Заря
  • Рус Тат
  • Үзгәрешләр күп, сораулар тагын да күбрәк

    Без үзгәрешләр гасырында яшибез: гамәлдәге законнар көн саен үзгәреп тора. Күрсәтмәләр, карарлар, законнар, алардагы үзгәрешләр-гади кешегә барлык бу яңалыклар артыннан куып җитеп булмый, ә инде нинди дә булса нечкәлекләр турында сөйләп торасы да юк. Менә шуңа күрә төрле, бигрәк тә медицинага кагылышлы сораулар килеп туа. Аларның аеруча актуальләрен берләштереп, без...

    Без үзгәрешләр гасырында яшибез: гамәлдәге законнар көн саен үзгәреп тора. Күрсәтмәләр, карарлар, законнар, алардагы үзгәрешләр-гади кешегә барлык бу яңалыклар артыннан куып җитеп булмый, ә инде нинди дә булса нечкәлекләр турында сөйләп торасы да юк. Менә шуңа күрә төрле, бигрәк тә медицинага кагылышлы сораулар килеп туа. Аларның аеруча актуальләрен берләштереп, без Алексеевск үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илдар Фәхретдинов янына киттек.

    -Илдар Азатович, стационарда дәваланучы авырулар еш кына дару препаратларын үз акчаларына алырга мәҗбүрләр. Нинди сәбәпләр аркасында?
    -Бөтен эш шунда, теләсә нинди дәүләт медицина учреждениесе Дәүләт гарантияләре программасы нигезендә эшли, анда бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең төрләре, күләме, шартлары һәм тәртибе катгый регламентланган. Шуңа күрә һәр доктор, тикшерүләр һәм дәвалау күләмен билгеләп, формуляр исемлеккә, ягъни "Таттехмедфарм" дәүләт унитар предприятиесеннән үзәкләштерелгән тәэмин итә торган фармпрепаратлар исемлегенә килеп терәлә. Ләкин күп кенә табиблар авыруларга Дәүләт гарантияләре программасында каралмаган, ләкин аларның фикеренчә авыруны аеруча нәтиҗәле дәвалый торган өстәмә даруларны тәкъдим итәләр. Бары тик шул очракларда гына пациентларга фармацевтик препаратлар өчен акчаны үз кесәләреннән түләргә туры килә. Гәрчә, әйтергә кирәк, стационарда дәваланган авырулар өчен даруларга елына 13 млн. сум акча сарыф ителә.
    Түләүле дарулар белән беррәттән, дәүләт хезмәтләре программасына кермәүче, ләкин шулай ук республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан регламентланган түләүле хезмәтләр дә яшәп килә. Безнең хастаханә буенча аларның өлеше бушлай медицина ярдәме күләменең 5 процентыннан артып китми. Атап әйткәндә, безнең районда андыйларга УЗИ, ФГДС тикшерүләре, СПИДка анализлар, стоматологик хезмәтләр керә. Мисалда аңлатып китәм. УЗИ табибына бер көндә 10-12 кешене тикшерү каралган, ләкин ультратавышлы тикшеренүләргә мохтаҗлар шактый күбрәк, һәм шул сәбәп аркасында 1-2 айга һәм аннан да күбрәккә сузылучы чиратлар хасил була. УЗИны иң якын арада узу мөмкинлеге бар, моның өчен акча түләргә кирәк. Стоматологиягә килгәндә, монда сүз Дәүләт гарантияләре программасына керми торган сыйфатлырак препаратлар турында бара. Түләүле хезмәтләрдән килгән акча исә пломба материаллары сатып алуга, табибларга өстәмә эш өчен түләүгә, шулай ук медицина учреждениеләренең матди-техник базасын яхшыртуга җибәрелә.
    -Мәгълүм булганча, Чистай үзәк район хастаханәсе базасында Муниципальара кан тамырлары үзәге ачылды. Безнең үзәк район хастаханәсенең әлеге медицина учреждениесе белән эше ничек җайга салынган?
    -Кан тамырлары үзәге ми кан әйләнеше кискен бозылган авыруларга ярдәм күрсәтү өчен булдырылган. Шуңа күрә, кагыйдә буларак, хастаханәгә нәкъ менә шундый пациентлар ята. Бары тик былтыр гына да шушы медучреҗдениедә районыбызның геморрагик һәм ишемик инсульт кичергән 39 кешесенең гомере саклап калынды. Үзәктә куелган компьютер томографиясе бер сәгать эчендә төгәл диагноз куярга һәм кан тамырларында оешкан канны бетерү терапиясен вакытында үткәрергә, шуның белән кешенең гомерен саклап калырга һәм авыруның клиник нәтиҗәсен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Ләкин монда да үзенең "ләкине" бар: авыруны Үзәккә бары тик аңында булганда, мөстәкыйль рәвештә сулаганда һәм авыру башланып аны дәвалануга алып килгәнчегә кадәрге вакыт алты сәгатьтән артмаган булырга тиеш. Авыру медицина хезмәткәре озатуында реанимация машинасында илтелә.
    -Әгәр кеше, әйтик, комага китсә?
    -Бу очракта табиб ярдәме турыдан-туры урында, район хастаханәсендә күрсәтелә: авыруны андый авыр хәлдә ташып йөртү тагын да җитдирәк, кайчак аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
    -Күптән түгел генә гомуми практика табиблары турындагы закон дөнья күрде, шуның нәтиҗәсендә докторлар, шул исәптән тар белгечлек докторлары авыруларның бөтен спектрын да диярлек дәвалый башладылар. Шул вакыттан алып күп кенә кешеләрне табибны сайлап алу турындагы сорауның борчуы бер дә гаҗәп түгел...
    -Әйе, чыннан да, халык прописка урынына карап участокларга бүленде, һәм шул уңайдан мөрәҗәгатьләр байтак булды. Өстәвенә кеше сәламәтлеген саклау турындагы яңа закон һәр гражданинга табибны үзенә сайларга хокук бирә. Шул ук вакытта әлеге законда гражданнарның гына түгел, ә бәлки медицина хезмәткәрләренең дә хокуклары язылган. Шуңа күрә участок табибын алмаштыру табиб гражданинны турыдан-туры үзенең участогына кабул итәргә риза булганда гына мөмкин. Киресенчә булганда үз хокукларыңны я башка доктор аша, яки түләүле клиникада тормышка ашырырга туры киләчәк.
    -Биләр табиблык амбулаториясендә бүгенге көндә хәтта табиб-терапевт та юк, башка белгечләр турында сөйләп торырга да кирәкми. Ә Алексеевск үзәк район хастаханәсенә кадәр-50 чакрым. Асылда кешеләр квалификацияле медицина ярдәменнән мәхрүм. Шундый әһәмиятле проблеманы хәл итү өчен нинди чаралар күрелә?
    -Бу баш бәласе безнең районга гына кагылмый, кадрлар мәсьәләләре бөтен республика буенча кискен тора. Торак булмау-белгечләрне авылга тартуның төп проблемасы. Ләкин кыенлыкларга да карамастан, бу яктан уңай үзгәрешләрне көтәбез. Августта Биләргә табиб-терапевтның килүе көтелә. Җәй азагында район хастаханәсе поликлиникасында психиатр Наталья Чеснокова эшкә керешергә тиеш. Узган елдан бездә табиб-офтальмолог Рузалия Равилова белән невропатолог Юлия Исаева эшли. Шушы яшь белгечләр табиб ярдәменә мохтаҗ кешеләрне уңышлы дәвалаячаклар, дип ышанасы килә.
    -Законнардагы үзгәрешләр уңаеннан башлангыч медицина буынын нинди үзгәртеп корулар көтә?
    -Район территориясендә барлыгы 44 фельдшер-акушерлык пункты эшли, кешеләр саны аз булу сәбәпле, медпунктлар төзү каралмаган тагын 10 авыл халкы исә якын-тирәдәге башлангыч медицина учреждениесенә беркетелгән.
    Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, шушы җитди проблеманы аңлап, аны хәл итүнең һәртөрле ысулларын таба. Андый вариантларның берсе- авылда медицина хезмәте күрсәтүнең яңа формасы- өй хуҗалыкларын оештыру эше. Бу максатта актив тормыш позицияле кешеләрне беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтү, аларны препаратларның минималь җыелмасы һәм беренче ярдәм күрсәтү сумкасы белән тәэмин итү күздә тотыла. Өстәвенә бөтен бу эш, министрлыкта уйланганча, җәмәгать башлангычларында тормышка ашырылырга тиеш.
    Тормышка ашырылырга тиешле икенче идея-модульле медицина офислары торгызу. Шундый офисларның берсен Сахаровкада урнаштыру планлаштырыла. Бүгенге көнгә Сахаровка фельдшер-акушерлык пункты авыл клубы бинасында урнашкан, аның торышы яхшыртуны таләп итә. Фельдшер-акушерлык пунктларына реформа ясау мәсьәләләре тулысынча Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагында тора, һәм без реформалар башлангыч медицина ярдәме күрсәтү планында хәлне начарайтуга булышмаячак, дип уйлыйм.
    -Кайчак "Ашыгыч ярдәм" чакыртканда аңа мохтаҗ кешеләр кире кагуны ишетәләр. Моны сез ничек аңлатасыз?
    -Кичектергесез медицина ярдәме чакыруларына хезмәт күрсәтү кагыйдәләре яшәп килә. Әлеге кагыйдәләр кысаларында "Ашыгыч ярдәм" бары тик түбәндәге очракларда гына урынга барырга мәҗбүр: болар- бәхетсезлек очраклары, төрле җәрәхәтләр алу, яралану, пешү, электр тогы сугу, туңу, агулану, үз-үзеңә кул салырга маташу; авыруның тормышына янаучы кинәт башланып киткән авырулар: йөрәк-кан тамырлары һәм үзәк нерв системасы, сулыш органнары, корсак куышлыгы эшчәнлеге бозылу; аңны югалту, көзән җыеру, кан китү, бала табу, йөклелекнең бозылуы һ.б.лар. 1 яшькә кадәрге балалар янына, теләсә нинди авыру булса да, тәүлек әйләнәсе бару тормышка ашырыла. Психика бозылганда авыру үзенең һәм кеше тормышына, сәламәтлегенә куркыныч тудырганда медицина хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре белән генә баралар.
    Шул ук кагыйдәләр нигезендә "Ашыгыч ярдәм", чыннан да, авыру кеше янына барудан баш тарткан хәлләр бар. Мәсәлән, андыйларга участок терапевтында күзәтелүче пациентның сәламәтлеге начараюын кертергә мөмкин. Кайберәүләр "Ашыгыч ярдәм"гә стоматология ярдәме күрсәтүне, аларга дәвалау процедуралары үткәрүне, больничный лист, суд-медицина яки эксперт нәтиҗәсе язуны сорап мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә, мондый очракларда салкын тиюдән булган авырулар, онкологик авырулар, хроник авыруларның кискенләшүе уңаеннан гражданнар яшәү урыннарындагы поликлиникага мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Өстәвенә медиклар бригадасының вакытлы чыгу нормасы эшләрнең торышына бәйле. Чакыру сәбәпләре билгеләнгән урынга кадәр булган араны исәпкә алып билгеләнә.
    -Бүгенге көндә район территориясендә өч иминият компаниясе эшли. Күп кенә гражданнарның аларның кайсыларына өстенлек бирергә кирәклеген белмәүләре очраклы гына түгел...
    -Чынлыкта, иминият компанияләренең роле гражданнарга медицина полислары бирүдән һәм мәҗбүри медицина иминияте фондлары ягыннан медицина хезмәтләрен вакытында финанслау өчен Дәүләт гарантияләре программасын гамәлгә ашыру буенча дәвалау учреждениеләре белән бергәләп эшләүдән гыйбарәт. Өч компания: "Ак Барс-Мед" ЧҖҖ (оештыручысы-"Ак Барс"банкы), "Чулман-Мед"ЧҖҖ (оештыручысы- "Татнефть") һәм "Спасение" хосусый иминият компаниясе республикада да, турыдан-туры безнең районда да уңышлы эшләп киләләр. Мин һәм хезмәттәшләрем, мәсәлән, "Чулман-Мед" та иминиятләштерелдек, башка якташларыбыз бу хокукны кемгә ышанып тапшыруларын үзләре хәл итәргә тиешләр. Без нинди генә иминият компаниясендә торсак та, программа ничек кенә үзгәрсә дә, табибның роле һәрвакыт әһәмиятле һәм алмаштыргысыз булып кала.
    -Җентекле җавабыгыз өчен рәхмәт, Илдар Азатович. Сәламәтлек саклау министрлыгы кертә торган яңа кагыйдәләр медицина өлкәсендәге болай да киеренке хәлне начарайтмас, дип ышанырга гына кала.
    Әңгәмәдәш - Гөлнара КӘРИМОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: