Заря
  • Рус Тат
  • Юкә чәчәк атканда

    Җәй айларын мин чәчәк­ләр һәм мул­лык ае дип атар идем. Күк читенә кадәр тоташ­кан урман-болын­нар, кыр-тугай­лар күз­нең явын алырлык әл­лә нин­ди төс­ләр­гә кереп җе­мел­дәүче кыр бизәк­ләре - чәчәк­ләр белән түшәл­гән! Алай гына да түгел, урман­ның иң гүзәл ага­чы - юкә күз ачып йом­ган­чы ап-ак чәчәк­кә күмелә. Аның янын­да безел­дәшеп тырыш...

    Хуш исе иснәп туймаслык, шифалы чәе эчкән саен җанга дәва бирә, тәнгә көч кертә. Июнь - июль айларында юкә мул итеп чәчәккә күмелә. Шушы көннәрдә юкәләр, тирә-юньгә татлы бал исе таратып, шау чәчәккә күмелде. Шифалы чәчәкләрне җыючылар да күренә. Юкә чәчәген җыю өчен иң яхшы вакыт чәчәкләрнең яртысы ачылган, яртысы бөреләнеп торган чак. Җыйгач аны күләгәле, җиләс урында киптергечләрдә киптерәләр. Кипкән чәчәкләрне кәгазь яки тукыма янчыкларда караңгы, җилләтелә торган урында саклыйлар. Дөрес киптергән, саклаган очракта юкә чәчәге файдалы үзлекләрен 3 ел буе югалтмый. Өстәвенә юкә чәчәге - баллы үсемлек. Юкә балы гомер-гомергә иң югары сортлы бал булып саналды һәм санала. Ул юкә чәчәгеннән калышмый, төрле авыруларны дәвалауда шифасы зур.


    Юкә чәчәге составында эфир майлары, ачы һәм дуплау матдәләре, флавонидлар, кумарин, балавыз, шикәр, глюкоза, каротин, витаминнар, микро- һәм макроэлементлар бар. Юкә чәчәгеннән әзерләнгән препаратлар тир, ашказаны согы бүленеп чыгуга уңай йогынты ясый, ашкайнату бизләренең эшчәнлеген яхшырта, үт сыекчасы бүленүне җиңеләйтә. Шулай ук ялкынсынуга каршы һәм тынычландыручы чара буларак алыштыргысыз дару. Салкын тигәндә, грипп, бронхит чирләренә каршы, көндәлек тормышта авыз чайкау өчен дә юкә чәчәге төнәтмәсен файдаланалар.


    Юкә чәчәге белән дәвалану ысуллары мең төрле. Менә шуларның кайберләре.


    • Чәчәкләрдән бик тәмле чәй әзерләп эчәләр. Мондый чәй барлык салкын тию авыруларыннан, үпкә, бөер авыруларыннан коткара. Әмма озак вакыт дәверендә эчүнең йөрәк эшчәнлегенә зыян салуы, нерв системасын ярсытуы бар.


    • Ютәл булганда, салкын тигәндә, баш, тамак авыртканда, үпкәләр ялкынсынганда, эч авыртканда, ревматизм булганда, һушны югалту белән интеккәндә йокларга ятар алдыннан кайнар төнәтмә эчелә.


    • Нерв авыруларыннан юкә чәчәге яки юкә яфрагы ваннасы коткара. Дәвалану чорында көн аралаш 10 тапкыр ваннада ятарга кирәк.


    • Үпкә туберкулезы, агулану, ашказаны, эчәклек авырулары яки кан саркып торган ачык яраларны дәвалаганда юкәнең күмере бик файдалы. Күмер әзерләү өчен юкәнең үзагачын киптерәләр, аннары мичтә яки учакта яндыралар. Туберкулез белән чирләгәндә күмерне кәҗә сөте белән эчәләр.


    Альбина ВӘЛИЕВА әзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: