Ике балалы эшләүче ата-аналарга 1 июньнән түләү башлана
1 июньнән Татарстанда ике һәм аннан күбрәк баласы булган ата-аналар эшләүче гаиләләр өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Түләү алу хокукына ике һәм аннан күбрәк баланы (18 яшькә кадәр, ә бала көндезге бүлектә укыса – 23 яшькә кадәр) тәрбияләүче ике эшләүче ата-ана да (шулай ук уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр) ия.
ТР буенча Социаль фонд бүлеге искәртә: әгәр ата-аналар узган елда (2025 елда) эшләмәгән һәм физик затлар кеременә салым (НДФЛ) түләмәгән булса, түләү билгеләнмәячәк. Шулай ук ул махсус салым режимнарында эшләүче үзмәшгульләргә һәм шәхси эшмәкәрләргә каралмаган.
Кем түләү ала ала
Түләүне (салым чигерүен) РФ гражданнары түбәндәге шартлар үтәлгән очракта ала ала:
– гариза бирүче дә, балалар да РФ гражданнары булырга тиеш;
– ата-ана рәсми рәвештә эшләргә һәм физик затлар кеременә салым түләргә тиеш;
– алиментлар буенча бурыч булмаска тиеш;
– гаиләнең җан башына уртача кереме мөрәҗәгать иткән ел алдыннан булган ел өчен төбәктәге яшәү минимумының бер ярым күләменнән артмаска тиеш;
– мөлкәти тәэмин ителеш критерийлары исәпкә алына.
Җан башына
уртача керемне
ничек исәпләргә
ТР буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатканча:
«Гаиләнең түләү алуга хокукы бармы-юкмы икәнен белү өчен, җан башына уртача керемне исәпләргә кирәк. Моның өчен гаиләнең бер еллык кереме 12 айга, аннары гаилә әгъзалары санына бүленә.
Мәсәлән, дүрт кешедән торган гаилә Татарстанда яши. Республикада 2025 елда җан башына яшәү минимумы 15 073 сум тәшкил иткән. Ике ата-ана да ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алган, башка ке-ремнәре булмаган.
Мондый гаиләнең җан башына уртача кереме 16 000 сум тәшкил итә. Бу бер ярым яшәү миниму-мыннан – 22 609,50 сумнан кимрәк, димәк, гаилә түләүгә дәгъва итә ала.
Дүрт кешедән торган гаиләнең түләү билгеләнү өчен максималь еллык кереме 1 085 256 сум тәшкил итә. Ягъни һәр ата-ананың кереме 45 219 сумнан артмаска тиеш».
Түләү суммасы
ничек исәпләнә
Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13 процент күләмендә физик затлар кеременә салым тотыла. Ел нәтиҗәләре буенча салым 6 процентлы киметелгән ставка буенча яңадан исәпләнә, ә аерма гаиләгә кире кайтарыла.
Алдагы мисалны дә-вам итеп: әгәр ир белән хатынның берсе 2025 елда ай саен НДФЛ тотылганчы 32 000 сум хезмәт хакы алган булса, ел дәвамында аннан 49 920 сум салым тотылган. 6 процент ставка буенча яңадан исәпләгәндә салым суммасы 23 040 сум тәшкил итәчәк. 26 880 сум күләмендәге аерма кире кайтарылырга тиеш.
Гариза бирү
сроклары
Чигерүгә хокукы булган гражданнар гаризаны НДФЛ түләнгән елдан соңгы елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр бирә ала.
Димәк, 2026 елда 2025 ел өчен түләү алу максатыннан мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кайда мөрәҗәгать итәргә
Документлар түбәндәге урыннарда кабул ителә:
– «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша;
– күп функцияле үзәкләрдә;
– Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтләрендә.
Кирәкле мәгълү-матларның күпчелеген фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә соратып алачак. Әмма кайбер белешмәләрне (мәсәлән, уку йортыннан белешмә) гариза бирүчегә шәхсән тапшырырга кирәк булачак.
Карау һәм түләү
сроклары
Гаризаны карау вакыты – 10нан 30 эш көненә кадәр.
Акча гариза хупланганнан соң биш эш көне эчендә күчерелә.
Түләү елына бер тапкыр бирелә, ә аны алу хокукын ел саен расларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев