Заря
  • Рус Тат
  • Мин прививкадан курыкмыйм?..

    Сентябрь аенда районда йогышлы авырулар,күзәтү эшчәнлеге һәм лаборатор тикшерүләр мониторингы турында ТР буенча Роспотребнадзор территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Рөстәм Хөснетдинов сөйли: -Вируслар үрчү өчен уңайлы дымлы һава торышы йогышлы авыруларның артуына булышлык итә.. Сентябрьдә генә дә ОРВИның 336 очрагы (үткән елның шул ук чорындагыдан ике тапкырдан күбрәк) һәм 16 хастаханәдән...

    Сентябрь аенда районда йогышлы авырулар,күзәтү эшчәнлеге һәм лаборатор тикшерүләр мониторингы турында ТР буенча Роспотребнадзор территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Рөстәм Хөснетдинов сөйли:

    -Вируслар үрчү өчен уңайлы дымлы һава торышы йогышлы авыруларның артуына булышлык итә.. Сентябрьдә генә дә ОРВИның 336 очрагы (үткән елның шул ук чорындагыдан ике тапкырдан күбрәк) һәм 16 хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар теркәлде. Тагын грипп эпидемиясенә дә юл куймас өчен сентябрьдә, башка прививкалардан тыш, шушы йогышлы авыруга каршы вакцинация башланды. Үзәк район хастаханәсенә 2600 доза вакцина кайтты, ул беренче чиратта балигъ булмаган балаларга, өлкән кешеләргә һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә исәпләнгән. Грипптан район халкының 9,8 проценты вакцинацияләнде. Предприятие һәм коммерция оешмалары җитәкчеләре дә үзләренең хезмәткәрләренә профилактика үткәрү турында кайгыртырга һәм прививка ясау өчен чаралар эзләргә тиешләр.
    Районда кешеләрне йорт хайваннары тешләү очраклары да ешайды. Моның сәбәбе-сукбай этләр саны арту һәм хуҗаларының бистә урамнары буйлап йөрүче этләренә җавапсыз мөнәсәбәте. Шул ук вакытта бүгенге көнгә берничә мөгезле эре терлекнең котыру авыруы белән авыруы расланды, мөгаен, авыру төлкеләрдән йоккандыр. Бу планда бердәнбер профилактика чарасы-йорт хайваннарын бәйдә тоту һәм вакытында вакцинация ясау.
    В гепатиты белән авыручы кешеләрнең саны кискен артты. Бу артуны очраклы хәл дип санарга ярамый: күп кенә алексеевскилылар медицина хезмәткәрләренең прививка ясарга чакыруын инкарь итәләр. Шулай да гепатитның шәхси гигиена әйберләре аша да җиңел күчүен онытырга ярамый. Шулай ук каты эчәк авырулары, су чәчәге һәм педикулез белән авыручылар саны да артты. Моннан тыш, районда 5 агулану очрагы теркәлде: якташларыбызның өчесе-бал кортлары һәм шөпшә чагудан, икесе медикаментоз препаратлардан зыян күрде.
    Күзәтү эшчәнлеге планында ай дәвамында 5 юридик затны һәм 7 объектта шәхси эшмәкәрне тикшерү оештырылган иде, аларның нәтиҗәләре буенча нигездә бәяләр күрсәткечен оформить итү һәм яраклылык вакыты чыккан туклану продуктларын сатуга кагылган 32 тәртип бозу ачыкланды. Аларны юк итү максатында 4 боерык чыгарылды һәм административ хокук бозулар турында 7 протокол төзелде. Прокуратурадан килгән барлык материалларны һәм планнан тыш тикшерүләрне исәпкә алып, 20500 сумлык штраф салу турында 13 карар чыгарылды. Моннан тыш, район халкыннан 2 шикаять килде-Биләрдә кәрәзле элемтә вышкасы һәм Базяковода артезиан скважинаның санитар саклау зонасында терлекчелек кардасы төзү.
    "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенең бактериологик лабораториясендә үткән айда азык-төлекнең 69 төре тикшерелгән иде, шуларның 8е микробиологик күрсәткечләр буенча ГОСТка туры килмәде. Сәүдә предприятиеләрендә тикшерү өчен алынган 37 эчәргә яраклы су пробасыннан 4есенең сыйфаты яхшыртуны таләп итә. Коелардагы һәм чишмәләрдәге суның анализы исә бу суның эчәргә һәм азык әзерләргә яраклы булуын күрсәтте. Тикшерү барышында предприятие һәм оешмалардагы эш урыннарын (18-яктылык күрсәткечләре һәм 13-микроклимат параметрлары буенча) тикшерү барышында теге яки бу бозулар табылмады.
    Г.ХӘМИТОВА әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: