Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

«Кайгырту»да Мастер-класс

Күптән түгел "Татарстан - яңа гасыр" төбәк иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре "Кайгырту" приютында тәрбияләнүчеләр өчен рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар белән иҗади очрашу "Тыныч һәм килешеп яшәргә, иҗат итәргә" дигән иҗтимагый проект кысаларында булып узды, аның төп идеясе - кешеләрне күп милләтле җәмгыять шартларында тыныч һәм килешеп яшәргә чакыру. Ул...

Күптән түгел "Татарстан - яңа гасыр" төбәк иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре "Кайгырту" приютында тәрбияләнүчеләр өчен рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Балалар белән иҗади очрашу "Тыныч һәм килешеп яшәргә, иҗат итәргә" дигән иҗтимагый проект кысаларында булып узды, аның төп идеясе - кешеләрне күп милләтле җәмгыять шартларында тыныч һәм килешеп яшәргә чакыру. Ул республиканың социаль приютларында тәрбияләнүчеләргә юнәлдерелгән.
Кунакларның килүе балалар язучысы Сергей Михалковның 100 еллыгына туры килде, шуңа күрә "Красный восток" авыл мәдәният йорты китапханәчесе Татьяна Счастлива бу язучы турында сөйләде һәм балаларның аның иҗаты белән ничек таныш булуын тикшереп, шигырьләрдән өзекләр укыды, балалар аларны төгәлләргә тиеш иделәр. Аннары һәркемнең шигырьләрне белүен күрсәтү, шуның өчен символик приз алу мөмкинлеге дә булды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Екатерина Корнюшенко белән Татьяна Самсонова, конкурслар үткәреп һәм фокуслар күрсәтеп, бала-чаганы гаҗәпләндерделәр һәм аларга шатлык бүләк иттеләр.
Ләкин иң мөһиме алда иде әле. Балалар өчен рәсем ясау буенча мастер-классны танылган Казан рәссамы Алсу Тимергалина үткәрде, шуннан соң барысы да бердәм булып алган белемнәрен практикада кулланырга кереште. Яшь "Шишкин"нар, "Пикассо"лар эшләү өчен күңелләренә хуш килгән образлар сайлап алдылар: берәүләр - шарлавыклы тропик пейзаж, икенчеләр юлбарыслар һәм дельфин баласы сайлап алды. Ә рәссамның профессиональ киңәшләре балаларга кызыклы эшләр булдырырга булышты.
-Миңа машиналар ясау ошый. Зур үскәч, шофер булачакмын, - ди йөк машинасы ясаган дүрт яшьлек Саша.
- Мин көнгерә ясадым, - дип уртаклашты Даша. - Мин, гомумән дә, рәсем ясарга яратам, элек хәтта сәнгать мәктәбенә дә йөрдем... Бүген барысы да әйбәт булды һәм бик ошады.
Бу бердәнбер фикер генә түгел, чөнки бөтен балалар да аларга рәсем ясарга булышкан кунак-лар белән аралашуларына шат иделәр.
"Бик әйбәт малайлар һәм кызлар, - дип балалар белән аралашудан алган тәэсирләре белән уртак-лашты Алсу Тимергалина. - Күпләрнең иҗади таланты бар. Кайбер эшләрне без, һичшиксез, проект тәмамланганнан соң Казанда оештырылачак күргәзмә өчен алачакбыз".
- Шушы зур проект кысаларында бу беренче приют булды. Иртәгә без Аксубайга, аннары Нурлатка һәм республиканың башка районнарына барачакбыз, - ди иҗтимагый хәрәкәт башкарма комитеты җитәкчесе Алсу Тарханова. - Без кешеләрнең тыныч яшәвен телибез, сәламәт яшәү рәвешен һәм табигатькә сак карауны пропагандалыйбыз. Ләкин иң мөһиме, проектның барлык оештыручылары фикере буенча, - рәсми булмаган шартларда балаларга игътибар һәм үз гаиләләреннән читтә яшәгәнлектән ата-ана бирә алмаган җылылыкны бирү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев