Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

«Кайгырту»да акция

Яңа елга кергәндә "Кайгырту" приюты балалары өчен "Бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү" хәйрия акциясе оештырылды.

Яшүсмерләргә күпне белү теләге, алдын-артын уйлап тормыйча, курка белмәү сыйфатлары хас. Шуңа күрә дә балаларның психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, 15 яшүсмергә ПОЛИСлар бирелде. Моннан тыш, аларга тәм-томнар белән Яңа ел бүләкләре һәм кулдан эшләнгән чәч кыстыргычлар өләшенде.

Бистәнең 1нче мәктәбе башлангыч сыйныфлары укучылары "Трое из Простоквашино" мультфильмы геройлары катнашында театральләштерелгән шоуда булдылар.

Әлеге күңелле программаны өлкән сыйныф укучылары әзерләгән. Кот Матроскин ролен башкарган Вадим Мифтахетдинов, Пес Шарикны уйнаган Динара Абдумашева, Почтальон Печкин булган Алина Староверова, Шүрәле (Артур Жданов), Убырлы карчык (Дарья Кораблева) һәм Шамакайлар (Илүзә Замашева һәм Раида Шәйдуллина) балалар белән бергәләп уйнадылар һәм шаярдылар, алар өчен мавыктыргыч бәйгеләр оештырдылар. Ә балалар исә, үз чиратында, Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, яраткан геройлары белән бергәләп рәсемгә төштеләр. Бәйрәмнән алар бүләк алып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев