Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Иҗатка кагылу

Узган җомгада район балалар Думасы депутатлары һәм Балалар иҗаты үзәге педагоглары "Кайгырту" приюты балалары янында кунакта булдылар. Бу көнне балалар килүчеләрне түзем-сезләнеп көттеләр. Кунаклар приют бусагасын атлап керергә дә өлгермәделәр, алар зур кызыксыну белән, дәррәү кубып, холлга йөгереп чыктылар, анда санаулы минутларда иҗат лабораторияләре җәелеп китте. Үзәк студияләре җитәкчеләренең һәм...

Узган җомгада район балалар Думасы депутатлары һәм Балалар иҗаты үзәге педагоглары "Кайгырту" приюты балалары янында кунакта булдылар.

Бу көнне балалар килүчеләрне түзем-сезләнеп көттеләр. Кунаклар приют бусагасын атлап керергә дә өлгермәделәр, алар зур кызыксыну белән, дәррәү кубып, холлга йөгереп чыктылар, анда санаулы минутларда иҗат лабораторияләре җәелеп китте.
Үзәк студияләре җитәкчеләренең һәм балалар Думасы депутат-ларының максаты малайларга һәм кызларга мастер-класслар күрсәтү, аларны кызыклы дәресләргә тарту гына түгел, ә бәлки аларны ачыктан-ачык сөйләшүгә чакыру да иде. "Бу чираттагы чара,-дип аңлатты очрашу максатын Балалар иҗаты үзәгенең оештыру-масса бүлеге мөдире Инга Сметанина,-район балалар Думасы вәкилләре белән берлектә эшләнгән һәм инде икенче ел эшләүче "Бәхет сукмагы" проекты кысаларында оештырылды. Төп бурычыбыз авыр тормышта яшәүче балаларга күтәренке игътибар күрсәтүдән һәм аларны актив иҗат эшчәнлегенә тартудан гыйбарәт".
Балалар мәдәният министры һәм әлеге проектның кураторы Раида Шәйдуллина фикере буенча, балалар белән очрашу әйбәт узган: "Иң мөһиме-без алар өчен эшләгән: сөйләгән, күрсәткән, алар белән аралашкан һәм аларга күңел җылысы бүләк иткән нәрсәләр бөтен балага ошады. Бу очрашу күңелемне кузгатып җибәрде".
Иҗат лабораторияләре буенча сәяхәт "Көзге" балалар студиясенә йөрүчеләр әзерләгән кечкенә генә концерт белән тәмамланды. Чыгышлар балаларның буш вакытына төрлелек кертте һәм аларның кәефен күтәрде.
Декабрь азагында приют балалары традиция буенча Балалар иҗаты үзәгендә Яңа ел чыршысы бәйрәменә киләчәкләр, ә февральдә аларны үзәкнең иҗат эшләре куелган "Тавис кошы" музее буйлап экскурсия көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев