Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Өченче грант оттылар

Районыбыз Әфганстан инвалидларының җәмәгать оешмасы чираттагы өченче грант иясе булды.

Сертификатлар алган җиңүчеләр арасында республиканың шундый ук социаль яктан ориентлашкан коммерциянеке булмаган оешмалар бар. Өстәвенә аеруча лаеклы эшләр, шул исәптән Алексеевск "әфганчы"ларының эшләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан оештырылган коммерциянеке булмаган учреждениеләрнең грант белән ярдәм итү конкурсына җибәрелгән, шулай ук соңгы елларда республика дәүләт яклавы алган иң яхшы проектлар җыентыгына керде.

100 мең сум күләмендәге грант акчасына, Алексеевск районының Әфганстан һәм Чечня оешмасы җитәкчесе Николай Гордеев сүзләренә караганда, Сугышчан дан музее өчен күргәзмә җиһазлары һәм оргтехника сатып алыначак. Моннан тыш, музей хезмәткәрләре үткәрә торган эштә басым яшь буынны, шул исәптән булачак Ватанны саклаучыларны патриотик тәрбияләүгә һәм яшьләр арасында тискәре күренешләрне булдырмауга ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев