Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Ислам – тынычлык дине

Бүгенге көндә барчабыз да төрле гәҗитләрдән, телевизордан ишетеп, күреп, дөньяда булган төрле шартлаулар, кеше үтерүләр турында, гомумән алганда, террорчылык хакында беләбез. Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Террорчылык очраклары ешайды, закон таләпләрен бозып, башкаларга зыян китерү теләге белән яшәүче экстремистлар күбәйде. Шуңа күрә дә, террорчылык...

Бүгенге көндә барчабыз да төрле гәҗитләрдән, телевизордан ишетеп, күреп, дөньяда булган төрле шартлаулар, кеше үтерүләр турында,
гомумән алганда, террорчылык хакында беләбез. Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Террорчылык очраклары ешайды,
закон таләпләрен бозып, башкаларга зыян китерү теләге белән яшәүче экстремистлар күбәйде. Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү - һәркемнең бурычы. Россиядә, шул исәптән безнең республикада терроризм, экстремизм күренешләренә каршы җитди көрәш алып барыла. Шул нисбәттән, узган елны Татарстан территориясендә Милли терроризмга каршы көрәш комитеты аппараты җитәкчелегендә "Казан-Антитеррор-2011"
оператив-тактик уеннар да үткәрелде. Күпчелек очракта террорчылыкны Ислам дине белән бәйлиләр.
Әмма Ислам үзе террор корбаны түгелме соң?! "Ислам диненең терроризмга мөнәсәбәте" дигән темага күп әйтелгән һәм язылганга карамастан, бу мәсьәлә үзенең актуальлеген югалтмый һәм үзенә игътибар сорый.
Ислам диненең терроризмга карата мөнәсәбәте турында ачыклык кертергә теләп, без имам-хатыйб Рөстәм хәзрәт Вальщиковка мөрәҗәгать иттек.

- Хәзрәт, нәрсә ул террорчылык?
-Террорчылык - ул дәүләтнең һәм җәмгыятьнең җимерелүенә китерә торган иң зур җинаятьләрнең берсе, кешеләрне куркыту, газаплау булып тора.
- Нигә мөселманнарны экстремизм, терроризмда гаеплиләр соң?
- Ислам - тынычлык дигән сүздән. Әмма кайберәүләр, исламның чыганакларын, асылын аңламыйча, динебезне тискәре бәяләүгә сылтау бирә. Башкаларның гомерен куркыныч астына куйган кеше мөселман була алмый. Ә инде Ислам террорчылыгы дигән төшенчә гомумән дөрес нәрсә түгел. Бер динне дә террорчылыкка бәйләргә, аның бер сыйфаты итеп күрсәтергә ярамый. Терроризм бер диндә дә юк.
- Кемнәр соң алар үзләрен иманлы дип әйтеп, кешеләрне шартлатучылар? Бу яман эшләрне кемнәр башкара соң?
- Бүгенге көндә төрле массакүләм мәгълүмәт чараларының, бу эшләрне мөселманнар башкара дип әйтүләре бик зур ялгышлык, чөнки, ул җинаятьчеләр мөселманнарга карата да җинаять кылалар.
Шул сәбәпле бу яман эшләрне башкаручылар ниндидер дин вәкилләре дип әйтү ярамый.
Ислам дине ул - тынычлык, иминлек, татулык дине, һәм шушы сыйфатларга ия булырга чакыра.
Мәгълүм булганча, диннәр аша үзләренең начар максатларына, ниятләренә ирешергә теләүчеләр һәрвакыт булган. Шул исәптән, Ислам дине дә читтә калмаган. Исламның чыганакларын үзләренчә аңлатып, бу кешеләр динебезгә, мөселманнарга һәм, гомумән, кешеләргә зыян китерәләр.
- Ислам дине кеше үтерүгә ничек карый?
- Бер генә дин дә, кешеләргә зыян китерүгә, кешене рәнҗетергә, кимсетергә, үтерергә өндәми. Барча диннәрдә дә бу гамәлләр зур гөнаһ булып санала. Кеше үтерү, газаплау, кимсетү ул - Аллаһы Тәгаләгә, аның хөкемнәренә каршы бару. Беркемнең дә үз-үзен дә, башка кешене дә үтерергә хакы юк. Бу эшләрне башкарган бәндә имансыз була, һәм аның урыны, Аллаһның мәңгелек газабы.
Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримнең «Әнгәм» сүрәсенең 151нче аятендә: «Аллаһ дөньяга яраткан бәндәләрне үтермәгез. Җәберләмәгез», - дигән.
Ягъни, бу аятьләрдә Аллаһы Раббыбыз шушы әшәке эшләрне башкаручы Аллаһка каршы баручы дигәнне безгә аңлата.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в., бер хәдисендә болай дигән: «Кыямәт көнне, дөньяда яшәгәндә кешеләрне рәнҗетүче, кешеләрне үтерүче, һәм үз-үзенә кул салучы, җәннәткә кермәс, хәтта җәннәтнең исен дә исни алмас, шушы эшләре өчен мәңгелек газапка дучар булыр».
Икенче бер хәдисендә: «Кеше үтерүченең тәүбәләре дә кабул ителми» - дигән.
- Рөстәм хәзрәт, Ислам динендә шәһидләр кем ул? Шул турыда да сөйләп үтмәссезме икән?
- Шәһидләр - Ислам, дин өчен үзләренең җанын фида итүчеләр, илне саклау юлында, дин күзлегеннән караганда, Аллаһ юлында һәлак булучылар.
Шәһид ул күпкырлы төшенчә. Берәү сугышка китеп, Ватанын, динен саклар өчен, сугышта үтерелсә, ул шәһид. Ә инде сугыштан андый кеше исән-сау кайтса, ул Гази - Каһарман була. Җиңүче.
Махсус, гыйльми әзерлеге булмаган, фанатларча үзләрен шәһид дип шартлатып йөриләр икән, бу Аллаһ кушкан эш түгелдер. Һәрнәрсәнең үлчәме бар. Әһле ислам галимнәребез әйткәнчә: Аллаһ өчен үзеңне үтерүгә караганда, Аллаһ ризалыгы өчен яшәвең хәерлерәк.
- Бүгенге дин тотучылар арасында төрле агымнар булуы, мәс-хәбләр турында ни уйлыйсыз? Ни өчен яшьләребез ялганчылар артыннан ияреп, дингә тугры юлны югалта?
- Яшьләр арасында төрле секталарга борылу, билгесез юнәлешләр алу, имамнарга мәгълүм булмаган, мәдрәсәләрдә укытылмаган гыйлем алу бар. Бер ун ел элек без моны кабул итә алмый идек. Салафитлар, социаль суфичылар, ваххабизм юнәлешләре хакында сирәк кенә ишетеп белә идек. Алар төрлечә гыйбадәт кылалар, намазларын да төрлечә укыйлар. Шуның аркасында бер-берсенә тел озайталар, бәрелешеп китәләр.
Дин таркалу - ул бик куркыныч. Пәйгамбәребез әйткән: «Дини таркаулык бик хәтәрдер». Шушы берлекне тоту җиңел эш түгел. Ул бөтен хөкүмәтебезнең, бөтен дин әһелләребезнең вазыйфасы.
- Бу проблеманы чишү юлы бармы?
-Динебез, мәхәл-ләләребез, дин әһелләребез яшьләр, өлкәннәр, сабыйлар белән дә һәрвакыт үзара бәйләнештә булырга тиеш. Әгәр дә андый бәйләнеш булмаса, милләтнең генә түгел, динебезнең дә киләчәге юк.
Россиянең барлык социаль һәм сәяси институтлары, дини конфессияләре халыкны, иң беренче чиратта яшьләрне бергә туганнарча дус яшәргә чакырырга тиеш. Бу - һәр дин кешесенең бурычы. Россиядә төрле дини форумнар һәм җыелышлар үткәрелә. Аларда үсеп килүче буынны изге күңелле, намуслы гражданнар итеп тәрбияләү, экстремизм һәм терроризмга каршы көрәшне активлаштыру турында сүз бара. Бүгенге көндә бу идеяләрне гамәлгә ашыру мәсьәләсе бигрәк тә актуаль.
- Әңгәмәбез ахырында укучыларыбызга нәрсәләр әйтер идегез.
- Хөрмәтле дин кардәшләрем, безгә рухи мирасыбызны, күркәм гадәтләребезне торгызып, халыкны иманга өндәргә, динне көчәйтергә тырышырга кирәк. Шушы Аллаһының юлы белән барырга тырышыйк, аның хөкемнәрен дөрес аңлыйк, аңламасак, белгәннәрдән сорашыйк.
Мин Аллаһы Тәга-ләдән сорыйм, ул безгә бу дөньяда тынычлык, сабырлык насыйп кылса иде.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев