Заря
  • Рус Тат
  • Шәфкатьлелек бәясе – кеше гомере

    Район үзәгендә яшәүче 2 яшь ярымлык Ксюша Испаниядә кыйммәтле дәвалануга мохтаҗ. Махсус терапия курслары үткәрүгә һәм яшәүгә генә дә балага һәм аның әнисенә иң азы, юл чыгымнарын һәм туклануны исәпкә алмыйча, 1 млн. 100 мең сум акча кирәк. Кызның әти-әнисенең андый акчасы юк, һәм без район кешеләренә хәлләреннән килгәнчә матди...

    ...Беренче сабыйлары дөньяга килүдән шатланасы урынга Борюшкиннар гаиләсенә бәла килә: бала бик авырлык белән һәм җансыз диярлек: зәп-зәңгәр булып һәм сулыш ала алмыйча туа. Аннары - үпкәләрен ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырып, интенсив терапия палатасы, Республика балалар клиник хастаханәсендә реанимация һәм тууга ук кайнар җылыткыч белән арт санын пешерүләре аркасында хирургия бүлегендә ике ай бер дә чыкмыйча стационарда дәвалану.


    - Хастаханәдә ятканда Ксюша аңын югалтканчы яки сулыш алуы туктаганчы авыртудан бертуктамый кычкырды да кычкырды, ул бары тик көчле уколлардан соң гына тынычлана иде, - дип елый-елый сөйли яшь ана. - Уколдан соң шунда ук йоклап китә, ләкин аннары барысы да яңабаштан башлана иде.


    Озакламый сабыйның бу газаплануларына көзән җыерулар да өстәлде: баштан бер кулы, соңрак көзән җыерудан бөтен тәне калтырый башлады. Шул вакыттан бирле көзән җыеру нәниемне даими төстә көненә 30ар тапкыр эзәрлекли. Көн саен шулай. Ә тикшерүләр һәм томограмма үткәргәннән соң докторлар балага каты хөкем чыгардылар: симптоматик эпилепсия, микроцефалия, спастик тетрапарез формасында баш миенең тупас органик зарарлану нәтиҗәләре (гади генә итеп әйткәндә, туганда ясалган җәрәхәт "җимеш"ләре). Тагын балалар церебраль параличы, күрү нервларының өлешчә зәгыйфьләнүе һәм психика-сөйләм үсешенең тоткарлануы да өстәлә. Ксениянең югалып калган әнисе Анастасиянең, кызлары гомере буе караватта гына ятачакмы һәм бернәрсә дә эшли алмаячакмы? дигән соравына медиклар аптырап кулларын гына җәяләр...


    Республика балалар клиник хастаханәсе хирургиясеннән нәни сабый әнисе белән педиатрия бүлегенә күчерелә, алар анда да бер ай булалар. Табиблар дәвалау алымын тиз генә сайлап ала алмыйлар, шунысы бар, бала сирәгрәк кычкыра башлый һәм озакламый сабый өенә кайтарып җибәрелә. Бер елга кадәр диярлек якыннары Ксюшаны аның нәни борынына куелган зонт аша ашаталар. Хәзер сабый акрынлап кына ризыкны кашык аша йота, тик аның организмы, күкрәк баласы кебек, изелгән йомшак ризыкны гына кабул итә. Аны сәгатьләп ашатырга туры килә - үзе ул ашарга да, эчәргә дә сорап ала алмый.


    Шушы озак 30 ай эчендә ата-ана кызларының беренче елмаюын да, беренче әйткән сүзен дә, беренче адымнарын да көтеп ала алмыйлар. 2,5 яшендә кыз хәтта әнисен дә танымый, бернәрсәгә дә илтифат итми, якты кояш нурларыннан күзләрен дә кысмый. Авырлыгы да яшьтәшләренекеннән ике тапкыр диярлек кимрәк. Өстәвенә көзән җыерулар да шушы нәни җан иясен көн саен, сәгать саен газаплауларын дәвам итәләр. Аңа ашарга да мөмкинлек бирмиләр. Ашаганын косып чыгара. Бер өем күп төрле даруларны эчереп карыйлар, ләкин баланың хәле яхшырмый, вакыт-вакыт начараеп та куя.


    - Безне реабилитацияләүдән бөтен җирдә баш тарталар, - дип дәвам итә Анастасия. - Без хәтта Чиләбегә кадәр барып җиттек, ләкин ярдәм сорап кая гына мөрәҗәгать итсәк тә, "Баштан көзән җыерулардан котылыгыз", - дигән бер үк сүзне ишетәбез. Бу чарасыз хәлдән чыгу юлын эзләгәндә Интернетта мин Испаниядәге клиникага юлыктым, анда безне кабул итәргә әзерләр! Мин балаларын көзән җыерудан дәвалый алган төрле хатын-кызларның фикерләре белән таныштым. Ләкин дәвалауга бик күп акча кирәк, без аның кадәр акча җыя алмыйбыз, өстәвенә шундый кыска срокта. Ә вакыт көтми, кызыбызның хәле көннән-көн начарая гына бара.


    Ксюша әнисе белән дәвалануга чит ил клиникасына әле 1 июльдә үк китәргә тиеш булган, ләкин кирәкле акчаны җыя алмаганлыктан, алар бу мөмкинлектән мәхрүм ителгәннәр. Анастасия анда тагын запрос җибәргән. Хәзер ул Испаниядән яңадан җавап көтә һәм битараф булмаган кешеләрнең ярдәменә ышана.

    Сүз уңаеннан:

    Борюшкиннар гаиләсе (бүгенге көндә анда тагын биш айлык бер кыз үсеп килә) Анастасиянең әнисе белән бергә аның 40 кв. метрлы "хрущевка"сында яши.

    * * *
    Нәни Ксюшаны дәвалауга акчаны берничә ысул белән күчерергә мөмкин:
    1. Саклык банкы картасына (№ 4276862011231117).
    2. Татфондбанк картасына (№4232173002468400).
    3. Анастасиянең кәрәзле телефонына: 8-9297-239-722 (Мегафон).
    4. Интернетта:
    - Яндекс. Акчага. - Интернет-кошелек саны 410012227726226;
    - киви-кошелек саны 79297239722;
    - контакттагы төркем: vk.com/pomogite_ksenii
    5. Өй адресына: Есенин урамы, 11нче йорт, 14нче фатир.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: