Заря
  • Рус Тат
  • Көннәр суыта

    Якын көннәрдә республика территориясендә һава торышы шартлары кискен начарлана.

    Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматлары буенча, Россиянең Европа терри-ториясендә циклон тирәнәя. Тиздән безнең районнарга да салкын Арктика һавасы киләчәк. Вакытлыча яңгыр явачак, атна ахырында кайбер районнарда юеш кар явуы ихтимал.

    27-30 сентябрьдә төнлә һәм иртәнге якта һава температурасы +4-0 градуска төшәчәк, урыны белән кырау булачак: һава температурасы 1 градус, ә туфракта -3 градуска кадәр салкын. Максималь температура 4-9 градус җылы булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: