Заря
  • Рус Тат
  • Җәйге эссе: сез аннан ничек котыласыз?

    Бездә янә эсселек хакимлек итә. Ял итүчеләрне мондый эссе көннәр сөендерсә дә (рәхәтләнеп су коенырга була), эшләүчеләргә мондый кызуда эшләве бер дә рәхәт түгел. Ни эшләргә соң?

    Эсседә, беренче чиратта, физик активлыкны түбәнәйтергә, шулай ук иң әүвәл көн буена сыеклыклар куллануны арттырырга кирәк. Өлкән кешеләр сусауны көтмичә суны еш кулланырга тиеш. Үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмый торган кешеләрнең су статусы артыннан яхшырак күзәтергә кирәк, шундый кешеләргә ятучы авырулар, балалар, акыл функцияләре кимегән пациентлар керә. Алкоголь кулланудан сакланыгыз.


    Эссегә сизгер кешеләр кояш аеруча актив булган вакытта (12дән 4кә кадәр) салкынча яки кондиционерлы бүлмәләрдә калырга тиешләр.


    Киемгә игътибар итү аеруча мөһим. Җәйге кызулык чорында җиңел һәм табигый материаллардан тегелгән киемнәрне сайларга, баш киемнәре кияргә, шулай ук кысан киемне кимәскә кирәк.


    Эсселек вакытында азык рационын бераз алмаштыру мөһим. Менюда җиңел кайнар булмаган ашамлыклар, яшелчә һәм җиләк-җимешләр өстенлек итәргә тиеш. Күпмедер вакыт майлы һәм авыр азыкны тулысынча ашамаска һәм шулай ук татлыны азрак ашарга кирәк. Эсселек вакытында төп ашамлык булып ашлар һәм боткалар, шулай ук салатлар калырга тиеш.


    Мөмкинлек булса, иң кызу вакытны су янында үткәрергә кирәк. Күбрәк вакытны күләгәдә үткәрү әйбәт нәтиҗә бирә.


    Тик ничек кенә саклану чарасы күрсәң дә, кайчак күз аллары караңгылана. Укучыларыбыз бу хакта ни әйтер икән?


    Гөлия ханым, шәфкать туташы:
    - Мин ирекле график буенча эшлим. Шуңа күрә теләсә кайсы вакытта душ керәм. Суны бик күп эчәм. Кондиционердан файдалана алмыйм, чөнки өске сулыш юллары авыруларыннан интегәм. Гомумән, эссене мин шактый җиңел кичерәм. Күпләр, бу эсседә эшләп булмый, дип зарлана. Ә мин сөенәм генә. Беренчедән, челләдә аз ашыйбыз, шуңа күрә ябыгабыз. Икенчедән, кызынабыз һәм бик матур күренәбез. Шуңа күрә эссе көннәр күбрәк булсын иде, бездә кыш бик кыска бит.

    Рузалия ханым, даруханә мөдире:
    - Эссе көннәр җитсә, даруханәдән йөрәк, кан басымы дарулары белән бергә салкын тиюдән дә дарулар ала башлыйлар. Эссегә түзә алмыйча үтәли җилдә торучылар шулай интегә. Антибиотиклар алучылар да бар. Табиблар кемгә нинди дару язса, даруханә хезмәткәрләре шуны бирә. Сызланып интегүчеләр дә бар, алар сөяк сызлауны баса торган дарулар, майлар алалар. Монысы эш белән бәйледер инде. Саклык чаралары онытыла шул, ә дарулар сатуда бар.

    Наилә ханым, табибә:
    - Йөрәк авырулары белән интегүчеләргә көн саен 100 грамм эремчек ашарга киңәш итәм мин. Баланны кабыгы белән ашау да файдалы. Мускат чикләвеген сөт белән ашау йөрәккә, баш миенә хәл кертә. Тары боткасын да көн саен кулланырга мөмкин, чөнки ул калийга бай. Аннан килеп, күп кенә биналарда җәен кондиционер кабызыла. Әгәр сезгә бу бүлмәдә озак утырырга туры килә икән, салкын һава чыганагыннан ераграк урнашыгыз. Кондиционер эш бүлмәгездә икән, аны вакыт-вакыт кына эшләтеп алыгыз. Аннары, кая гына барсагыз да, үзегез белән пиджак йөртегез. Бу - кондиционер эшләгән бүлмәдә туңмас өчен дә, кинәт кенә яңгыр тотынган очракта менә дигән саклану чарасы да. Бүлмәдәге, транспорттагы үтәли җил дә тамак төбе ялкынсыну, ютәл китереп чыгарырга мөмкин.


    Артык баллы, газлы сулар эчүдән баш тартырга кирәк. Чөнки эсседә торган саен күбрәк эчәсе килә. Ә су ашказанына төшеп, андагы сыекча белән кушыла. Шул сәбәпле ашказанындагы тоз кислотасы кими. Бу гастрит, панкреатит, колит көчәюгә китерә, агулану ихтималын арттыра.


    Чиста су, җиләк-җимеш соклары, яшел чәй, шулпалы ашлар ашау сусауны киметә төшә, сыеклыкның ашказаны, бөер, йөрәккә тәэсирен азайта. Көненә уртача 2,5 литр сыеклык кулланылырга тиеш. Башка ризыкларда да чама белергә кирәк. Җәй көне өстәлдән тамакны туйдырмыйча китәргә кирәк.


    Салкын урыннарда утыру, эсседән суык суга керү яки юеш тән белән кояшта кызынуның зарары зур. Болардан бигрәк тә балаларны саклау зарур.

    Әмир, юл төзүче:
    - Мин эссе көннәргә әллә ни исем китми - җылыны яратам. Көне буе урамда эшлим. Тирләтә инде, әлбәттә. Краннан агызып, салкын суны күп эчәм. Төшке ашка кайткач та, кич белән дә салкынча душ кереп чыгам. Кичләрен бераз суыта төшкәч, бакчада эшлим. Шунысы начар, чебен-черки үзәккә үтә.

    Кәримә апа, пенсионер:
    - Кызуны бер дә яратмыйм шул. Исәнлегем юк минем: йөрәгем кага, кан басымым күтәрелә. Температура 25 градустан югары менсә, үземне бик начар хис итәм. Авылда яшәгәнлектән, агач өем салкынча, рәхәт. Бакчама агачлар арасына ышык һәм җиләс һавага чыгып утырам. Шулкадәр рәхәт. Бернәрсә ашыйсы килми. Эчәсе генә килә. Көне буе чәй эчәм. Эссе көннәр әллә ни озакка бармас әле, иншаллаһ.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: