Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Эзләүчегә бүләк

РФ Саклану министрлыгының "Һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүдәге хезмәтләре өчен" медале белән В.И.Абрамов исемендәге туган як музееның фәнни хезмәткәре, "Йолдыз" эзләү клубы җитәкчесе Владислав ОСЯНИН бүләкләнде. Хәрби-патриотик клубта һәм төп эш урынында үткәрелә торган эшнең мөһимлеген тану билгесе булган бүләк Владиславка республика призыв комиссиясе утырышында тапшырылды. Туган якны өйрәнүче...

РФ Саклану министрлыгының "Һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүдәге хезмәтләре өчен" медале белән В.И.Абрамов исемендәге туган як музееның фәнни хезмәткәре, "Йолдыз" эзләү клубы җитәкчесе Владислав ОСЯНИН бүләкләнде.

Хәрби-патриотик клубта һәм төп эш урынында үткәрелә торган эшнең мөһимлеген тану билгесе булган бүләк Владиславка республика призыв комиссиясе утырышында тапшырылды. Туган якны өйрәнүче фикеренчә, бүләкләү инициаторы булып Татарстанның барлык эзләү отрядлары эшенә кураторлык итүче "Ватан" республика берләшмәсе чыгыш ясый.

-Владислав, араларында эзләү эше турында барлык мәкаләләрне игътибар белән укып баручы газетабыз укучылары исеменнән бу бүләк белән котларга рөхсәт итегез.
-Рәхмәт. Бүләкләү минем өчен көтелмәгәнрәк хәл булды. Былтыр без "Ватан" берләшмәсенә отрядыбызның берничә кешесенә медальгә түгел, ә күкрәккә тага торган билгегә гариза биргән идек, ләкин менә шундый карар кабул ителгән. Шуңа да карамастан, бүләккә мин түгел, ә бәлки бөтен отрядыбыз лаек булды, дип саныйм. Эзләү эшләренә илледән артык кеше барып кайтты: кемдер-бер, ә кемнәрдер биш-алтышар тапкыр бардылар. Моннан тыш, район җитәкчелегенең ярдәменнән башка без бернәрсәгә дә ирешмәгән булыр идек: шуның кадәр экспедиция дә булмас һәм катнашучылар саны да шактый азрак булыр иде.
-Безнең газета эзләү эшләре турында берничә хисап бастырды, шулардан иң кечкенә нәтиҗәләргә ирешү өчен дә нинди зур эш башкарылганын аңлавы кыен түгел.
-Бу чыннан да шулай. Эзләү эшләренә теләсә нинди һава торышында да казырга, тагын бер һәлак булган солдатның исемен ачу өчен тонналап җирне берәмтекләп тикшереп чыгарга әзер торган иң чыдам һәм максатка омтылучан егетләр бара. 14 тапкыр баруда 239 сугышчы мәете табылды (кайберләрен башка отрядлар белән берлектә), 8 медальон (4 исем укылды, өчесенең туганнары табылды), эзләү эшләренең сугыш урыннарында гына түгел, ә Алексеевскида да алып барылуын әйтеп китәм. Туган як музее акчасына халыкка мәгълүматлар эзләүдә булышабыз, кешеләр туганнары һәм якыннарының кайда күмелүен белсен өчен консультацияләр үткәрәбез. Кире элемтә дә бар. Безгә килүче теге яки бу кеше белән элемтә урнаштырып, без язмышларын ачыклый торган фронтовикларның фоторәсемнәре яки алар белән бәйләнгән нинди дә булса документлар сакланып калмаганмы икәнлеген ачыкларга тырышабыз. Фоторәсемнәрне без экспозициябезгә урнаштырабыз, шуның белән озак елларга алдан сугышта катнашучылар турында истәлекне саклыйбыз.
-Сезнең эзләү отряды тиздән үзенең беренче юбилеен билгеләп үтәчәкме?
-Әйе, ул 2003 елда булдырылган иде. Аның составына башлыча укучылар һәм аграр колледж, вузлар студентлары, мәктәп укытучылары, хезмәткәрләр керә. Аның нигезен егетләр генә тәшкил итми, анда хәрби хезмәт ветераны, Зирекле авылы кешесе Петр Васильевич Арсентьев та бар. Кораллы Көчләргә 25 ел гомерен багышлап, ул хәзер мәктәптә эшли. Өч экспедициядә катнашты, өстәвенә үзе белән укучыларын да ала.
-Алдагы планнарыгыз...
-Эзләү эшен дәвам иттерәчәкбез. Әгәр килеп чыкса, егетләр белән кыш көне район буенча берничә поход оештырачакбыз. Мәктәпләр инициативасы белән күргәзмәләр белән барачакбыз; сугыш урыннарыннан чын экспонатлар алачакбыз, эшләребез турында сөйләячәкбез. Яз көне, әгәр барысы да әйбәт килеп чыкса, чираттагы сәяхәткә чыгарга дип өметләнеп торабыз.
-Владислав, кызыклы әңгәмәң өчен рәхмәт. Сине лаеклы бүләгең белән тагын бер тапкыр котлыйм, ә "Йолдыз" клубына яңа эзләү экспедицияләрендә уңышлар телим.
-Рәхмәт.

Әңгәмәдәш - Юрий АБРАМОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев