Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Хастаханәдә балаларны яклау көне

Узган эш атнасы азагында Алексеевск үзәк район хастаханәсендә беренче тапкыр балаларны яклау көненә багышланган акция үтте.


Балалар консультациясе докторлары һәм шәфкать туташлары махсус җомга көнне - сәламәт балаларны карау көнендә бәйрәм оештырдылар. Бинага керү юлын, фойе һәм кабинетларны шарлар белән бизәп, шул рәвешле кечкенәләр һәм аларның әти-әниләренең кәефен күтәрәселәре килде аларның. Табибкә үз чиратларын көтеп торганда балалар, дөрестән дә, күңелсезләнеп утырмадылар: шарларны тотып алып кулдан-кулга йөрттеләр, куанып һавага чөйделәр. Әмма иң көтелмәгәне шул булды: балалар поликлиникасына керү юлында сабыйларны ягымлы елмаеп Клоун белән Микки-Маус каршы алды: алар балаларны тәмле конфетлар белән сыйладылар һәм яшь балалы әниләргә күкрәк сөтенең өстенлеге турында брошюралар өләштеләр.
- Кабул итүне алмаштырырга хакыбыз юк, - ди педиатр Рамилә Фәссахова, - шуңа күрә дә аны менә шундый сюрпризлар белән тулыландырырга тырыштык. Моннан тыш, бүген бирегә килгән һәр бала үз участок табибыннан бүләккә витаминнар да алды. Ә бу кечкенә бәйрәмне оештырырга безгә волонтерлар - "Элита" эстрада-хореография коллективында тәрбияләнүчеләр булышты. Бүген бездән балалар шатланып һәм канәгать булып киткәннәрдер, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев