Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Бистә Үзәгендә «Оазис»

Күп айлар дәвамында алексеевскилыларны, узган гасырда көнкүреш хезмәтләре комбинаты буларак төзелгән, төрле елларда үз билгеләнешен, хуҗаларын алмаштырган, я кызыксындырылган шәхси затларга, я тулы бер оешмаларга сыену урыны биргән иске, күпне күргән бинада нәрсә булыр, дигән сорау борчый. Ниһаять, озак вакытлар буена ничәнче тапкыр инде реконструкцияләнә торган объектның сере чишелде. Бу...

Күп айлар дәвамында алексеевскилыларны, узган гасырда көнкүреш хезмәтләре комбинаты буларак төзелгән, төрле елларда үз билгеләнешен, хуҗаларын алмаштырган, я кызыксындырылган шәхси затларга, я тулы бер оешмаларга сыену урыны биргән иске, күпне күргән бинада нәрсә булыр, дигән сорау борчый. Ниһаять, озак вакытлар буена ничәнче тапкыр инде реконструкцияләнә торган объектның сере чишелде. Бу сәүдә комплексы икән бит... Хәер, тәртип белән сөйләп бирик әле.
"Кызыксыну-җитешсезлек түгел, ә ниндидер бер хобби! (бигрәк тә хәбәрчеләр өчен)" дигән хакыйкатьне алга сөреп, күз алдына шунда ук пальмалар, зәңгәр диңгез култыклары, алтын ком күренешләре, "чүл уртасында яшел утраучык" килеп баса торган безнең киңлекләр өчен гадәти булмаган өр-яңа, "табадан гына төшкән" оазис" дип аталучы комплекс буйлап йөрибез. Чыннан да, исеме претензияле! Ул биредә арыган мөсафирның-ул ук таләпчән сатып алучы да-тирә-якта булмаган нәрсәләрне табачагы турында сөйли.
Эскәмияләр ясалган, үзенә бертөрле фасонлы фонарьлар эленгән, шактый зур автомобиль кую урыны булган зур булмаган парк зонасы. Бу тыштан. Ә эчендә нәрсә икән?
Ә эче искиткеч! Бигрәк тә бинаның югары катында урнашкан, 200гә якын кешене сыйдыручы ресторан залы таң калдыра.Сүз белән генә аңлатып булмый торган түшәмнәр, тәрәзәләргә эленгән киң бөрмәле материаллар, зиннәтлелек, үзенчәлекле бизәлешне күреп, үзеңне бөтенләй башка дөньяга килеп эләккәндәй хис итәсең, уйларың белән әллә кайларга китеп барасың, шуңа күрәдер, мөгаен, тәрәзәдән "Диңгез сәяхәтчесе Синдбад сәяхәтләре"нә тере иллюстрацияләрне түгел, ә шул ук Алексеевск пейзажын күреп, гаҗәпкә каласың.
Астарак, икенче катта, ике кафе бар. Зуррагы-өлкәннәр, кечерәге-балалар өчен. Әйе,әйе! Ниһаять, балаларның үз "ресторация"ләре булачак! "Биредә туган көннәрегезне һәм башка бәйрәмнәрегезне үткәрүегезне үтенеп сорыйбыз",-диләр хуҗалар. Биредә шулай ук ата-аналары өлкәннәр кафесында ял иткән арада няняга вакытлыча балаларны калдырып китәргә дә була. Күңел ачу программасы, мәрхәмәтлелек һәм яхшы мөгамәлә тәэмин ителәчәк!
Икенче катта тагын бер-ике бүлмә-бильярд һәм кальян бүлмәләре аерым игътибарга лаек. Яратучыларга, әлбәттә.
"Эдем" биеклекләреннән гап-гади баскыч буйлап җиргә төшеп, "Оазис" буйлап танып-белү сәяхәтебезне беренче катта дәвам иттерәбез. Беренче кат турында язуны юкка гына соңгыга калдырмадык. Биредә би-и-ик күп кызыклы нәрсәләр бар. Мәсәлән, тагын бер гаять зур тәрәзә, шуның аша кибеткә килүчеләр (без нәкъ менә шунда басып торабыз) каравайлар, күмәчләр һәм башка төрле тәмле ризыклар пешерүчеләрнең һәм кондитерларның эшен карап сокланырга мөмкин. Исне сизәсезме? Яңа пешкән ипи исеннән дә тәмлерәк нәрсә бармы икән?
Үз эченә фермерлардан һәм халыктан яшелчә, ит, төрле-төрле туклану продуктлары сатып алуны алган бердәм система, яхшы оештырылган сату-биредә менә шуларга ставка ясыйлар. "Гади" товар белән беррәттән, "Оазис"та үзләренең суытылган ярым фабрикатларының киң ассортименты тәкъдим ителәчәк, алар хуҗабикәләргә теләсә нинди уңайдан тиз һәм сыйфатлы итеп өстәл көйләргә булышачак. Салат, пилмән, хинкали, голубцы һәм башка ашамлыклар бәяләре югары булмас, дип фаразлана, шуның өстенә ташламаларның дисконт системасы файдаланылачак.
Ә вәгъдә ителгән свежий продуктлар, әйберләрнең тышкы күренеше, сәүдәнең бөтен нечкәлекләрен белүче сатучы-универсалларның мөлаемлеге һәм нәзакәтлелеге, сатып алучылар белән эшлекле сөйләшү, фикерләр һәм тәкъдимнәрне өйрәнү сәүдә комплексына килүне бик күңелле эш итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев