Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Хезмәт һәм дәүләт пенсияләре

Быелның 1 июленә пенсионерлар саны 7357 кеше тәшкил итте.

Бу - бөтен район халкының өчтән бер өлеше: статистика бүлеге мәгълүматы буенча 2014 елның 1 гыйнварыннан үзебезнең муниципаль берәмлек территориясендә 26107 кеше яши, шуларның 11579ы - район үзәгендә һәм 14528е - авыл җирлекләрендә.


Редакциягә Пенсия фондының җирле идарәсе начальнигы урынбасары Әнисә Фәттахова хәбәр иткәнчә, пенсияләр хезмәт (аларны 6635 кеше ала) һәм дәүләт (722 кеше) пенсияләренә бүленә.


Беренче категориягә картлык буенча пенсияләр (ул 5816 кешегә түләнә, ә аның уртача күләме - 10053,59 сум), инвалидлык ( 509 кеше, уртача күләме - 6832,95 сум), шулай ук туендыручысын югалту уңаеннан бирелә торган пенсия керә, аны нигездә яшәү дәрәҗәсеннән азрак пенсия алучы һәм шуңа күрә иренең пенсиясен сайлаучы тол хатыннар ала ( шул рәвешчә, 310 кеше, 8563,83 сум).


Икенче төргә хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары, радиация яки техноген фаҗигаләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары пенсияләре, шулай ук социаль пенсияләр (аларны 703 кеше ала) керә, мондый пенсияләр инвалид һәм күбрәк ата-аналарын югалткан балаларга түләнә. Барлыгы дәүләт пенсияләрен районның 722 кешесе ала, ә аның уртача күләме - 7016,12 сум, социаль пенсиянеке 6924,63 сум тәшкил итә.


2188 кеше, лаеклы ялда булып та, эшләвен дәвам иттерә. Бу елның 6 аенда 454 млн. сумлык пенсия түләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев