Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

“Балага тартмачык”

"Синең файдага" хәйрия фонды инициативасы белән республикада "Балага тартмачык" акциясе башланды. Безнең районда ярдәмне беренче булып Биләрдә яшәүче алды. "Балага тартмачык" аз керемле гаиләләргә, яшь әниләргә, туганнан алып 6 айга кадәрге чорда кыен тормыш хәлендә калучыларга ярдәм итәчәк. "Тартмада" әни кеше распашонка, биләүсә, башлыклар, кулга кидереп куя торган кечкенә бияләйләр,...

"Синең файдага" хәйрия фонды инициативасы белән республикада "Балага тартмачык" акциясе башланды. Безнең районда ярдәмне беренче булып Биләрдә яшәүче алды.
"Балага тартмачык" аз керемле гаиләләргә, яшь әниләргә, туганнан алып 6 айга кадәрге чорда кыен тормыш хәлендә калучыларга ярдәм итәчәк. "Тартмада" әни кеше распашонка, биләүсә, башлыклар, кулга кидереп куя торган кечкенә бияләйләр, оекбашлар, җиңел һәм җылы комбинезоннар, җылы конверт, кирәкле уенчыклар, имезлекләр, пустышкалар һәм башка күп кенә әйберләр табачак.
Тартмага барлыгы 28 әйбер керә. Шулай ук ярдәмгә сөт продукциясенә 100 сумлык 10 сертификатны да үз эченә ала. Бер комплектның бәясе 7,5 мең сум. Социаль яклау белгечләре хәбәр итүенчә, мондый "Бала тартмачыгы" сигез кайткан. Аны иң беренчеләрдән булып Биләрдән күп балалы гаилә алган. Бишенче тапкыр әни булган ханымның йөзендәге елмаюы "зур йөрәкле" битараф булмаган кешеләргә рәхмәт билгесе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев