“Кайгырту”да ремонт
Социаль яклау һәм тәэмин итү

“Кайгырту”да ремонт

"Кайгырту" балалар приютында капиталь ремонт якынча бер айга сузылачак.

Әлеге балалар учреждениесе белгече Людмила Клементьева сүзләренчә, ул сентябрь ахырында башланган, октябрь ахырында тәмамланыр, дип көтелә. Тулаем алганда, приют бинасында идәннәр, ишекләр һәм берничә тәрәзә алмаштырылачак. Шулай ук өстәмә раковиналар һәм писсуарлар куелачак. Стеналар да буялачак. Әлегә балалар "Раздолье" сәламәтләндерү лагеренда яшиләр.


Нет комментариев