Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

бездә – «Пока все дома»

Шимбә көнне "Кайгырту" приютына "Пока все дома" тапшыруының төшерү төркеме килеп, приютта тәрбияләнүче ике бала турында берничә видеоролик төшерде. Төшерү көн буе барды һәм үз эченә дәрес фрагментларын, педагог, медицина хезмәткәренең һәр бала турында сөйлә-вен үз эченә алды. "Видеопаспорт" проекты режиссеры Наталья Феоктистова әйтүенчә, бу бала турында булачак ата-анага гадел...

Шимбә көнне "Кайгырту" приютына "Пока все дома" тапшыруының төшерү төркеме килеп, приютта тәрбияләнүче ике бала турында берничә видеоролик төшерде.

Төшерү көн буе барды һәм үз эченә дәрес фрагментларын, педагог, медицина хезмәткәренең һәр бала турында сөйлә-вен үз эченә алды. "Видеопаспорт" проекты режиссеры Наталья Феоктистова әйтүенчә, бу бала турында булачак ата-анага гадел күзаллау булдыру өчен кирәк.

- Без балаларның видеопаспортын булдырабыз. Без ирешә торган төп нәрсә - баланы уллыкка (кызлыкка) яки опекага алырга теләгән кешеләр видеороликны караганнан соң аның мавыгулары, үсеш дәрәҗәсе, авырулары турында белсеннәр өчен зарур. Бу киләчәктә нинди дә булса сораулар килеп тумасын һәм булачак ата-аналар баланы аңлы рәвештә сайлап алсыннар өчен эшләнә. Безнең проект Беренче каналдагы "У вас будет ребенок" рубрикасы булган "Пока все дома" телетапшыруыннан соң үсеп чыкты. Эш барышы вакытында бер тапшыруда гына бөтен бала турында да сөйләп бетереп булмавы ачыкланды, шуңа күрә videopasport сайты барлыкка килде, анда уллыкка (кызлыкка) яки опекунлыкка алырга мөмкин булган балаларның мәгълүматлар банкы булдырыла. Тапшыруның үзендә без бер гаиләдән берничә баланы, шулай ук инвалид балаларны күрсәтергә тырышабыз, аларның эфирдан соң гаиләләргә эләгү өмете арта. "Видеопаспорт" проектын Россия Президенты Владимир Путин һәм бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов та хуплады. Шәхсән мин үзем проектта ике ел, һәм шул вакыт эчендә суд, уллыкка (кызлыкка) алу турында карар кабул итеп, балалар бакчасы җитәкчесе фикерен исәпкә алырга тиеш, дигән фикергә килдем. Чөнки директор бу баланы яхшырак белә һәм гаилә пары балага туры киләме-юкмы икәнлеген күрә. Баланы кире кайтару очраклары азрак булсын иде. Балаларның бер гаиләдән икенчесенә күчеп йөрү очраклары бар, бу, әлбәттә, аларның психикасында чагыла.

Татарстан Респуб-ликасы Мәгариф һәм фән министрлыгының уллыкка (кызлыкка) яки опекунлыкка алу респуб-лика үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Диана Хәбибуллина, бала турында мәгълүмат җыюның мондый ысулы уллыкка (кызлыкка) яки опекунлыкка алу өчен нәтиҗәле булып тора, дип саный.

Безнең республикага төшерү төркеме өченче тапкыр килә инде һәм күп кенә балалар үз ата-аналарын табалар, өстәвенә без ата-аналарны Татарстаннан сайлап алырга тырышабыз, дип ышаныч белән әйтергә мөмкин. Бары тик берничә ятим бала гына башка төбәкләргә китте. Төшерү төркеме республикада торачак 10 көн эчендә республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында 40 бала турында сюжетлар төшерү планлаштырыла.Районның опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Елена Секалина әйтүенчә, якын арада видеоанкета геройлары 2 бертуган Илья белән Иван мәсьәләсе хәл ителәчәк һәм алар өчен яңа әти-әни эзләүгә керешергә мөмкин булачак.

Балаларның берсе, 6 яшьлек Илья, камералардан курыкмады һәм төшерүдә катнашырга шатланып риза булды:

- Аларның зур видеокамералары һәм ут - болар бик кызык. Наталья Владимировна (тәрбияче) миңа кубик, өчпочмак фигураларын күрсәтте, ә мин аларны атадым. Әле мин тагын 10га кадәр саный алуым һәм, үскәч, янгын сүндерүче булачагым турында сөйләдем.

Тәрбияче Наталья Маслова үзе өчен түгел, күбрәк балалар өчен дулкынлануын әйтә:

- Әгәр алар камера каршында югалып калсалар. Ләкин алар булдырдылар. Аларның кайгыртучан, яхшы күңелле әти-әниләре булачагына өметләнәм. Алар бит бик әйбәт балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев