Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Электрон хезмәтләр киңәя

Пенсия фонды гамәлгә ашыра торган иминиятләштерелгән затның шәхси кабинетында яңа электрон сервистан кала (бу хакта редакция узган санда сөйләгән иде) хәзер өстәмә хезмәтләрне дә очратырга була.

"on-line клиент хезмәте" гражданнарга чиратларда торып вакыт әрәм итмәс өчен Интернет ярдәмендә Пенсия фондына килү өчен уңайлы вакытны билгеләргә мөмкинлек бирә. "Кабул итүгә алдан язылу" өеңнән чыкмыйча гына, шулай ук Бөтендөнья челтәре аша гражданин өчен уңайлы вакытта белгечкә кабул итүгә язылырга булышачак. "Түләүченең шәхси кабинеты" иминият кертемнәрен түләүчеләрнең барлык категорияләре өчен билгеләнгән.

"Түләүченең шәхси кабинеты" хезмәтләре Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр uslugu.tatar.ru Порталы кысаларында да гамәлгә ашырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев