Заря
  • Рус Тат
  • Кыш кышлыгын итә

    Соңгы көннәрдә һава торышының тотрыклы булмавы - температураның әле күтәрелүе, әле кискен төшүе кеше организмына тискәре йогынты ясамый калмый. Аз-маз салкын тиюдән йөткереп, мышык-мышык борын тартып йөрсәк тә, ныклап дәваланырга ашыкмыйбыз. Бер-ике дару төймәсен йотып җибәреп, әлеге симптомнарны "үтәр әле" дип аяк өсте генә уздырып җибәрергә тырышабыз. Ә бу исә...

    Соңгы көннәрдә һава торышының тотрыклы булмавы - температураның әле күтәрелүе, әле кискен төшүе кеше организмына тискәре йогынты ясамый калмый. Аз-маз салкын тиюдән йөткереп, мышык-мышык борын тартып йөрсәк тә, ныклап дәваланырга ашыкмыйбыз. Бер-ике дару төймәсен йотып җибәреп, әлеге симптомнарны "үтәр әле" дип аяк өсте генә уздырып җибәрергә тырышабыз. Ә бу исә үз чиратында организмның иммунитеты, ягъни төрле чирләргә каршы торучанлыгы кимүгә китерә. Моның белән хәзерге көндә без сулаган һавада адашып йөрүче грипп вирусларына ныклап колач җәю өчен менә дигән җирлек тудырабыз.

    Грипп - астыртын авыру. Аннан тулысынча араланып җитмәү төрле аяныч өзлегүләргә китерергә мөмкин. Салкын тию грипптан нәрсәсе белән аерыла? Салкын тию булганда, борын тыгыла, томау төшә, тамак төбендә авырту барлыкка килә, төчкертә, коры ютәл, баш авыртуы, температура күтәрелү һ.б.лар күзәтелә. Ә грипп исә йогышлы чир. Аның белән авырганда әлеге санап үтелгән симптомнар көчлерәк формада уза, ягъни тән температурасы югары күтәрелә, кисәк көчле баш авыртуы башлана, бөтен тән сызлый, сөякләр сынардай булып авырта, кайбер очракларда аң томалана, йөрәк тибеше бозыла, кан басымы төшә.

    Организмның иммун системасының ныгыту һәм чирләргә каршы торучанлыкны арттыру чарасы булып сарымсак санала. Әмма күпләрне аның әллә кая аңкып торучы зәһәр кискен исе куркыта. Андыйлар өчен иң гади һәм искитмәле юл - сарымсаклы май. Ул болай әзерләнә: ун кисәк сарымсакны төйгеч белән изәсең һәм аны йомшартылган атланмай белән кушып болгатасың. Әзер массаны ипигә ягып та, бәрәңге, ботка, я булмаса аш шулпасына салып та курыкмыйча ашарга була. Бер ис тә килмәс.

    Сарымсаклы майны грипп, салкын тию, йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмау чарасы итеп кенә түгел, ә томау төшкәндә (төнгелекккә борын тишекләренә салып), буыннар сызлаганда (җылытып торучы йон тукыма белән бәйләр алдыннан авырткан урынга сылап), аякларга җылы кермәгәндә (табан астына йоклар алдыннан сылап) кан әйләнеше стимуляциясен яхшыртыр өчен дә кулланалар.

    Салкын тию, грипп, бронхит һәм башка шуның ише чирләрне дәвалауның тагын бер ысулы - гап-гади аш тозы. Моның өчен тозны табада кыздырабыз, тыгыз тукымадан тегелгән капчыкка салабыз һәм аны авыруның табан астына куябыз. Авыру җылынып, яхшылап тирли башламыйча тозны кузгатырга ярамый. Уңайлырак булсын өчен янчык өстеннән оекбашлар кидереп куйсаң да була.

    Грипп йоктырудан саклану өчен тагын бер юл бар. Биш көн рәттән төшке аш вакытында өчәр бөртек кара борычны бик әйбәтләп чәйнәп йоталар, балаларга ике бөртеге дә җитә. Артыннан су яки аш кабалар. Ашкайнату да яхшыра, организм да чистара. Әгәр инде салкын тигән икән, йод шешәсен ачып, көненә берничә тапкыр иснәргә кирәк. Әгәр дә әлеге саклану чараларын кулланырга өлгерә алмагансыз, көчле авыру сезне аяктан еккан икән, төгәл диагнозны билгеләп, дөрес дәвалану өчен табиб чакыртырга онытмагыз.

    Гөлзада КӘЛИМУЛЛИНА әзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: