Заря
  • Рус Тат
  • “Сәламәт булу өчен көчеңне кызганма“

    Хәзерге чорда балаларның сәламәтлеген сак-лау зур әһәмияткә ия. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа илләре өчен төзелгән "Сәламәтлек - һәр кеше өчен" дигән программада да яшь буында сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре булдыру максаты куела. Менә шул хакта 3нче Алексеевск урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Нәфис ФӘЙЗУЛЛИН сөйли: - Әйе, әлеге...

    Хәзерге чорда балаларның сәламәтлеген сак-лау зур әһәмияткә ия. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа илләре өчен төзелгән "Сәламәтлек - һәр кеше өчен" дигән программада да яшь буында сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре булдыру максаты куела. Менә шул хакта 3нче Алексеевск урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Нәфис ФӘЙЗУЛЛИН сөйли:

    - Әйе, әлеге программаны гамәлгә ашыруда медицина хезмәткәрләре, педагоглар һәм һәр кеше үзеннән зур өлеш кертергә тиеш. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында күп китаплар авторы, академик Н.М. Амосов әйткәнчә, сәламәт булу өчен үзеңнең көчеңне кызганмаска кирәк. Ә балалар бакчасы, мәктәп һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре балаларның игътибарын менә шуңа юнәлткәндә генә нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Сәламәт яшәү рәвеше һәркемнең ихтыяҗына әверелсен иде. Бу бик мөһим мәсьәлә, чөнки кешеләрнең 50-55 процентының сәламәтлеге - тормыш рәвешенә, 20-25 процентының - нәселдәнлеккә, 10-15 проценты сәламәтлек саклау учреждениеләренә бәйле.

    Билгеле булганча, сәламәтлек өчен кешенең ничек туклануы да мөһим мәсьәлә. Тирә-юньдәге пычранган һаваны сулау, тәмәке тарту, эчкечелек белән шөгыльләнү, наркотиклар куллану, аз хәрәкәтләнү һәм башка тискәре күренешләр, шулай ук социаль-сәяси үзгәрешләр чорында халыкның тормыш шартлары начараю кешеләр сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә хәзер үлүчеләр саны арта тора. Моны яшь буында сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре формалаштырганда истә тоту зарур.

    Хәзер Россиядә составында протеин булган ашамлыклар (ит, май), шулай ук җиләк-җимеш, яшелчә куллану кими бара. Тормыш хәле начаррак булган кешеләр организмында йод, тимер, В һәм С төркемле витаминнар җитәрлек түгел. Ә бу исә үз чиратында бала организмының авыруларга каршы тору сәләтен киметә.

    Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда 1,5 млд. кеше йодны җитәрлек кадәр туплый алмый торган шартларда яши. Шуларның 665 миллионы эпидемия зобы чире белән авырый. Организмда йод җитмәгән очракта баланың баш миенә зыян килә, андый малай һәм кызлар акыл ягыннан зәгыйфь була. Бу халыкның интеллектуаль үсешенә зур зыян китерә.

    Россия, шул исәптән Татарстан территориясендә яшәүчеләр организмында йод җитмәү сәбәпле зоб эпидемиясе киң таралган. Шуңа күрә бу мәсьәләгә нык игътибар итү сорала. Табиб белән киңәшеп, һәр көнне тиешле витаминнар кабул итәргә кирәк.

    Тирә-юньнең пычрануы да балалар сәламәтлеген какшата. Ата-аналарның сәламәт булмавы нәтиҗәсендә никахлашкан парларның 5-20 проценты бала тудыруга сәләтсез. Һәр 5 йөкле хатын-кызның берсе, йөккә үтсә да, аны тиешле вакыт карынында йөртә алмый. Балаларның 2,5 процентында туганда ук нинди дә булса авыру була. Ә 1 яшь тулганда бу сан 5 процентка җитә.

    Мондый хәл булмасын өчен ата-аналарның сәла-мәт булуы кирәк. Шуңа күрә безнең яшүсмерләргә дө-рес җенси тәрбия бирү, аларны физкультурага, спортка, сәламәтләндерү чараларына тарту, авыруларны үз вакытында дәвалау, тирә-юньнең чисталыгы өчен көрәшү, сәламәт бала карап үстерүне алдан ук планлаштыру зур әһәмияткә ия.

    Хәзер тирә-юньнең зарарлы тәэсирен билгеләү өчен, экология дигән махсус термин кертелде. Билгеле, экологияне һәм балаларның тормыш хәлен тамырдан яхшырта алмасалар да, медицина һәм мәгариф хезмәткәрләре яшь буынны сәламәтләндерү турында тиешле киңәш бирергә тиеш.

    Гаиләләрдә экологик мохитне яхшырту өчен су чистарткычлардан файдаланырга яки чишмәләрдән чиста су алып кайтырга киңәш итәргә мөмкин.

    Фатир һәм йортларны ремонтлаганда да экологик чиста материаллар кулланырга, яшәү урынында көнкүреш химиясе, лак, буяу материаллары сакланырга тиеш түгел. Эпидемиологлар фикеренчә, Россиядә урта яшьтәге кешеләрнең 40 процентының үлеме тәмәке тарту белән бәйле. Кызганыч, безнең илдә, үсеш ягыннан алга киткән илләр белән чагыштырганда, тәмәке тартучылар саны арта бара. Хәзер исә хатын-кызларыбыз, яшүсмерләр, хәтта балалар да бу начар гадәткә тиз тартыла.

    Эчкечелек тә киң җәелә. Социологлар әйтүенчә, Россиядә бер елда эчелгән исерткеч эчемлекләрне спиртка күчереп исәпләгәндә, һәр кешегә уртача 14 литр чиста спирт туры килә. Ә елына кеше 8 литр спирт кулланса, ул үзенең кешелек сыйфатларын югалта бара. Ә исерткеч эчемлекләрне айлар буе туктаусыз кулланганда кешенең иммунитет системасы бозыла.

    Россиядә һәм Татарстанда наркоманлыкның киң җәелүе зур борчу тудыра. Рәсми рәвештә теркәлгән наркоманнар арасында 12 яшькә кадәрге балалар да бар. Наркоманнар - башкалар тормышына, сәламәтлегенә зур куркыныч тудыручылар. ВИЧ инфекциясен, В һәм С вируслы гепатитны да күп очракта алар тарата.

    Аз хәрәкәтләнү да төрле авырулар барлыкка китерә. Шуңа күрә укытучылар, табиблар балаларның физик активлыгына, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүенә зур әһәмият бирергә тиешләр.

    Балалар - безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Шуңа күрә яшь буынның сәламәт булуы өчен көрәшү - һәркемнең изге бурычы.

    Фалия ХӘСӘНШИНА әзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: