Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Балаларга – мәйданчыклар, авылга мәдәният кирәк

Узган пәнҗешәмбедә Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә халык социаль проектлары Республика конкурсының беренче сайлап алу этабы булды. Безнең районнан үз проектларын Алексеевск шәһәр һәм Родники авыл җирлекләре тәкъдим итте. Проектларны тормышка ашыруга шушы иҗади сайлап алуның финал этабы йомгаклары буенча (компетентлы жюри иң әһәмиятле дип санаганнарына) ун җиңүчегә һәм лауреатка грант...

Беренче проект - аның авторы шәһәр җирлеге башкарма комитеты булды - балалар мәйданчыклары төзүне күз алдында тота һәм ул "Кояш астына җыелыйк!" дип атала. Мондый идея тикмәгә генә тумаган. Соңгы берничә елда туучылар санының артуы һәм шул ук вакытта балаларның юлларда һәлак булуы, инешләрдә батып үлүе, ут белән шаярулары һәм күп кенә балалар авыруларының сәбәпләре хәрәкәтнең аз булуында икәнен күрсәтүче медицина тикшерүләренең нәтиҗәләре балаларыбызның нәрсә белән булса да мәшгуль булуы һәм аларның буш вакытлары турында уйланырга мәҗбүр итә, чөнки гиподинамиядән хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балалар да газап чигә. Ә күп фатирлы өйләрнең ишегалларындагы уйнау мәйданчыклары нәкъ менә ял һәм шатлык утраулары, хәрәкәтчән уеннарны, бәйрәмнәрне, ярышларны үткәрүнең һәм балалар белән чыгып йөреп кайтуның төп үзәкләре була алалар. Өстәвенә алар тәүлек әйләнәсе файдаланылачаклар.


- Булачак ял зоналарын төзү өчен район үзәге буенча экскурсия оештырылды, байтак вариант сайлап алынды, - дип сөйли бистә мэры Александр Харитонов. - Нәтиҗәдә без шундый фикергә килдек: халыкның күп өлеше - ә бу 3,5 меңгә якын кеше- күп фатирлы өйләрдә яши, шуңа күрә булачак ял зонасы өчен ике һәм өч катлы өйләрнең ишегалларыннан да яхшырак урын табып булмас. Халык иң күп урнашкан микрорайоннар - Просторная, Дорожниклар, сөт-консерв комбинаты һәм район үзәгенең үзәк өлеше, гәрчә яшь гаиләләрнең күпчелеге Алексеевскиның көнбатыш өлешендә җәелеп киткән яңа микрорайонга килеп урнашса да. Өстәвенә бик тиздән биредә бистәнең яшь кешеләре өчен яңа "Пчелка" балалар бакчасы үз ишекләрен ачачак. Мондый уен комплексларын Просторная, Набережная, Есенин, Комсомольская урамнарында берне түгел, ә алтыны төзергә исәп ителә.


Яңа объектларның сакланышын һәм эшен, әгәр алар республикадан финанс ярдәме алсалар һәм гамәлгә ашырылсалар, Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты белгечләре, ә инициатив төркем арасыннан район үзәге кешеләре тәэмин итәчәк. Җәйге чорда, бала-чаганы җәлеп итеп, балалар конкурслары һәм бәйрәмнәре үткәрү, кышын бергәләп кар шәһәрчекләре ясау һәм ел саен үткәрелә торган "Бистәнең иң яхшы кар фигурасы" конкурсында катнашу планлаштырыла. Боларның барысы да, мэр сүзләренә караганда, балалар уен мәйданчыкларының ел әйләнәсе эшләвенә булышачак.


Родники авыл җирлеге башлыгы Владимир Плотников җитәкчелегендә әзерләнгән "Яшә, авыл, һәм чәчәк ат!" халык социаль проекты конкурска тәкъдим ителгән тагын бер әһәмиятле проект булды.


Проектта "Ивашань лисьма", "Явления Христа Господня", "Вятский" исемнәре алган берьюлы берничә чиста төче су чыганагы урнашкан Родники авыл җирлеге, бу җирлекнең күп милләтле булуы, анда мордвалар, чуашлар, татарлар, руслар, әзербәйҗаннар, грузиннар, әрмәннәр яшәве турында сөйләнелә. Родники авылы административ үзәк булып тора, ул шулай ук тирә-якта чишмәләр күп булганлыктан, шундый исем алган. Бирегә кешеләр чиста салкын су алу һәм юыну өчен генә килмиләр. Родники һәртөрле халык бәйрәмнәрен, хач йөрешен үткәрү, гыйбадәт кылу өчен халыкның яраткан урынына әйләнде.


Авыл кешеләренең киләчәктә дә вакыт узу белән традиционга әйләнә баручы борынгы бәйрәмнәрне үткәрәселәре, шуның белән үз халкының милли-мәдәни казанышын саклап каласылары килә, шуңа күрә проектта чараларны оештыручылар очраша торган кайбер проблемаларны хәл итми торып, аларны үткәрү елдан-ел кыенлаша бара. Мәсәлән, махсус урын ясап куярга, концерт мәйданчыгын реконструкцияләргә, уен һәм спорт мәйданчыклары төзергә (күп кенә чаралар спорт бәйгеләре һәм уеннар белән бергә үрелеп бара), тамашачылар өчен эскәмияләр куярга, бәйрәмнәрне үткәрү урынын койма белән тотып алырга һәм, ниһаять, автомобильләр кую урынын җиһазларга кирәк.


- Әгәр бу проектны гамәлгә ашыра алсак, - ди башкарма комитет башлыгы Владимир Плотников, - җирлек кешеләре һәм кунаклары өчен ел саен үткәрелә торган бәйрәмнәрдән тыш, бездә башка чаралар, мәсәлән, Җиңү көненә, Балаларны яклау көненә концертлар, һәртөрле спорт бәйгеләре кебек башка чаралар оештыру мөмкинлеге дә барлыкка килер иде. Авыл - халкыбызның бишеге, яшәү рәвешебезнең, традицияләребезнең үзенә күрә бер башлангычы. Юкка гына ул гомер-гомергә халык мәдәниятен - бик матур халык җырларын, биюләрен, халык һөнәрләренең төрле төрләрен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен иҗат итүче һәм саклаучы булмагандыр һәм шулай булып калмыйдыр.

* * *
Халык социаль проекты конкурсының нәтиҗәләре иң якын арада, барлык зона этапларын үткәргәннән соң билгеле булачак. Җитәкчеләребезнең иҗади идеяләре, чын-нан да, таләпчән жюрида әйбәт тәэсирләр калдырыр һәм бу ниятләребез чынбарлыкка әйләнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев