Заря
  • Рус Тат
  • Хәвеф-хәтәр һәр адымда

    Быел җиләк бик уңды, диләр. Шуңа күрә да күп кеше урманнарга, аланнарга барырга тырыша. Җиләк җыюдан тыш, табигать кочагында ял итәргә яраткан, гөмбә фәлән, я булмаса мәтрүшкә, башка төр үләнннәр җыеп йөргән кешеләргә дә юлыгасың. Әйе, урманга килеп кергәч тә, үзебезне ниндидер хәвеф көтәсен абайламастан, аның саф һавасын иркенләп сулыйбыз,...

    Кешене елан чакканда аның төкереге үтергеч дәрәҗәдә агулы булырга мөмкин. Күбесенчә еланнар кешенең аягына, кулына ташланалар. Чөнки кеше еланны тотып алырга һәм үтерергә тырыша. Бәхеткә каршы, күп очракларда аның агуы тешләнгән урынга эләкми, җәрәхәт коры килеш кала. Статис-тик мәгълүматлардан аңлашылганча, үлем оч-раклары сирәк була, мисал өчен еланнар 5 мең кешене чакканда 3 кеше һәлак була икән.
    Бер танышым күптән түгел генә урман аланында җиләк җыеп йөргәндә елан оясына тап булулары хакында сөйләгән иде. "Буе ярты метрдан артыграк булыр, ташланмады үзе хәер, мин исемә килгәнче, ялт итеп үләннәр арасына кереп югалды. Бәлки, агулы да булмагадыр, шулай да куркыта, ераграк булуың хәерле, дип, тиз генә ул урыннан киттек", - ди ул.

    Бәлагә тарыган
    кешегә ничек итеп беренче ярдәм күрсәтергә?

    Дәвалау еланның төренә бәйле булса да, төп 3 кагыйдәне белергә кирәк:
    - үзегезгә дә зыян салмасын өчен бәлага юлыгучыны тизрәк еланнан ераккарак урнаштырыгыз;
    - организмы агуны үзенә бик тиз суырып алмасын өчен зыян күрүчене тыныч булырга өндәгез;
    - аны тиз арада медицина учреждениесенә илтеп куегыз.

    Еланнан ерактарак
    Әгәр зыян күрүче аңын җуйган, аны бизгәк тота, күңеле болгана, укшый һәм коса икән, аңа эчәргә бирмәгез. Торып йөрергә рөхсәт итмәгез. Әгәр шулай кирәк икән, бик акрын гына атлап барырга кирәк.
    Елан кабат тешләргә дә мөмкин. Шуңа күрә бәлагә юлыгучыны куркынычсыз урынга күчерү мөһим, ә иң яхшысы тиз арада хастаханәгә эләгү, чөнки авыру 4 сәгать эчендә агуга каршы тиешле сыворотка алырга тиеш.

    Иң яхшысы - жгут куймаска
    Кисем ясап агуны суы-рып алырга тырышмагыз. Бу нервлар һәм кан тамырларына зур зыян салачак.
    Агуны авыз белән суырмагыз, шул рәвешле ярага куркыныч бакте-рияләр эләктерүегез ихтимал.

    Агулы булмаган елан чакканда нишләргә?
    Агулы булмаган елан дага рәвешендә теш эзләрен калдыра. Шулай да истә тотарга кирәк, кайбер шундый еланнарның агулары була һәм алар берникадәр реакция тудыралар икән. Шулай да бу кеше тормышына куркыныч тудырмый.
    Әгәр сез агулымы-юкмы икәнендә шиклән-сәгез, кичекмәстән медицина ярдәме алырга тырышыгыз. Әгәр инде еланның агулы түгел-легенә ышанасыз икән, тешләнгән урынны сабынлы җылы су белән яхшылап юыгыз. Җәрәхәт урынын микробларга каршы эшкәрткәннән соң табибларга барыгыз.

    Табиблар нинди чаралар күрә?
    Медиклар елан чаккан урынга мөмкин кадәр тизрәк тиешле укол ясыйлар, яраны чистартып, бәйләп куялар.

    Тагын ниләр белергә кирәк?
    Яшь еланнарның агуы картларыныкына караганда көчлерәк, ди белгечләр. Шулай да яшьрәкләрдә агу азрак һәм авырту да кимрәк икән.
    Һичшиксез, артыннан елан куа килгән кеше аның яшен уйламый. Хәер, качып котылу - кешенең инс-тинкты. Каршыңа елан килгәнен күрсәң, чабып китмичә, акрын гына артка чигенүең хәерле.

    Еланны кыерсытмагыз
    Еланнар салкын канлылар. Бу аларның тән температурасы һәм активлык дәрәҗәсе әйләнә-тирәгә бәйле дигәнне аңлата. Алар салкын һавада сүлпәнрәк булсалар, җылы һәм эсседә актив булалар. Еш кына таш өстендә кояшта җылынып яталар. Еланнарның күбесе үз-үзен саклау максатында гына кешегә ташлана. Алар үзләре дә аның белән очрашырга атлыгып тормыйлар, җае чыкканда моннан качалар. Шуңа күрә шикләнгән урыннан барганда кулга авыр таяк алып, җиргә суга-суга барырга кирәк.

    Үзегезне саклагыз
    Урманга җыенганда тыгыз тукымадан тегелгән иркен чалбар һәм озынрак кунычлы итек яки ботинкалар киегез. Ауган агачны атлап чыкмагыз, аның өстеннән йөреп барырга тырышыгыз. Икенче ягына төшкәнче тирә-якка күз салыгыз. Кыя ташка менгәндә кул белән тотынмагыз, иң элек кояшта кызынып яткан елан юкмы - шуңа ышаныгыз. Аллаһы Тәгалә сакланганны саклармын, дигәнме әле, шуңа да артыңны- алдыңны карап йөрү комачауламас.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: