Заря
  • Рус Тат
  • Балалар бакчасы зиннәтлегә әйләнмәсме?

    Балалар бакчасы өчен айлык түләү көннән-көн арта. Бу алексеевскилылар бюджетында ничек чагыла һәм ата-аналарны тагын нинди мәсьәләләр борчый - чираттагы блиц-сораштыруда без газета укучыларыбыздан шул хакта кызыксындык. Наталья, бюджет өлкәсе хезмәткәре: "Җитәкчелек илдә бала тууыны арттыруга юнәл-телгән программаларны тормышка ашыра. Туучылар саны артты анысы, ләкин шуның белән бергә әниләрнең башын...

    Балалар бакчасы өчен айлык түләү көннән-көн арта. Бу алексеевскилылар бюджетында ничек чагыла һәм ата-аналарны тагын нинди мәсьәләләр борчый - чираттагы блиц-сораштыруда без газета укучыларыбыздан шул хакта кызыксындык.

    Наталья, бюджет өлкәсе хезмәткәре: "Җитәкчелек илдә бала тууыны арттыруга юнәл-телгән программаларны тормышка ашыра. Туучылар саны артты анысы, ләкин шуның белән бергә әниләрнең башын авырттырган яңа мәшәкатьләр барлыкка килде. Шундый проблемаларның берсе безнең гаиләгә дә кагылды. Без бистә үзәгендә яшибез, ләкин шуңа да карамастан, якын-тирәдәге бакчаларның берсендә генә дә минем сабыема урын табылмады, шуңа күрә дә мин аны үзебезгә тәкъдим ителгән 4 нче Алексеевск балалар бакчасына урнаштырырга мәҗбүр булдым.
    Минем эш көнем иртән-ге 8дә башлана, ләкин рейс автобусын кулдан ычкындырмас өчен безгә инде сәгать 7дән үк тукталышта басып торырга кирәк. Бөтен бистә буйлап барабыз, баламны бакчада калдырам да, кире шул автобуста эшемә кайтам. Кич белән дә шул ук хәл: бакча кичке 7гә кадәр эшләсә дә, әлеге дә баягы автобуска җайлашу өчен баланы иртәрәк алырга туры килә. Безне иртән дә, кич белән баланы киендереп чыкканчы да көтеп торган автобус йөртүчегә, безнең хәлебезгә кереп, шоферга безне көтәргә рөхсәт иткән директорлары Шәфкать Габделкәбировка зур рәхмәт.
    Миңа бу мәктәпкәчә балалар учреждениесе, аның эш режимы бик ошый. Моннан тыш, ягып җылыту сезонында һәрчак җылы һәм рәхәт. Балалар биредә 4 тапкыр тукланалар, медик апалары һәр көн саен сәламәтлекләрен тикшереп тора, болар барысы да сабыйлар өчен бик мөһим. Ләкин бистәнең бер очыннан икенчесенә йөрүе генә... Ә иң мөһиме, бакчага йөрткән өчен түләү бәясе сизелерлек артып тора: җәен 1200сум түләгән булсак, хәзер инде - 1600сум. Бу гаилә бюджетында бик тә нык сизелә".
    Татьяна, белгеч: "Тормыш көннән-көн кыйм-мәтләнә, балалар бакчасы өчен түләү дә искәрмә түгел. Ул кайчанга кадәр шулай артыр, билгесез. Ләкин инде бәяләр шулкадәрле тиз артып торганда, нарасыйларын бакчага йөртә алырлармы - бүген ата-аналарның күпчелеге шуны уйлап баш вата. Әмма иң кызыгы шул, яңа законнар буенча әти-әниләр, әгәр аларның балалары авырый яисә авырганнан соң бераз ныгу өчен әбисе белән өйдә кала икән - моның өчен түләргә тиешләр. Өстәвенә урын өчен аз тү-гел - 1100 сум түлисе. Башкача аны югалтасың. Ә бит чиратыңны көтә-көтә күпме нерв сарыф ителгән! Һичшиксез, мәктәпкәчә учреждениеләрдән башка булмый, шулай да ул һәркем йөри алырлык булсын иде..."
    Елена, белгеч: "Айлык кертемнәр, кагыйдә буларак, берьюлы 30 процентка кадәр арта. Шунысы аптырашта калдыра: коммуналь хезмәтләргә бәя арту фәкать июльдән генә көтелсә дә, ут, су һәм башкалар өчен түләүләрнең күтәрелүенә сылтап, чираттагы тапкыр бакчага йөргән өчен тарифларны арттырып куйдылар, ләкин моның ни өчен шулай булуына хәтта аның мөдире дә анык кына җавап бирә алмый. Безгә, мәсәлән, февраль ае өчен, кызыбыз авырып, 10 көн бакчага йөрмәүгә дә карамастан, 1500 сум чамасы суммага счет бирделәр. Аның каравы, җыелышта ачык-ланганча, эш режимы 12 сәгать булганга күрә, безнең 4нче бакча районда иң кыйммәтлесе булып чыкты.
    Ләкин ни өчен безне акча кирәк булганда гына бергә җыялар? Ни өчен балаларыбызның дәресләрдә һәм буш вакытларында ниләр белән шөгыльләнүләре турында сөйләмиләр? Өстәвенә мәктәпкә әзерлек төркеме турында сүз барганда. Ата-аналарга хәбәр иткән бердәнбер хакыйкать шул булды - беренче сыйныфка керүчеләр мәктәпкә барганда укый, саный белергә тиешләр, район мәктәпләре төрле уку программалары буенча эшлиләр икән. Сорау килеп туа: балаларга бу нигезләрне кем бирергә тиеш - педагоглармы, әллә укыту методикасы белән таныш булмаган ата-аналармы?
    Тагын шунысы: безнең бакчада өлкән һәм әзерлек төркемнәре бер-ләштерелгән сыман, шуңа да балалар бер төркемдә ике ел буе утыралар, бу аларның үсешендә тис-кәре чагылыш таба".
    Светлана, хуҗабикә: "Безнең ике кечкенәбез дә бакчага йөри. Әмма үзем хәзерге вакытта декрет ялында булганлыктан, акча эшләү бер ирем җилкәсендә. Шуңа да балалар бакчасына йөрү хак-ларын арттыргач, билне кысыбрак бәйләргә туры килде. Шунысы гына тынычландыра, өченче балабыз бакчага йөрерлек булганда, олысы инде мәктәпкә китәчәк. Хәер, анда инде тагын да күбрәк кирәк булачак."
    ***
    Шулай да иң мөһиме - муниципалитетларга балалар бакчасы өчен хакларны берьюлы берничә тапкырга күтәрергә мөмкинлек бирүче "Мә-гариф турында"гы законга төзәтмәләр үз көченә кермәсен иде. Ул чакта гаиләләрнең кү-бесе өчен мәктәпкәчә учреждениеләрдә күз караларын тәрбияләү мөмкин булмаганча зиннәтлегә әйләнәчәк.
    Гөлнара КӘРИМОВА
    әзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: