына һава тулып, ул яргаланырга мөмкин. Шулай ук бозның каралган өлешенә чыгарга тырышмагыз, ул кояшта тизрәк җылына һәм тизрәк эри. Бервакытта да төнлә боз өстенә керергә тырышмагыз, томан төшкәндә, кар, яңгыр явып торганда да балыкка бару кирәкмәс. Чөнки ул вакытта, мәгълүм ки, күз күреме начарая.

    Бозга килеп кергәч тә, һәр адымыгызны очлы башлы таяк белән тикшерегез, әмма аяк астына сугып түгел, бераз яндарак тишек ясагыз. әгәр боз бик җиңел ярыла икән, кичекмәстән кире борылыгыз. Башка балыкчыларга бик якын килергә тырышмагыз. Суда катып калган агач төпчекләре, суүсемнәр, куыкланып туңган урыннарга якын килмәгез. Балыкка барганда үзең белән, һичшиксез, коткару чаралары: бер башына авыррак әйбер бәйләнгән озын бау, озын таяк, киң такта алырга, кесәгә зуррак кадак, тимер ыргак яисә очлы пәке салып куярга кирәк. Боларның шулай ук боз ярылып, суга егылып төшкәндә кирәк булулары бар. Аннан үз тирәгездә, сукмакларда күп чокырлар (лунки) ясарга тырышмагыз. Ә инде бәлагә юлыкканда паникага бирелмәскә киңәш итәм. Суда тыпырчынмаска һәм бөтен гәүдә белән юка боз кисәгенә ятмаска кирәк, чөнки ул сезнең авырлыкка чыдамыйча, ватылачак. Кискен хәрәкәтләр ясамыйча гына хәвефле урыннан килгән юнәлештә тизрәк кире шуышырга, ярдәм сорап аваз салырга кирәк. Балык тоту белән күп еллардан бирле мавыгам, шуңа күрә төрле хәлләргә юлыккан, төрле ситуацияләрдә калган мизгелләр булды. Ничектер бервакыт кемдер казып куйган чокырга килеп төштем, браконьерлар ятьмә салган урын булгандыр, мөгаен, өстен кар каплап киткәнгә, абайламый калганмын, күрәсең. Шушы бәкегә билдән төшеп утырдым, әмма иптәшләргә рәхмәт, шунда ук ярдәмгә килеп, мине чоңгылдан тартып чыгардылар. Урыны да бик тирән булгандыр, дип уйлыйм, чөнки мин инде ярдан шактый еракта идем. Әйе, боз андый игътибарсызлык һәм саксызлыкны гафу итми, һәр адымың үлчәнгән һәм алдан уйланылган булырга тиеш.

    ***

    Дөрестән дә, Аллаһы Тәгалә сакланганны сак-лармын, дигәнме әле? Үз гомеребезгә сак карап һәм үзебезне-үзебез кайгыртып, һәркайсыбызга имин яшәргә язсын иде.

    Сүз уңаеннан

    Статистик мәгълүматларга караганда, ел саен Татарстанда судагы бәхетсезлек очраклары аркасында 200гә якын кеше зыян күрә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: