Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

01 ярдәмгә килә

1649 елның 30 апрелендә Россиядә беренче янгынга каршы хезмәт булдыру турында Указ-"Шәһәр благочиниесе турында"гы Наказга кул куела. Ул Мәскәүдә янгыннарны сүндергәндә катгый тәртип урнаштыра. Документта профессиональ янгын каравылына нигез салына, даими кизү тору кертелә, ә янгын дозорларына башкала кешеләрен ут белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен җәзалау хокукы бирелә. Владимир...

1649 елның 30 апрелендә Россиядә беренче янгынга каршы хезмәт булдыру турында Указ-"Шәһәр благочиниесе турында"гы Наказга кул куела. Ул Мәскәүдә янгыннарны сүндергәндә катгый тәртип урнаштыра. Документта профессиональ янгын каравылына нигез салына, даими кизү тору кертелә, ә янгын дозорларына башкала кешеләрен ут белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен җәзалау хокукы бирелә.

Владимир Мишечкин, 104нче янгын часте начальнигы:
- Сәер су сиптерү торбалары һәм агач чиләкләр күптән инде үткәндә калды. 01 хезмәте хәзер куркыныч афәт белән көрәшергә булышучы заманча техника белән җиһазланган. Ләкин бүгенге утка каршы көрәшүчеләрнең һәртөрле чаралары булса да, янгынны барыбер кешеләр сүндерә. Алар ук янгын сүндерүчеләргә өстәмә проблемалар да тудыралар. Менә исәпләп карагыз әле: быел янгыннарга, үләннәр янып китүгә һәм юл-транспорт фаҗигаләренә безнең 104нче янгын часте-15 тапкыр, ә ялган чакыруларга 14 тапкыр барды.
Россия янгын каравылын төзүнең 363 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Алексеевск гарнизонының эшләүчеләр составын һәм хөрмәтле ветераннарыбызны котлыйм. Һөнәри бәйрәмегез белән иң эчкерсез котлауларыбызны кабул итегез, сезгә нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, хезмәтегездә уңышлар, һөнәри осталыгыгызның үсүен телибез. Якыннарыгыз һәм туганнарыгыз сезне аңласыннар һәм сезгә ярдәм итсеннәр иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев