Заря
  • Рус Тат
  • Кәҗә сөте корычтан нык

    Авыр сугыш елларында миллионлаган баланы һәм өлкән кешеләрне ачлыктан коткарган "сыер" дип тә , усаллыгына күрәдер инде, күршең белән дошман буласың килсә кәҗә асра, дип тә сөйли халык кәҗә турында. Сыер аяк астында нәрсә бар - шуны ашаса, кәҗә ул бик чиста, чирканучан хайван, бары тик чиста азык һәм бер...

    Авыр сугыш елларында миллионлаган баланы һәм өлкән кешеләрне ачлыктан коткарган "сыер" дип тә , усаллыгына күрәдер инде, күршең белән дошман буласың килсә кәҗә асра, дип тә сөйли халык кәҗә турында.

    Сыер аяк астында нәрсә бар - шуны ашаса, кәҗә ул бик чиста, чирканучан хайван, бары тик чиста азык һәм бер савыттан гына ашый, хәтта кеше тешләгән алмадан да баш тартырга мөмкин.
    Башка хайваннарга караганда көтүдә йөргәндә дә кәҗәләр шифалы үләннәр: канлы үлән, кычыткан, наратбаш, акбаш, кандала үләне ашап йөри.
    Алар туберкулез һәм мастит белән авырамый, шуңа да аның сөтен кайнатмыйча да эчәргә ярый, монысы да бик зур әһәмияткә ия. Витаминнарга килгәндә, аның составында А, А1, В2, аскорбин кислотасы, кальций, D витаминнары бик күп, матдәләр алмашынуын яхшырта, шуңа да гомер буе кәҗә сөте эчкән кешеләр картаюга тиз бирешми. Косметологиядә дә ул бик киң кулланыла. Төрле крем, лосьон, шампуньнар составына да кәҗә сөте кушыла. Кәҗә сөте белән зәйтүн маен кушсаң, бит тиресен тукландыра, ә кыяр белән сөтне кушсаң, чистарта торган лосьон килеп чыга, соңгысы күз төпләрендәге кара тапларны агарта, бит тиресенең тонусын күтәрә. Тик әгәр дә кәҗәләргә шәһәр җирлегендәге газоннар, юл кырыйларында үскән үләннәр ашатсаң, файдалы үзлекләренең бер файдасы да калмый. Кәҗә сөте бүлмә температурасында - өч көн, ә суыткычта бер атна торса да әчеми. Кәҗә сөте эчкән кеше корычтан нык була, дигән борынгылар. Сыер сөте яшь балалар һәм өлкәннәр организмы өчен үзләштерергә авыр, ә менә кәҗәнеке алты тапкыр җиңелрәк икән. Бронхиаль астма, баш өянәге, аллергия, бавыр, ашказаны авыруларының барлык төрләре, күздәге катаракта һәм башка күп төрле терапевтик рухтагы авырулардан шифа ул. Барлык авырулардан дәва булганга борынгы Римда кәҗә сөтен агулы дип игълан итүчеләр дә булган.
    Кәҗәләрнең токымнары бик күп төрле, хәзер күп кенә кәҗә асраучылар Швецариянең Зааненск үзәннәрендәге Зааненск токымына өстенлек бирәләр, аның исеме дә шуннан барлыкка килгән. Тольятти якларыннан экстра класслы Заонежск нәселе бар, ул бик мул сөтле, эре гәүдәле, хәтта авырлыгы 50-60 кг га кадәр җитә. Тик гади, шома йонлы, бик үк симез булмаган ак кәҗә сөте файдалырак. Кәҗә сөтеннән ис килә, дигән ялгыш фикер йөри, санитария кагыйдәләренә каршы шартларда асрамасаң, савуың чиста башкарылса, һич кенә дә ис килмәячәк, барысы да хуҗаның үзеннән тора.
    Әлбәттә, кәҗә сөте барлык авырулардан да коткара торган дәва түгел, тик ул гаҗәеп файдалы, шифалы һәм, һичшиксез, тәмле ризык, супермаркетлардан алган "СӨТ" белән чагыштырып та булмый инде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: