Заря
  • Рус Тат
  • Туберкулез: әлегә янәшәбездә генә

    Район газетасы хәбәрчесенең соравына җавап итеп, Алексеевск үзәк район хастаханәсе табиб-фтизиатры Н. АНДРЕЕВАның районда туберкулез белән авыручылар санының артуы: 2008 елда беренче тапкыр-8, 2009 елда-12, 2010 елда-16, бу елның биш аенда инде 5 авыру кешенең ачыклануы турында әзерләнгән мәгълүмат шушы мәкаләне язу өчен сәбәп булып торды. Без медиктан бу куркыныч...

    Район газетасы хәбәрчесенең соравына җавап итеп, Алексеевск үзәк район хастаханәсе табиб-фтизиатры Н. АНДРЕЕВАның районда туберкулез белән авыручылар санының артуы: 2008 елда беренче тапкыр-8, 2009 елда-12, 2010 елда-16, бу елның биш аенда инде 5 авыру кешенең ачыклануы турында әзерләнгән мәгълүмат шушы мәкаләне язу өчен сәбәп булып торды. Без медиктан бу куркыныч авыруның нәрсәдән гыйбарәт булуын искә төшерүен һәм туберкулезга каршы кабинет даими төстә үткәрә торган мониторингның кайбер мәгълүматларын аңлатуын сорадык.

    -Надежда Викторовна, туберкулез ничек тарала?
    -Авыру кеше халык арасында инфекциянең төп чыганагы булып тора. Бу авыруны берничә юл: һава-тузан, алиментар (инфекциянең организмга туберкулез белән авыру хайваннан туклану продуктлары аша үтеп керүе), контактлы һәм башка юллар белән йоктырырга мөмкин.
    -Белгәнебезчә, салкын тиюдән булган авыруларны таратучылар гигиена чараларына каршы тора алмыйлар. Бу яктан туберкулез бактерияләре үзләрен ничек тоталар?
    -Туберкулез микобактерияләре тышкы тирәлекнең төрле факторларына тотрыклы. Туфракта, суда, өй тузанында, сөт продуктларында бактерияләр-бер елга якын, китапларда-4 айга кадәр, җирләнгән мәетләрдә-берничә ай, урам тузанында 8-12 көнгә кадәр яшәргә сәләтле булып калалар. Аларны хәтта кислоталар, селтеләр һәм спиртлы эчемлекләр дә куркытмый. Ләкин турыдан-туры төшкән кояш нурлары һәм ультрафиолет нурлар микобактерияләрне-берничә минутта, 70 градуска кадәр җылыту-30 минутта, кайнату 5 минутта үтерә. Туберкулез микобактерияләренә төрле йогышсызландыру чаралары үтергеч йогынты ясый.
    -Туберкулезны китереп чыгаручылар дәвалауга ничек җавап кайтаралар?
    -Ни кызганыч, алар даруга тотрыклы формалар барлыкка китерүгә сәләтлеләр. Бу дәвалау срокларының озаюына яки авыруның хроник хәлгә күчүенә китерә. Даруга тотрыклылык-микроб күзәнәкләре токымы белән ныгытыла торган нәселдәнлек билгесе.
    -Медицина учреждениеләре туберкулезга ничек диагноз куялар?
    -Бүгенге көнгә илебездә туберкулезны ачыклауның 3 ысулы яшәп килә: туберкулинодиагностика, флюорография ысулы, какырыкны бактериологик тикшерү.
    -Без сөйләшүебезне беренче тапкыр килеп чыккан туберкулез белән авыручылар статистикасы саннарыннан башладык. Бу материалларда башка нинди күрсәткечләрне мөһим дип атый аласыз?
    -Туберкулезның үпкәдән тыш формалары белән авыручылар саны мәгълүматлары бик үк тыныч түгел: 2009 елда-1, бер елдан тагын ике очрак теркәлде, быел әлегә андый авырулар ачыкланмады. Былтыр һәм өченче ел 14 яшькә кадәрге балаларның авыру очраклары билгеләп үтелде. Туберкулез таралганнан-тарала бара: диспансер исәбендә торучы авырулар саны 2008 елдан 2011 елга кадәр шул рәвешчә 16, 24, 30 һәм 32 (бары тик 9 айда гына) тәшкил итте. Актив туберкулездан үлү саннары борчый: 2008 елда 0дән шуннан соңгы ике елда 2гә кадәр һәм быел 1 очрак.
    -Бу кеше кем иде?
    -Төрмәдә утырып кайткан, алкоголь белән артык мавыгучы гражданин.
    -Чирнең авырлыгы нәрсә белән билгеләнә?
    -Монда сәбәп берничә. Бу үпкә авыруларына нәселдән килә торган бирешүчәнлек, кеше сәламәтлегенең гомуми хәле, тормыш шартлары һ.б.лар. Ләкин еш кына эш башкада да була. Туберкулез белән чирләүчеләрнең төп массасы-асоциаль тормыш рәвеше алып баручы, спиртлы эчемлекләр эчүче кешеләр, аларны амбулаториядә, шулай ук стационарда дәвалау кыенлашканнан-кыенлаша. Стационарлардан алар качып чыгалар яки хастаханә режимын бозганнары өчен аларны куып чыгаралар. Ни кызганыч, бездә закон ярдәмендә авыруга карата мәҗбүри дәвалау курсын яклау дигән нәрсә юк: без мәҗбүри тәртиптә үткәрә алмыйбыз. Терапиядә өзеклекләр башка факторлар арасында туберкулез микобактерияләренең даруга тотрыклы формалары үсүгә булыша. Бу авырулар үзләре дә катырак авырыйлар (шуның белән бергә алар өчен препаратлар бәясе ике тапкыр арта) һәм шунда ук очраклы гына яннарында булган кешеләрне дә авыруның даруларга тотрыклы формалары белән зарарлыйлар. Шунысын да билгеләп үтәм: исәптә торучы бактерияләр бүлеп чыгара торган кешеләр саны да арта бара: моңа кадәрге өч елда алар саны 11дән 14кә кадәр артты, бу елның сентябрендә-5 кеше. Бу чорда авыруларның кабатлану очрагы да 1дән 3кә кадәр артты.
    -Туберкулез белән авыручыларны ачыклау ысулы буларак, флюорография җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәлеме?
    -Әйе, нигездә үз пациентларыбызны без нәкъ менә шул тикшерүдән соң ачыклыйбыз. 2008 елда шул рәвешчә авыруларның-62,5 проценты, 2009да-66,6, 2010да-75 һәм быелның 9 аенда 80 проценты ачыкланды. Шунысын да әйтеп китәм, кеше туберкулез белән авырыймы-юкмы икәнлеге турында сөйләүче йомгаклау медицина документы булып тикшерү көне күрсәтелгән талон түгел, ә табиб нәтиҗәсе тора. Быел район хуҗалыкларының берсендә бер хәл булды. Төрмәдән кайткан гражданин фермага терлек караучы булып урнаша. Аны район хастаханәсенә флюорография үтәргә җибәрәләр. Аннары аны эшкә табиб нәтиҗәсе белән түгел, ә тикшерү узганлыгы турындагы талон белән алалар. Кеше берникадәр вакыт эшли, аннары аны яңадан тикшерү узарга чакыралар һәм туберкулез табалар. Хәзер аның кулында хастаханә кәгазе, ләкин ул яхшылап дәваланмый-алдарак сурәтләнгән сәбәпләр аркасында үзенең эш бирүчеләренә дә, безгә, медикларга да бик күп мәшәкатьләр китереп чыгара.
    Ахырдан шуны искә төшерәм: флюорография ысулы белән генә беленә торган туберкулез иртә стадиядә симптомсыз уза. Әгәр сез өстәмә тикшерүгә чакыру кәгазе алгансыз икән, аннан качмагыз: вакытында башланган дәвалау сәламәтлегегезне озак вакытларга саклар, ә бәлки аны бөтенләй дә дәвалап булыр.
    Ю.АБРАМОВ әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: