Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Гаилә ишәю – аның бюджетына өстәмә

Узган җомгада Никахлашу сараенда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу юлы мондый шатлыклы вакыйга Әниләр көненә туры китерелде, һәм дәүләттән өстәмә ярдәм алуга хокук бирүче документны тапшыруга ата-аналар үзләренең яңа туган сабыйлары белән килделәр. Павловлар һәм Барановлар гаиләсендә, мәсәлән, Максим белән Кирилл-өченче балалар, ә ирле-хатынлы Парамоновлар, Деминнар һәм Голубевларның кызлары Анастасия,...

Узган җомгада Никахлашу сараенда ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

Бу юлы мондый шатлыклы вакыйга Әниләр көненә туры китерелде, һәм дәүләттән өстәмә ярдәм алуга хокук бирүче документны тапшыруга ата-аналар үзләренең яңа туган сабыйлары белән килделәр. Павловлар һәм Барановлар гаиләсендә, мәсәлән, Максим белән Кирилл-өченче балалар, ә ирле-хатынлы Парамоновлар, Деминнар һәм Голубевларның кызлары Анастасия, Алена һәм уллары Родион-икенче балалар. Үзләренең шундый яшь булуларына да карамастан, аларның һәркайсы инде Татарстан һәм Россия гражданнары булып торалар, нәкъ менә шуңа күрә бу көнне алар хөрмәтенә беренче тапкыр Россия Федерациясе Гимны яңгырады.
Күкрәкләренә шундый наз белән нарасыйларын кыскан бәхетле ата-аналарны тантаналы шартларда җитәкчеләр: социаль яклау бүлегеннән Елена Хамзина, Алексеевск районындагы Пенсия фонды идарәсеннән Гөлкәй Әхмәтова, "Автоградбанк" ТКБ ЯАҖның физик затларга кредит бирү секторыннан Гөлнара Гыйниятуллина һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева котлады. Энҗе Җәүдәт кызы үзенең чыгышында болай дип билгеләп үтте: "Бала-бик кыйммәтле байлык, һәр кеше тормышында иң мөһим нәрсә. Бу-сезнең горурлыгыгыз, сезнең шатлыгыгыз, сезнең киләчәгегез, тормышыгызның мәгънәсе аларда. Һәр хатын-кыз ана булгач, үзенең чын бурычын аңлый башлый. Бала тәрбияләү-гаять зур һәм катлаулы хезмәт, ләкин бишек янында утырган йокысыз төннәрегез өчен сабый сезне үзенең беренче елмаюы, беренче тапкыр "әни", "әти" дип әйтүе белән бүләкләячәк. Бала белән бергә сезгә озын юллар үтәргә, аны яшәргә, яратырга, иҗат итәргә өйрәтергә кирәк булачак, кызыгыз һәм улыгызның нинди кеше булып үсүе үзегезгә генә бәйле".
Традиция буенча сертификатлар тапшыру тантанасында бүләкләрсез генә булмады-район хакимиятеннән ата-аналарга балалар җыелмасы тапшырылды, "Автоградбанк" вәкиле дә зур булмаган бүләк алып килгән иде. Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының музыкаль бүләкләре дә бик күңелле булды.
P.S. Район пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлкәй Әхмәтова мәгълүматы буенча, сертификатлар 2007 ел башыннан, "Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында"гы Федераль Закон гамәлгә кергән көннән алып бирелә башлады, бу, һичшиксез, илдә демографик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирде. Безнең районда гаилә капиталын алуга андый документ 1021 кешегә бирелде. Күпчелек бу акчаны торак сатып алуга, төзүгә яки торак шартларын яхшыртуга файдаланды,7 гаилә аны балаларын укытуга сарыф итәргә карар кылды, ата-аналарның бер өлеше бу акча белән нишләргә икәнен хәл итмәгән әле. Бүгенге көндә ана капиталының суммасы 387 мең 640 сум тәшкил итә, 2013 елның гыйнварыннан ул 408 мең 960 сумга кадәр артачак. 894 гаилә өстәмә рәвештә 12 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчаны алды, аның гомуми суммасы-10 млн.679 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев