Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Хыяллар чынга аша

Яңа ел алдыннан Зур Тигәнәле авылыннан күп балалы гаиләнең күптәнге хыялы чынга ашты. Алар 36 квадрат метрлы зур булмаган фатирдан реконструкцияләнгән иркен йортка күчтеләр. Заманча таләпләргә туры китереп ремонтланган якты бүлмәләр бу гаилә өчен кечкенә бәхет утравы кебек.

- Икътисад күзлегеннән караганда гади булмаган бу вакытта мондый күләмле эшне башкарып чыгу бик авыр, - ди авыл җирлеге башлыгы Рашат Зарипов. - Өйгә газ сузу һәм тоташтыру да бик кыйммәткә төшә, бу эштә гаиләгә район башлыгы һәм җитәкчелеге ярдәм итте. Хәзер һәр кич саен авылның элек тыныч булган тыкрыгында утлар кабына, өйдән балаларның шат авазлары ишетелә. Әлеге гаиләдә үсеп килүче малайлар һәм кызлар лаеклы кешеләр булып үсеп, өметләрне акларлар, дип ышанасы килә. Мондый күңелле мизгелләр сабыйларның тормышында кабат-кабат булып торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев