Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

Истәлекле билгеләр – тыныч тормышта көрәшкәннәргә

"Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флотының 95 еллыгы"-ике йөз кырык истәлекле шундый билгене район җитәкчелеге тыныч вакытта Әфганстан һәм Чечняда сугышканнарга тапшыру өчен заказ биреп ясатты.

Беренче билгеләрне элекке солдат һәм офицерлар быелның февралендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада алдылар. Республиканың бик сирәк районы гына сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан һәм шул территориядә яшәүче ветераннарның барысының да истәлекле медальләргә лаек булуы белән горурлана ала.
Күптән түгел генә әфган вакыйгалары ветераннар советы вәкилләре җитәкчеләре Николай Гордеев белән бергә Зирекле авылында булдылар. Анда инде күп еллар буе беренче группа инвалид Виктор Данилов, әнисе Екатерина Ивановна белән гомер кичерә. Алар белән бергә 95 яшьлек әбисе - Анастасия Петровна да яши. Ул да - беренче группа инвалид. Күңелле күренеш түгелме? Әмма сез бу кешеләр чыраенда сагыш һәм күңелсезләнүне күрмәссез. Алар булганына шөкер итеп яши. Катя түти сүзләренә караганда, баш өстендә түбәләре бар, пенсияләре барысына да җитә."Суыткычта бөтен нәрсәбез дә бар. Зарланырга гөнаһ. Район башлыгы Владимир Константиновичка рәхмәтебезне тапшырыгыз, узган ел өйдә бәдрәф, душ кабинасы ясарга ярдәм иттеләр. Ничек сөенмисең, ди?"
Авыл өе чиста, барысы да үз урынында. Виктор күп вакытын интернетта уздыра-аның виртуаль дуслары күбрәк. Аның сөйләве бик үк аңлашылып бетми, тик без аның Әфганстан буенча һәм тыныч вакытта тапкан дуслары белән күп язышуын белдек. Ветераннар советына да Виктор даими шалтырата, эшләр белән кызыксына. Узган көздә район хастаханәсендә ятканда әфганчылар "Сугышчан дан" музеена алып барып килгәннәр. Әйтеп тә торасы юк, тере аралашу җитми аңа. Зирекле район үзәгеннән җитмеш чакрымда урнашкан бит...
Белешмә

Данилов Виктор Алексеевич, 1959 елда туган, рядовой, радиомеханик х/ч пп 94797, Әфганстанда 1980 елның 2 гыйнварыннан 1980 елның 19 апреленә кадәр хезмәт иткән, гомуми авырулар буенча I группа инвалид. Сәламәтлегендә тайпылышлар дошман формированиеләре белән атышлар барышында алган яралар нәтиҗәсендә, тыныч тормышта үткән еллардан соң башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев