Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Социаль яклау һәм тәэмин итү

“Кеше баласын тәрбияләргә телибез...”

Моннан берничә ел элек без беренче тапкыр газета битләрендә Алексеевск муниципаль районының опека һәм попечительлек секторының баш белгече Елена СЕКАЛИНА белән тәрбиягә бала алган гаилә институтын булдыру, бездәге шундый беренче гаиләләр, аларның кыенлыклары һәм уңышлары турында сөйләгән идек. Бүген ул сөйләшүне дәвам иттерергә, гаилә микроклиматына ташланган балаларга күңел җылысы һәм...

- Елена Анатольевна, безнең районда ата-анасыз калган балалар тәрбияләнә торган гаиләләр күпме?
- Бүгенге көндә 52 опекунлыкка (аларда 65 бала яши) һәм 100 баланы тәрбиягә алган 49 гаилә бар. Тотрыклы хәлгә килгән терминология буенча барлык бу балалар опекага алынган дип саналалар. Тәрбиягә алган гаиләләрнең иң күбесе (16) - Биләрдә. Быел районыбызда ата-анасыз калган 10 бала ачыкланды.
-Кеше баласын карау - катлаулы эш, ул тәрбиягә алган ата-анадан (һәм хәтта опекуннан, якын туганыңнан) искиткеч рухи сыйфатлар булуны таләп итә.Ул гаиләләрнең барысы да сезнең күз алдыгызда - хәлләр ничек тора?
- Хәтта имин йортларда да вакыт узу белән кыенлыклар килеп чыга: нәни вакытларында алынган балалар хәзер күчеш яки яшьлек чорына күчәләр. Теге яки бу кискен хәлдә тәрбиягә алган ата-анага нишләргә: үз баласын ул кирәк чакта орыша, катгый итеп сорый алса, тәрбиягә алынган бала белән ничек булырга? Бу балалар гаилә эчендәге нюансларга көнләшеп карыйлар, җае чыкканда ата-ана үз улларын урамга, алар уйлаганча, проблемасыз чыгаралар, ә аны юк, дип уйларга да мөмкиннәр. Димәк, яратмыйлар. Мондый мисаллар билгеле.
- Булачак бала алучы яки опекуннар белән танышуыгыз этабында һәртөрле бәхәсләр килеп туарга мөмкин икәнлеген алдан белеп буламы?
- Кандидатларга сәламәт-лек-ләренә, яшәү шартларына, матди муллыкка кагылышлы билгеле бер таләпләр бармы? Җирле хакимият органнары башлыклары әлеге кешеләргә көнкүреш характеристикасы бирәләр (бу чиктән тыш гадел язылырга тиешле мөһим документ). Мин гаилә әгъзаларының бер-берсе белән ничек аралашуларын, үзара сөйләшкәндә эчкерсезме икәнлекләрен үз күзләрем белән күрү өчен кандидатларның өйләренә барам. Шулай ук хәтта чит баланы гаиләгә алу кебек мө-һим мәсьәләне хәл иткәндә дә иң нечкә шәхси сыйфатларын һәркем дә ачып салырга һәвәс түгел. Иң яшерен бу йөрәк түренә читтән дә үтеп кереп булмый. Астыртын юл белән эш итәргә туры килә. Мәсәлән, мин һәрвакыт бала алырга теләүчеләрнең шул рәвешчә үзләренең финанс проблемаларын хәл итәргә уйламыйлармы икәнлеген ачыклыйм (андый гаиләгә дәүләт булыша - ата-аналарга хезмәт хакы һәм балаларны асрауга акча бирелә). Бу уңайдан бер вакыйганы искә төшерәм: терминологияне бутаган ир белән хатын минем янга баланы уллыкка алу турындагы үтенеч белән килгән иде, ләкин бу вариантта бернинди түләүләр дә каралмаганлыгын белгәч, үзенең карарыннан баш тартты. Монда аңлатма биреп тору, кем әйтмешли, артык. Кайчак мондый карарга ниндидер бер ашкыну, ниндидер импульс тәэсирендә дә килергә мөмкиннәр. Мондый хәлгә чик куярга кирәк. Шулай ук бала алырга теләгән ата-аналарның балаларның тышкы кыяфәтләренә: күз, чәч төсләренә үз таләпләрен куюлары да сагайта. Бала бит товар түгел, ничек шулай эшләргә була. Башка сүзләр белән әйткәндә, кандидатларга якын килү катгый - минем вәкаләтләрем мөмкинлек биргән кадәр. Узган елның сентябреннән тәрбиягә кеше балаларын алырга теләүчеләр Чистай балалар йорты каршында 48 сәгатьлек укыту программасын үтәргә тиешләр.
- Шулай да асрамага алынган балаларны проблемасыз гына тәрбияләп булмый...
- Әйе. Нинди дә булса гамьсез тормышка өметләнергә кирәкми. Ике яктан да бәхәс килеп чыгарга мөмкин. Өлкәннәр һәрвакытта да вазыйфаларын үти алмыйлар, ләкин балалар үзләре дә узган тормышларының тискәре мизгелләрен үз артларыннан ияртеп баралар. Барлык асрамага алучы гаиләләргә дә күкрәк баласы эләкми бит. Еш кына болар - элеккеге гаиләләре алып барган яшәү рәвешен хәтерләүче нәниләр яки яшүсмерләр. Мәктәптә начар өлгерү, сукбайлыкта йөрү, кеше әйберенә кул сузу һәвәслеге, тыңламау - өйдәге тәрбиячеләргә менә нинди нәрсәләр белән көрәшергә туры килә. Биредә бернинди дә әзер рецептлар юк, тиз генә бер карарга да килеп булмый. Сезнең теләктәшләрегез - сабырлык, аңлау, күңел җылысы, тормыш тәҗрибәсе.
Еш кына ата-аналар, баланы гаиләгә алырга карар итеп, ятим бала алар өенә килеп эләккәч, шушы яхшы эш өчен аларга чиксез рәхмәтле булыр һәм үзен тиешенчә тотар, дип бик нык ялгышалар. Аларның бу өметләре акланмагач, аларга бала мәрхәмәтсез, оятсыз, эгоист булып күренә башлый. Алар белән өлкәннәр арасы көннән-көн начарая бара, бала биредә үзен гаиләгә алганчы яшәгән балалар учреждениесендәге кебек беркемгә дә кирәк булмавына инанганнан-инана. Быел без бала алган ананың гаризасы буенча килешүне өздек - тугызынчы сыйныф укучысы еш кына өйдән чыгып кача башлаган. Икенче очрак бер кыз белән булды, ул асрамага алган гаиләдә бер ел да яшәмәде. Аны яратмауларын һәм балалар йортында аңа яхшырак булуын әйтә. Нишлисең бит, чит ананы көчләп яратып булмый, катлауланулар булмасын өчен андый мәсьәләләрне тизрәк хәл итәргә кирәк, ләкин икенче тапкыр ятим калган бала өчен мондый хәл - чын фаҗига. Кайбер өлкәннәрнең алган балаларны тәрбияләүгә өстән-өстән генә карауларын билгеләп үтми булдыра алмыйм. Берәр нәрсә булса, минем янга алып киләләр, янәсе, тәртипсезләнә, тыңламый. Ләкин, кадерлеләрем, килешүгә кул куйганда сез үз өстегезгә бу баланы тәрбияләү, укыту, медицина хезмәте күрсәтү өчен җаваплылык аласыз. Гомумән, монда барысы да үз балаларыңны караган кебек, сез аларга күңел җылыгызны, кайгыртуыгызны, игътибарыгызны нәкъ менә шулай күрсәтергә тиешсез.
- Логика бала алган гаилә-ләрнең җиңел психологик ярдәм алу (мондый очракларда консультация) мөмкинлеге булырга мөмкин булуын күрсәтә. Ә чынлыкта опекага алынган һәр бала белән балалар психологы шөгыльләнергә тиеш. Бәлки, ул чагында андый хәлләр азрак булыр?
- Әлегә андый мөмкинлек юк. Гыйнварда Левашеводагы фаҗи-гале хәлдән соң бистәнең икенче мәктәбе психологы безнең үтене-чебез буенча 10 бала алган гаиләне тикшерде. Шелтәләр әйтелде - мәсәлән, кайбер гаиләләрдә ирексездән яки аңсыз рәвештә тәрбиягә алынган балаларны үз балалары белән чагыштыралар һәм бу чагыштыру еш кына ятим бала файдасына булмый. Аңлашыла ки, бу - рәнҗүгә, читләшүгә туры-дан-туры юл. Мин бала алган гаилә-ләргә баргач, һәрвакыт альбомдагы фоторәсемнәрне карыйм: әгәр чит балалар үзләренекеләр арасында торса, әйбәт, ә менә әгәр алар читтә басып торсалар яки рәсемдә бөтенләй дә булмасалар, низагтан котылып калып булмый.
- Бүген без нигездә ата-анасыз калган балаларны вакытлыча тәрбиягә алырга теләгән һәр ир белән хатын очрашырга мөмкин булган кыенлыклар турында сөйләштек. Сез ничек уйлыйсыз: тулаем бу проект уңышлымы?
- Әлбәттә, тик барысы да бик шәхси. шулай да күпчелек гаиләләребез ятимнәргә күңел җылыларын һәм назларын бирәләр, дип уйлыйм. Күптән түгел район газетасында тәрбиягә алынган балаларның спорт бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясаулары турында укыдым. Бер мисал беләм: бала озак вакытлар гаиләдә бернинди статуссыз (гади итеп әйткәндә, акча аның өчен түләнмәде) яшәде, чөнки төрмәдән чыккан әнисен эзләү озак дәвам итте, ә бу эзләү документларны оформить итү һәм аның баласын аламы-юкмы икәнен ачыклау өчен кирәк иде. Тагын бер гаиләдә бер ата сабыр гына тәртипсез малай белән уртак тел табарга тырыша. Яшүсмер белән хәл аңлашыла, ул үзе дә балалар йортына кайтудан баш тартмый (анда, мөгаен, зур иреккә исәп тотадыр), ләкин ата кеше өметен өзми... Бездә гаять зур чиратта торучы уллыкка (кызлыкка) алырга теләүчеләр (ягъни кеше баласын үз балаң кебек үстерергә) күп. Кеше бәласенә битараф калмаучы һәм юмарт йөрәкле кешеләр бездә, әлбәттә, бар.
Кайбер гаиләләрдә асрамага алынган балалар унсигез яшьләренә җиттеләр инде (бу аларны, балалар йортларындагы кебек, мөстәкыйль тормышка озату яше). Бу да җиңел чор түгел: аларның кайберләренә элек яшәгән урыннарына кайтырга туры килә, анда аларның фатирда өлешләре бар, ә анда ул балаларны нәрсә көтә соң? Бездә шундый бер балигъ булган егет әлегә армиядә хезмәт итә, икенче гаиләдән бер кыз әле мәктәптә укый, өченче очракта тәрбиягә алган ана үзенең мәктәпне тәмамлаган кызын медучилищега урнаштырды, алар элемтәдә торалар. Бу балаларның язмышы ничек булыр - вакыт күрсәтер.
- Һичшиксез, әлеге темага без газетабыз битләрендә тагын бер кат әйләнеп кайтырбыз әле, чөнки моны тормыш үзе таләп итә. Елена Анатольевна, сезгә әңгәмәгез өчен рәхмәт һәм сезгә авыр эшегездә уңышлар телим.
Юрий АБРАМОВ әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев